Дүшәмбе, 29.04.2024, 22:38
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9499
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


20:20
Әдәби әйдаманнар - кемнәр алар?!

Әдәби марафон (#ӘдәбиМарафон) проектының яңа сезоны әдәби әйдаманлыкка гаризалар кабул итүдән башланды. Һәм, XXVI #ӘдәбиМарафон проектында катнашыр алдыннан, һәркем үзенә Әдәби әйдаман сайларга һәм аның командасына эләгү өчен үз әйдаманы белән элемтәгә керергә тиеш иде.

Әдәби марафонның 2024 ел сезонында әдәби әйдаман булырга 47 әдәби марафончы теләк белдерде. Әдәби әйдаман дип әдәби марафонда актив катнашучы, үзенең гаиләсен, якыннарын, туганнарын, дусларын, хезмәттәшләрен әдәби марафонда катнашырга өндәүче, шул рәвешле, татар әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләү аша татар телен саклау һәм үстерүдә өлеш кертүче, ачык күңелле, максатчан, позитив фикер йөртүче, үзе артыннан башкаларны әйдәп барырга сәләтле, ныклы рухлы әдәби марафончы атала. Әдәби әйдаман булырга 14 яше тулган һәркем дәгъва кыла ала: https://tat-i.net/tt/adabi-marafon-2024. 

Проект башлангач Әдәби әйдаманнар үзләрен сайлап алган әдәби марафончылар белән аралашу, аларга киңәшләр бирү, сорауларына җавап бирү, әдәби марафон белән бәйле мәсьәләләр буенча мөһим мәгълүмат ирештереп тору өчен үзләренең ябык төркемнәрен/берләшмәләрен/чатларын оештырдылар һәм үзләренең әдәби марафончылары белән даими элемтәдә тордылар.

Яңа сезон әдәби әйдаманнар арасында элек әдәби әйдаман дәрәҗәсенә ирешкән әдәби әйдаманнар да, яңа гына әдәби марафонга кушылган әдәбият сөюче лидерлар да бар иде. Әлбәттә, әдәби марафончылар инде исемнәре танылган әдәби әйдаманнарны үзләренә лидер итеп сайларга омтылды. Географик чикләүләр булмаса да, күп кенә әдәби марафончы үз районының лидерын әдәби әйдаман буларак сайлады. Әдәби әйдаманнар да, иң беренче чиратта, үз районнарының әдәби марафончыларын "үз канатлары астына" җыярга тырышты.

Әлбәттә, бу - яңа сезонның беренче әдәби марафоны гына. Әдәбият сөючеләрне 2024 елда әле тагын өч марафон көтә, киләсе әдәби марафон 1 апрель көнне башланып китәчәк.

Киләсе ике марафонда (1-21 апрель, 1-21 июль) һәр әдәби марафончы үзен әдәби әйдаман буларак тәкъдим итә һәм, әйдаманнар алдына куелган таләпләрне үтәп, беренче марафон әйдаманнары янына кушыла ала. Әлеге 3 әдәби марафон барышында әйдаман командасында кимендә 10 әдәби марафончы җыелырга тиеш. Әлеге санга ирешә алмаган әдәби әйдаман, 1-21 октябрь аенда үткәреләчәк әдәби марафонда гади әдәби марафончы буларак кына катнаша ала һәм үзенә әдәби әйдаман сайларга тиеш булачак. Елның соңгы - дүртенче әдәби марафоны нәтиҗәләре буенча алты номинациядә җиңүчеләр билгеләнәчәк һәм тантанада бүләкләнәчәк. 

Әдәби әйдаманнарның рейтинглары бар:

10-25 әдәби марафончы - башлаучы әдәби әйдаман
26-50 әдәби марафончы - тәҗрибәле әдәби әйдаман
51-75 әдәби марафончы - оста әдәби әйдаман
76-100 әдәби марафончы - көмеш әдәби әйдаман
101-200 әдәби марафончы - алтын әдәби әйдаман
201-500 әдәби марафончы - платина әдәби әйдаман
501+ әдәби марафончы - мега әдәби әйдаман

Яңа сезондагы беренче әдәби марафон нәтиҗәләре буенча түбәндәге 32 лидер әдәби әйдаман статусына иреште:

Алтын әдәби әйдаман:
Ләйсән Билалова (Саба)

Оста әдәби әйдаман:
Гүзәлия Гарипова (Сарман)
Гөлия Замалеева (Әлмәт)

Тәҗрибәле әдәби әйдаман:
Зөлфия Галиева (Балтач)
Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова (Лениногорск)
Роза Маракина (Мөслим)
Гөлнара Гатауллина (Казан)
Алсу Спиридонова (Мамадыш)
Нурия Вәлиәхмәтова (РФ БР Туймазы шәһәре)
Диләфрүз Имамиева (Теләче)
Әлфинур Сафиуллина (Балтач)
Миләүшә Шәйхетдинова (Әгерҗе)

Башлаучы әдәби әйдаман
Евдокия Толстова (Балык Бистәсе)
Рәзинә Сәйфетдинова (Яшел Үзән)
Сәвия Тимершина (Апас)
Гөлгенә Шәяхмәтова (Биектау)
Алсу Арсланова (Актаныш)
Сәрия Нурыева (РФ БР Мәчетле районы)
Эльмира Рәсүлева (Әгерҗе)
Роза Ибраһимова (РФ Саратов шәһәре)
Гүзәл Игламова (Лаеш)
Розалия Кильметова (Арча)
Алсу Садыйкова (Яшел Үзән)
Илүзә Гобәйдуллина (Әлмәт)
Альбина Айсина (Кама Тамагы)
Рәсимә Фатыхова (РФ Санкт-Петербург шәһәре)
Нурсанә Хөсәенова (Түбән Кама)
Алсу Низамова (Әлки)
Елена Галәветдинова (Питрәч )
Әһмәтҗәнова Ильфирә (Саба)
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова (Балык Бистәсе)
Тәнзилә Нуриева (Балык Бистәсе)

Барлык әдәби әйдаманнарны да Әдәби марафонның оештыру комитеты исеменнән чын күңелдән котлыйбыз һәм киләсе марафоннарда рейтинглары күтәрелүен теләп калабыз!

Чыганак: https://tat-i.net/tt/node/699

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 115 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/8
Эзләү
Календарь
«  Февраль 2024  »
ДСЧПҖШЯ
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
26272829
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[26.05.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен онлайн-режимда соңгы кыңгырау чыңлады
[09.12.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
9 нчы декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне
[19.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә мәрхәмәтлелек атналыгы үтте
[03.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелде
[20.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез командасы 1 нче урын алды
[09.11.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз театр бәйгесенең җиңүчесе булдылар
[29.11.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Башлангыч сыйныфлар «Көчле звено» уенында катнаштылар
[05.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Әйләнә-тирә мөхитне саклау көне» узды
[07.04.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелде
[30.11.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Башлангыч сыйныфларда «Күңелле стартлар» уздырылды
[30.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз
[12.04.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә башлангыч сыйныф укытучылары өчен семинар узды
[13.02.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Сөмбел Мулланур кызы ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде