Сишәмбе, 24.06.2025, 10:05
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10617
Статистика

Онлайн барлыгы: 3
Кунаклар: 3
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


21:23
9 май көненә «Белем радиосы»нда махсус чыгарылыш әзерләнде

Бөек Ватан сугышның дәһшәтле өермәсе инде күптән узган. Күпме халык яу кырында мәңгелеккә ятып калды. Ятим калган сабыйлар, тол хатыннар, гомерлеккә газизләрен югалткан аналар. Җимерек шәһәрләр, көлгә әверелгән авыллар, шартлаулардан тетелеп калган җирлекләр. Ләкин бу куркыныч көннәр турында хәтер картаймый һәм үлми.

9 май көнне «Белем радиосы» (https://radio.belem.ru/#/) радиотыңлаучыларны Бөек Җиңү көне белән котлап узды. Ихлас һәм җылы рәхмәт сүзләре, әлбәттә, безнең хөрмәтле ветераннарыбызга багышланган иде. 

Шатлыклы бәйрәм иртәсеннән үк «Белем Радиосы»нда көн дәвамында махсус тапшырулар эфирга чыкты. Татарстанда туып үскән Советлар Союзы Геройлары турында мәгълүмат, Сугыш чоры һәм Җиңү көненә багышланган җырлар яңгырады. Бөек Ватан сугышына багышланган шигырьләр аерым урын алып торды. Радиотыңлаучылар фронтовиклар, ветераннар, безнең өчен үлгән солдатлар, сугыш балалары турында шигырьләр ишетә алды. Без бу шыгырь юлларын тыңларга, өйрәтергә һәм кадерләргә тиешбез, чөнки алар шигырь генә түгел, ә аларны язган кешеләрнең кичерешләре дә. Радиода яңгыраган сугыш турындагы шигырьләр һәр тыңлаучының күңеленә үтеп кергәндер. 

Әлеге махсус чыгарылышны әзерләүдә «Белем радиосы командасы», Гөлия Имамова һәм Баязит Зәйдуллин катнашты.

Чыганак: https://tat-i.net/tt/node/657

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 167 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/29
Эзләү
Календарь
«  Май 2023  »
Д С Ч П Җ Ш Я
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[12.02.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә парламент дәресе үткәрелде
[10.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Китапханәдә «Күңел җылым – хезмәтемдә» исеме астында очрашу үтте
[11.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе командасы милли көрәш буенча II урын алды
[03.02.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә студентлар белән очрашу кичәсе узды
[26.04.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Башлангыч сыйныф укучылары күргәзмә оештырдылар
[09.02.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Сугыш урлаган балачак
[28.03.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Без бергә» фестивалендә I дәрәҗә дипломант булдылар
[10.02.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә парламент дәресе үткәрелде
[24.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә профсоюз атналыгы дәвам итә
[12.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Коллектив килешү имзаланды
[11.04.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә яшь педагоглар өчен семинар үтте
[23.11.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Әниләр көне узды
[12.03.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
6 нчы сыйныф укучылары элемтә бүлекчәсе һәм кибеттә экскурсиядә булдылар