Чәршәмбе, 16.07.2025, 11:33
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10663
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог

Бүген әдәби марафон проекты әдәби әйдаманнары Лаеш районы Имәнкискә авылы мәдәният сараенда үткәрелгән "Китаплы юл" дип исемләнгән әдәби тематик кичәдә катнаштылар.

Әлеге әдәби кичәнең төп сәбәпчесе - Лаеш районының лаеклы мәдәният хезмәткәре, әдәби марафончы Гүзәл Галләмова. Ул хәзер әдәби марафончы гына да түгел, ә ЯЗУЧЫ дигән лаеклы исем йөртә - күптән түгел аны Татарстан Язучылар берлегенә кабул иттеләр һәм аңа тантаналы төстә язучы таныклыгын тапшырдылар.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 168 | Өстәде: admin | Дата: 11.04.2024

Бүген Татнетны үстерү фонды Татарстан язучылар берлеге белән берлектә һәм күп санлы партнерлар белән бергә XXVII #ӘдәбиМарафон проектына старт бирә. Әлеге марафонның яңалыгы һәм үзенчәлеге - әдәби марафончылар яңа ачылган "Миллион татар" милли проекты (https://million.tatar) кысаларында да әдәби марафон проектында катнаша алалар.

Әдәби марафонда катнашу өчен гариазалар бүген 23:30 сәгатькә кадәр проектның рәсми берләшмәсендә ВКонтакте социаль челтәрендә кабул ителә: https://vk.com/adabimarathon. Проектта катнашырга теләүчеләргә әлеге берләшмәгә керергә һәм беркетелгән язмада (https://vk.com/wall-143856908_22261) катнашырга теләк белдерергә кирәк. Һәр әдәби марафончы үзенә әдәби әйдаман сайлый ала.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 156 | Өстәде: admin | Дата: 01.04.2024

Бүген, 28 мартта, Татнетны үстерү фонды катнашында, Казан шәһәре Киров районының «Билингваль катнаш төрдәге 7 нче номерлы балалар бакчасы» мәктәпкәчә муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең актлар залында «Күңелем сәйләннәре» II төбәкара онлайн шигырь укучылар бәйгесенең финалистларын бүләкләү тантанасы үтте. Моннан ике атна элек, 14 мартта, бәйгегә нәтиҗәләр ясалган иде. Бүген исә, конкурсның гран-при ияләре һәм җиңүчеләре бүләкләү тантанасында үз иҗатлары белән таныштырдылар һәм берсеннән-берсе матур чыгышлар ясадылар.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 175 | Өстәде: admin | Дата: 28.03.2024

Кичә, 24 нче мартта XXVII Дөньякүләм «Әдәби марафон» проектына гаризалар кабул итү ачылды: https://vk.com/wall-143856908_22261.

Әдәби марафонда катнашучылар 58 әдәби әйдаман арасыннан үз әйдаманнарын сайлый һәм алар "канаты астында" 21 көн дәвамында Әдәби марафон проектында уңышлы катнаша алачаклар.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 166 | Өстәде: admin | Дата: 25.03.2024

Бүген «Күңелем сәйләннәре» II төбәкара онлайн шигырь укучылар бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. 

Бәйгенең максаты: мәктәпкәчә яшьтәге балаларның, аларны тәрбияләүче педагогларның һәм балаларның ата-аналарының иҗади мөмкинлекләрен ачуга ярдәм итү, татар теленә, әдәбиятка, шигърияткә кызыксыну уяту. Бәйгедә 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәр яшь аралыгында мәктәпкәчә белем оешмаларында тәрбияләнүчеләр катнашты.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 190 | Өстәде: admin | Дата: 13.03.2024

Бүген, 2 нче мартта, Казан шәһәренең "Дворянское гнездо" ресторанында VII #ТәмлеМарафон финалистларын бүләкләү тантанасы үткәрелде. Әлеге чара күренекле татар аш-су остасы Юныс Әхмәтҗан улы Әхмәтҗановның туган көне (28.02.1927) уңаеннан 1 атна дәвамында (21-27 февраль көннәрне) үткәрелгән иде. Араның ерак булуына карамастан, тантанада Башкортостан һәм Чувашия республикаларыннан, Киров өлкәсеннән, Татарстанның ерак районнарыннан да финалистлар катнашты. Күп кенә катнашучыларның проектта гаиләләре белән катнашулары һәм тантанага гаиләләре белән килүләре дә быел матур күренеш иде.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 172 | Өстәде: admin | Дата: 02.03.2024

Хөрмәтле аш-су осталары һәм татар милли ризыкларын хуш иткән интернет-кулланучылар!

