Статистика
Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Блог
IX Дөньякүләм "Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) проектында катнашкан хөрмәтле китап укучылар!
1 - 21 октябрь көннәрне өч атна дәвамында Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан интернет челтәрендә #әдәбимарафон проекты үткәрелде. 21 көн дәвамында кулга китап алырга, 21 көн дәвамында укыган китаплардан иң кызыклы һәм файдалы өзекләрне үзеңнең ВКонтакте яисә Инстаграмм аккаунтларында урнаштырып барырга кирәк иде. 900 гә якын кеше әлеге марафонның ахырына кадәр барып ирешә алды.
Проектны уңышлы үткән финалистлар 15 нче ноябрь көнне Казан шәһәре Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең "Академия" концертлар залына Казан шәһәре, Универсиада авылы, 35 адресы буенча чакырулы. Тантана 11:00 сәгатьтә башланып китәчәк.
...
Дәвамын укырга »
"Илһамият" дип исемләнгән халыкара бәйге-фестиваль быел 7-8 декабрь көннәрне үткәрелер, дип көтелә. Бәйгегә гаризалар кабул итү инде башланып китте.
Әлеге дәрәҗәле халыкара бәйгене оештыручылар рәтендә Татнетны үстерү фонды да бар. Ә Татнетны үстерү фонды директоры Раил Гатауллин, бәйгенең жюри әгъзасы буларак, конкурсантларның сәхнәдә үз-үзләрен тотышларын, чыгыш ясый алу сәләтләрен, сәнгатьле сөйләмне бәяләүдә катнашачак.
...
Дәвамын укырга »
Татнетны үстерү фондының директоры Гатауллин Раил Мәүлет улы 2019 елның 22-25 октябренда үткәрелгән Россиякүләм "Лидеры НКО" бәйгесендә #әдәбимарафон поректы белән I урын яулады.
Конкурста катнашырга теләк белдереп бәйгенең оештыру комитетына барлыгы 85 гариза кабул ителгән. Финалга алар арасыннан барлыгы 30 конкурсант кына чакырылган. Ә биш кеше бәйгенең I дәрәҗә бүләгенә ия булдылар. Алар арасында Татнетны үстерү фондының директоры Гатауллин Раил Мәүлет улы да бар.
...
Дәвамын укырга »
Әле күптән түгел, 15 нче июль көнне, сигезенче мәртәбә россиякүләм #әдәбимарафон проекты башланып киткән иде (http://tat-i.net/tt/node/164). Белгәнегезчә, әлеге проект интернет-кулланучыларда яхшы гадәт – китап уку гадәтен формалаштыруга юнәлдерелгән.
Проект барышында 21 көн дәвамында һәр көн кулга татарча китап яисә әдәби журнал алырга, көн саен китап укырга һәм укыган әсәрләрдән иң матур һәм кызыклы өзекләрне үзеңнең социаль челтәрдәге сәхифәңдә (ВКонтакте яисә Инстаграмда) #әдәбимарафон хэштегы белән урнаштырып барырга кирәк.
...
Дәвамын укырга »
Бүген #әдәбимарафон проектының сигезенче бәйгесе башланып китте! Җәй айларында оештырылып үткәрелә торган #әдәбимарафон бары тик мәктәп укучылары өчен генә оештырыла. Күп санлы сораулар буенча бу юлы җәйге әдәби марафонга I-III курс студентлары өчен дә катнашу мөмкинлеге ачылды.
Әлеге моментта 100 дән артык мәктәп укучысы катнашырга теләк белдереп гариза язып калдырды инде. Катнашырга теләк белдереп гариза калдыруы бик җиңел. Моның өчен #әдәбимарафон төркеменә https://vk.com/adabimarathon адресы буенча кереп теркәлергә һәм беркетелгән яңалыктагы комментарийларда бүген 22:00 кадәр катнашу теләген белдерергә ("+" куярга, ФИОны язарга һәм кайдан булуыгызны хәбәр итәргә) кирәк.
...
Дәвамын укырга »
Татнетны үстерү фонды һәм Белем.ру компанияләре җитәкчесе Гатауллин Раил Мәүлет улы Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлыкка үз кандидатурасын тәкъдим итте һәм 26 нчы майда үткәреләчәк алдан тавыш бирү процедурасында катнаша.
26 нчы май көнне Татарстан Республикасының һәрбер районында сайлаучылар Гатауллин Раил Мәүлет улы өчен һәм башка кандидатлар өчен дә үз тавышын бирә алачак. Тавышны сайлау участокларына килеп яисә интернет аша бирергә мөмкин:
...
Дәвамын укырга »
Иртәгә, 15 нче май көнне, УНИКС концертлар залында #әдәбимарафон проекты финалистларын - татар әдәбиятын сөючеләрне бүләкләячәкләр. Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан китап нәшрияты берлектә оештырып үткәрә торган һәм Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгына багышланган әлеге марафонда катнашучыларның саны бу кварталда 1100 дән артып китте (исемлек: http://tat-i.net/tt/node/158 ).
...
Дәвамын укырга »
VII Дөньякүләм "Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) проектында актив катнашкан хөрмәтле китап укучылар!
Марафонның үткәрелүе һәм аның кагыйдәләре турында без 25 март көнне игълан иткән идек (http://tat-i.net/tt/adabimarafon-7). Ә 1 - 21 нче апрель көннәрне ВКонтакте һәм Инстаграм (чит илләрдән катнашучылар өчен) социаль челтәрләрендә #әдәбимарафон онлайн-проекты барды. Үзендә яхшы гадәт - китап уку гадәтен формалаштырырга 1370 кеше алынган булса да, аларның кайберләре финал ахырына кадәр барып җитә - үзләрендә көч табып җиткезә алмадылар.
"Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) проекты Татарстан китап нәшрияты һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан 2017 нче елдан башлап оештырылып үткәрелә. Проектның идея авторы һәм алып баручысы - Гатауллин Раил Мәүлет улы.
...
Дәвамын укырга »
1 март көнне гөрләп, матур итеп VI дөньякүләм #әдәбимарафон проектының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы да үтеп китте. Тантанага 300 (!) дән артык финалист килгән иде. Әле бер ел элек кенә катнашучылар саны бу саннан 10 тапкыр ким иде. Ә #әдәбимарафон хэштеглары саны 1 ел дәвамында 15 меңнән артып китте һәм саны буенча #татарча хэштегын куып җитте. Беренче марафонда Казан һәм якын тирә районнар гына катнашкан булсалар, әлеге марафонда катнашырга Омск һәм Ижау татарлары да килгән иделәр. Җиңүчеләр рәтендә Башкортстан Республикасыннан да татар әдәбиятын сөючеләр бар.
...
Дәвамын укырга »
Бүген Татнетны үстерү фондының X Попечительләр советы утырышы узды. Утырышның көн тәртибе түбәндәгечә булды:
Татнетны үстерү фондының башкаручы директоры Раил Мәүлет улы Гатауллинның 2018 нче елда эшләнгән эшләр буенча хисап тотуы;
2019 нчы елда татар интернетын, .tatar доменын, татар Википедиясен, социаль челтәрләрдә татар аккаунтларын һәм татар төркемнәрен, татар әдәбиятын һәм татар мәдәниятен һәм, гомумән, интернет челтәрендә татар телен үстерү юнәлешендә даими чаралар үткәрүне планлаштыру;
2019 нчы елда планлаштырган проектларны тормышка ашыру өчен финанслар мәсьәләсен хәл итү өчен гамәлләрне планлаштыру;
төрлесеннән.
...
Дәвамын укырга »
« 1 2 ... 11 12 13 14 15 ... 21 22 »