Әдәби марафон (#ӘдәбиМарафон) проектының яңа сезоны әдәби әйдаманлыкка гаризалар кабул итүдән башланды. Һәм, XXVI #ӘдәбиМарафон проектында катнашыр алдыннан, һәркем үзенә Әдәби әйдаман сайларга һәм аның командасына эләгү өчен үз әйдаманы белән элемтәгә керергә тиеш иде.
Әдәби марафонның 2024 ел сезонында әдәби әйдаман булырга 47 әдәби марафончы теләк белдерде. Әдәби әйдаман дип әдәби марафонда актив катнашучы, үзенең гаиләсен, якыннарын, туганнарын, дусларын, хезмәттәшләрен әдәби марафонда катнашырга өндәүче, шул рәвешле, татар әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләү аша татар телен саклау һәм үстерүдә өлеш кертүче, ачык күңелле, максатчан, позитив фикер йөртүче, үзе артыннан башкаларны әйдәп барырга сәләтле, ныклы рухлы әдәби марафончы атала. Әдәби әйдаман булырга 14 яше тулган һәркем дәгъва кыла ала: https://tat-i.net/tt/adabi-marafon-2024. ... Дәвамын укырга »