Дүшәмбе, 23.06.2025, 09:36
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10615
Статистика

Онлайн барлыгы: 2
Кунаклар: 2
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


19:59
Тиздән иң яхшы татар сайтлары ачыкланачак - гаризалар тапшыру тәмамлана

"Белем җәүһәрләре" дип исемләнгән файдалы татар сайтлары арасында үткәрелә торган дөньякүләм бәйге быел җиденче мәртәбә үткәрелә. Әлеге мәртәбәле бәйгедә һәркем  - балалар да, өлкәннәр дә катнаша ала. Моның өчен нибары татар телле (яисә татар версиясе булган) файдалы сайт авторы булырга гына кирәк.

Бәйге Татнетны үстерү фонды, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан һәм күп санлы иганәчеләр ярдәме белән түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

  1. "Укытучы - җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә укытучы шәхесенә һәм аның эшчәнлегенә багышланган, интернет-проектны ясауда укытучы(лар) үз(ләр)е төп өлеш керткән интернет-ресурслар катнаша ала.
  2. "Укучы - җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә укучы(лар) ясаган һәм үзләренең белем алу белән бәйле эшчәнлекләрен чагылдырган интернет-ресурслар катнаша ала.
  3. "Гаилә һәм башлангыч белем җәүһәрләре" номинациясе. Әлеге номинациядә балалар бакчасы/башлангыч мәктәп тормышын чагылдырган, башлангыч белем бирүгә багышланган яисә интернет-проектны ясауда шул яшьтәге баланың зур өлеше кергән, гаиләләр ясаган, гаиләләр өчен ясалган, иман һәм тәрбия өлкәсендә файдалы мәгълүмат чыганагы булган интернет-ресурслар катнаша ала.
  4. "Урта белем - яшь җәүһәрләр" номинациясе. Әлеге номинациядә урта гомуми белем мәктәбе тормышын яисә урта белем бирү мәктәпләре каршында эшләп килүче түгәрәкләр эшен чагылдырган интернет-ресурслар катнаша ала.
  5. "Югары белем – фән җәүһәрләре" номинациясе. Әлеге номинациядә махсус урта һәм югары уку йортлары тормышын чагылдырган интернет-ресурслар, студентларның һәм фән хезмәткәрләренең фәнни темага багышланган интернет-проектлары, фән үзәкләре һәм китапханәләрнең сайтлары катнаша ала.
  6. "Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә татар мәдәниятенә, аның тарихына, шулай ук белем һәм тәрбия бирү өчен зур әһәмияткә ия булган, төрле файдалы темаларга багышланган интернет-ресурслар катнаша ала.
  7. ".tatar домены - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе. Әлеге номинациядә .tatar доменында урнашкан, татар телендә киң катлау укучылар өчен файдалы мәгълүмат чыганагы булган интернет-ресурслар катнаша ала.
  8. “Күренекле татар җәүһәрләре” номинациясе. Әлеге номинациядә күренекле татар шәхесләренә (галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, драматурглар, артистлар, рәссамнар, дәүләт эшлеклеләре, спорт осталары, табиблар һ.б.) багышлап ясалган бай мәгълүматлы интернет-проектлар катнаша ала.

Гаризалар 15 сентябрьгә кадәр (!) кабул ителә.

Әгәр сайтыгызны танытасыгыз, кулланучылар санын арттырасыгыз һәм яхшы эшләнгән эшегез өчен өстәп бүләкләр дә аласыгыз килсә, сезне икеләнеп тормыйча сайтта теркәлеп гариза тапшырырга чакырабыз.

Инде шактый сайтлар әлеге дөньякүләм бәйгедә җиңеп "Белем җәүһәре" исеменә лаек булдылар. Төрле елларда бәйгедә АКШ һәм Франция татарлары да катнашты. Әлеге җәүһәрләр арасында быел сезнең сайт та булуы ихтимал!

Бәйгенең рәсми сайты: http://konkurs.belem.ru

Бәйге нигезләмәсе: http://konkurs.belem.ru/nigezlama

PS. Быел бәйгедә җиңүчеләрнең (гран-при һәм I, II, III урыннар) һәммәсенең дә, кыйммәтле бүләкләр тапшырылу сәбәпле, тантанага паспорт, ИНН, иминият таныклыгы (стр. св-во) копияләрен алып килүләрен алдан ук сорап куябыз.

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/122

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 413 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/1
Эзләү
Календарь
«  Август 2016  »
Д С Ч П Җ Ш Я
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[15.02.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Муса Җәлилнең туган көне билгеләп үтелде
[06.09.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәп яны тәҗрибә участогында көзге эшләр дәвам итә
[30.03.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Татар балалар журналы «Ялкын»ның беренче саны чыгуга 93 ел тулды
[28.02.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Аҗаган–2019» хәрби-спорт уены узды
[03.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Башлангыч сыйныфлар «Тапкырлык» көнендә катнаштылар
[19.02.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге фәнни-гамәли конференциядә катнашты
[21.02.2024][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Башлангыч сыйныф укучылары катнашында «Күңелле стартлар» үткәрелде
[14.04.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Биология, география, химия» атналыгы ахырына якынлаша
[07.02.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Ибраһим Газиның туган көне искә алынды
[22.04.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе командасы милли көрәш буенча III урын алды
[15.02.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Иннополиста «IT-чемпион» конкурсының җиңүчеләрен бүләкләделәр
[21.09.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Халыкара тынычлык көне билгеләп үтелде
[25.08.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды