Пәнҗешәмбе, 25.04.2024, 20:14
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9493
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог

Татар халкының асыл өлеше - татарча китап/журналлар укып үзләренең һәм балаларының эрудицияләрен һәм тел байлыкларын арттыручы, заманча интернет-технологияләрне куллана белгән һәм үзләре дә Интернет челтәренең татар өлешен үстерүдә өлеш керткән татар халкы 20 ноябрь көнне «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгенә чакырулы. Алар - XIII Дөньякүләм #әдәбимарафон һәм XI Дөньякүләм «Белем җәүһәрләре» бәйгесе финалистлары.

«Белем җәүһәрләре» дөньякүләм файдалы татарча интернет-проектлар бәйгесе 2010 елдан бирле ел саен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырылып үткәрелеп килә. Шушы дистә елдан артык вакыт эчендә аның оештыручылары саны да, катнашучылары саны да нык артты. 2020 елда әлеге дөньякүләм бердәнбер шундый татарча IT-бәйгедә катнашырга теләк белдереп 169 гариза (98 интернет-проект һәм 71 википедияче хезмәт ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 189 | Өстәде: admin | Дата: 14.11.2020

Татнетны үстерү фонды LiveInternet статистикасы нигезендә аналитика ясавын һәм Интернет челтәренең татар сегментын күзәтеп торуын дәвам итә. Түбәндәге таблицада Казан регионы буенча кулланучылар саны (TOP-250) киселештә бирелә (апрель/ноябрь, 2020). 2020 елның 1 нче ноябренә, шул ук елның апрель ае белән чагыштырганда, күп кенә татар телле ресурслар кулланучылар санын югалткан.

Яшел төс белән үсештәге, ә кызыл төс белән кулланучылар санын нык югалткан (кулланучылар саны ике тапкырдан да ныграк кимегән) сайтлар күрсәтелгән.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Аналитик мәкаләләр | Карап чыгулар: 264 | Өстәде: admin | Дата: 04.11.2020

XIII Дөньякүләм "Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) китап укучылар проектында катнашкан хөрмәтле татар әдәбиятын сөючеләр!

Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге исеменнән Сезне марафонның финалына барып җитүегез белән чын күңелдән котлыйбыз!

Катнашучылар географиясе бу юлы тагын да киңәйде, әдәби марафонда Татарстан Республикасыннан гына түгел, татар әдәбияты белән кызыксынучылар Австралия һәм Согуд Гарәбстаныннан, Башкортостан, Удмуртия һәм Чувашия Республикасыннан, Киров, Омск һәм Чиләбе өлкәләреннән, Пермь краеннан һәм Санкт-Петербург шәһәреннән дә булды! Ә финалга чакырылучы 268 марафончы - 5 яшьтән алып 16 яшькә кадәрле мәктәп укучылары! Иң өлкән катнашучыга - 73 яшь! Иң күп катнашучы - Саба районыннан - 244 кеше.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 235 | Өстәде: admin | Дата: 31.10.2020

Татар интернеты үсеше белән кызыксынып торучылар игътибарына!

Узган елгы традицияне дәвам итеп без быел да "Белем җәүһәрләре" дөньякүләм файдалы татар интернет-проектлары бәйгесенең җиңүчеләрен ачыклауда халык фикерен дә исәпкә алабыз.

Әмма, узган елдан аермалы буларак, иң беренче булып жюри финалистлар исемлеген үзе билгели, ә 1, 2, 3 урыннарны билгеләгәндә халык фикеренә дә колак салачак.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 211 | Өстәде: admin | Дата: 27.10.2020

Китап укырга яратучы хөрмәтле кызлар һәм малайлар!

Татарстан Язучылар берлеге һәм Татнетны үстерү фонды исеменнән сезне XII #әдәбимарафон проектының финалына чыгуыгыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Китап укып файдалы белем алу сезнең яхшы гадәтегезгә әверелсен! Укыган һәр китап тормышыгызда яңа уңышларга ирешергә этәрсен! Туган телегездә укыган китаплар саны арта бару белән бергә сөйләмегез дә матурайсын, уйлаган фикерләрегез яхшырсын, дусларыгыз артсын.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 205 | Өстәде: admin | Дата: 03.08.2020

Ниһаять күпләр көткән вакыйга! Татарстан гына түгел, бөтен дөньяда яшәгән татар интернетчылары өчен шатлыклы яңалыгыбыз бар!

2010 нчы елда үз эшен башлаган #БелемҖәүһәрләре бәйгесенә гаризалар кабул итүне кабат активлаштырдык!

Сезнең яисә якыннарыгызның үз интернет-проектларыгыз - татарча алып барыла торган сайтлар, Инстаграм-аккаунтлар, ВКонтакте төркемнәре бармы? Яисә Википедиянең татарча өлешен үстерүдә өлеш кертәсезме? Татар телен үстерүдә файдалы эш башкарасыгыз һәм татар интернетыныда танылган шәхес буласыгыз киләме?! Була икән, димәк бу бәйге - Сезнең өчен!  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 197 | Өстәде: admin | Дата: 30.07.2020

#СӘЛАМӘТИРТӘ проекты быел дүртенче мәртәбә үткәрлелде. Ул ел саен 11 нче май көнне башланып китә һәм 21 көн дәвам итә. 21 көндә теләгән һәр кеше үзендә яхшы гадәт - иртән торып йөгереп кайту, сәламәтлекне ныгыту гадәтен формалаштыра ала. Идеалда әлеге гадәт ел дәвамында саклана - яңгырлы көзләргә кадәр күп кенә марафончылар актив тормыш алып бара башлыйлар, иртәнге табигать энергиясен алып иммунитетларын ныгыталар, иртүк торып көн дәвамында күп эшләр эшлиләр һәм максатларына тизрәк ирешәләр.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 202 | Өстәде: admin | Дата: 08.06.2020

Татнетны үстерү фонды Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан 350 гә якын баланың һәм яшүсмернең XI #әдәбимарафон барышында укыган китап/әсәрләрен барлап чыкты һәм аларны киң катлам укучыга тәкъдим итәргә булды.

2020 елның 1-21 апрель көннәрендә үткәрелгән XI Әдәби марафонда 6-16 яшьлек мәктәп укучылары барлыгы 1306 әсәр/китап укыган. Без алар арасыннан иң еш укылганнарын гына (кимендә 2 тапкыр исемлектә очрый) сайлап алдык һәм җәйге каникулларда уку өчен балаларга һәм аларның әти-әниләренә тәкъдим итәргә булдык.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Аналитик мәкаләләр | Карап чыгулар: 226 | Өстәде: admin | Дата: 03.06.2020

Татар авыллары үзенең тырыш халкы, көнкүреше, табигате белән матур. Әмма күбебез еш кына тиешенчә үз туган ягыбызның матурлыгы белән соклана, аның табигатен кадерли, кешеләрен хөрмәт итә белмибез. Туган ягыбызны кадерләргә, табигатен сакларга, авылларны яхшыртырга, аннан чыккан шәхесләрне белергә һәм хөрмәт итәргә кирәк.

"Авылым гүзәллеге" (#авылымгүзәллеге) проекты нәкъ менә шушы максатлардан чыгып оештырылды. Проектның идея авторы – Раил Галиев. Ә инде оештыру эшләре нигездә Татнетны үстерү фонды тарафыннан алып барылды.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 239 | Өстәде: admin | Дата: 16.05.2020

XI Дөньякүләм "Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) проектында катнашкан хөрмәтле китап укучылар һәм татар әдәбияты белән кызыксынучы дуслар!

Татар халкының "Әдәби марафон" дип исемләнгән үзүсеш проекты популярлашканнан популярлаша бара! Унберенче марафонда Австралия һәм Төркиядән, шулай ук Башкортстан, Удмуртия, Чувашия Республикаларыннан, Киров, Омск, Чиләбе өлкәләреннән һәм Санкт-Петербург шәһәреләреннән дә катнашучылар бар. Марафонда катнашырга теләк белдереп 1600 гә якын гариза килде, ә 1300 дә артык марафончы бәйгенең финалына барып җиттеләр. Финалистлар арасында 350 дән артык бала/яшүсмер бар, иң кечкенә әдәби марафончыга нибары 4 яшь!  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 240 | Өстәде: admin | Дата: 30.04.2020

« 1 2 ... 9 10 11 12 13 ... 20 21 »
Эзләү
Календарь
«  Апрель 2024  »
ДСЧПҖШЯ
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[25.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Һади Такташның туган көне билгеләп үтелде
[14.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебезнең техник хезмәткәре чаңгы ярышында 3 нче урын алды
[05.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә үзидарә көне узды
[28.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз Пенсия фондының Әтнә район бүлеге хезмәткәре белән очраштылар
[01.10.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Өлкәннәр көне билгеләп үтелде
[09.11.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз театр бәйгесенең җиңүчесе булдылар
[16.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә парламент дәресе үткәрелде
[21.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагерена йөрүчеләр Түбән Көек авылыннан Сабантуйга бирнә җыйдылар
[24.01.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә ата-аналар җыелышлары үтте
[07.03.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Яз бәйрәме белән!
[21.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Яшьләр профсоюзны сайлый» исемле чара уздырылды
[05.07.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Сайтка җиде яшь тулды
[09.08.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Районыбызда август киңәшмәсе кысаларында секция утырышлары башланды