Без бүген күренекле татар аш-су остасы Юныс Әхмәтҗан улы Әхмәтҗановның туган көне (28.02.1927) уңаеннан 1 атна дәвамында (21-27 февраль көннәрне) үткәрелгән VII #ТәмлеМарафон проектына нәтиҗәләр ясадык һәм финалистларны билгеләдек. 

Проектта катнашучылар саны артты - "Тәмле марафон"да катнашырга быел 90 кеше теләк белдерде һәм аларның күпчелеге финалга барып җитә алды. Узган (алтынчы) "Тәмле марафон" проектында башка төбәкләрдән нибары 2 генә кеше катнашкан булса, бу юлы башка төбәкләрдән катнашучылар саны 10 га җитте (5 төбәктән аш-су осталары катнашты).  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 200 | Өстәде: admin | Дата: 29.02.2024

16-17 февральдә Казанда «Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» III Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе үтте. Конференция Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәмендә, Бөтендөнья татар конгрессы катнашында, «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, Белем Академиясе, «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы, Казан шәһәренең 16 нчы татар-инглиз гимназиясе тарафыннан үткәрелде.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 218 | Өстәде: admin | Дата: 19.02.2024

Бүген Казан шәһәренең "Шәрык клубы" татар театры тарихының интерактив мультимедиа комплексында Татнетны үстерү фондының XIX Попечительләр Советы утырышы үтте.

Утырышта Фондның химаячеләре - татар җәмгыяте, мәгариф, мәдәният, мәгълүмати һәм интернет-технологияләр өлкәләрендә җитди эшчәнлек алып барган дәүләт структуралары һәм оешмалары вәкилләре катнашты.

Утырышта Фондның башкаручы директоры Раил Мәүлет улы Гатауллин 2023 елда эшләнгән эшләр турында хисап тотты һәм попечительләр белән 14 пункт буенча киңәшләшеп 2024 елга планнарны раслады. Мәскәү һәм Санкт-Петербург вәкиллләре утырышта видеоконференцэлемтә форматында катнаштылар.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 176 | Өстәде: admin | Дата: 06.02.2024

Әдәби марафон (#ӘдәбиМарафон) проектының яңа сезоны әдәби әйдаманлыкка гаризалар кабул итүдән башланды. Һәм, XXVI #ӘдәбиМарафон проектында катнашыр алдыннан, һәркем үзенә Әдәби әйдаман сайларга һәм аның командасына эләгү өчен үз әйдаманы белән элемтәгә керергә тиеш иде.

Әдәби марафонның 2024 ел сезонында әдәби әйдаман булырга 47 әдәби марафончы теләк белдерде. Әдәби әйдаман дип әдәби марафонда актив катнашучы, үзенең гаиләсен, якыннарын, туганнарын, дусларын, хезмәттәшләрен әдәби марафонда катнашырга өндәүче, шул рәвешле, татар әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләү аша татар телен саклау һәм үстерүдә өлеш кертүче, ачык күңелле, максатчан, позитив фикер йөртүче, үзе артыннан башкаларны әйдәп барырга сәләтле, ныклы рухлы әдәби марафончы атала. Әдәби әйдаман булырга 14 яше тулган һәркем дәгъва кыла ала: https://tat-i.net/tt/adabi-marafon-2024.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 178 | Өстәде: admin | Дата: 04.02.2024

« 1 2 3 4 5 6 ... 24 25 »
Эзләү
Календарь
«  Июль 2025  »
Д С Ч П Җ Ш Я
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[10.04.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Сыйныфларда туклану темасына тәрбия сәгатьләре уздырылды
[13.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә парламент дәресе үткәрелде
[15.02.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Әфганчылар көне уңаеннан сбор үткәрелде
[25.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә профсоюз дәресе уздырылды
[21.02.2024][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Башлангыч сыйныф укучылары катнашында «Күңелле стартлар» үткәрелде
[01.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Белем бәйрәме узды
[25.08.2023][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды
[05.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз чаңгы ярышында кубок алды
[09.10.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Китапханәче Шәрәфиева Гөлфиягә Мактау кәгазе тапшырылды
[15.02.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 111 ел тулды
[26.04.2024][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелде
[26.04.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Саннар дәресе»нең чираттагысы үтте
[19.04.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Мәрхәмәтле Татарстан» акциясе дәвам итә