Татнетны үстерү фонды Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан 350 гә якын баланың һәм яшүсмернең XI #әдәбимарафон барышында укыган китап/әсәрләрен барлап чыкты һәм аларны киң катлам укучыга тәкъдим итәргә булды.
2020 елның 1-21 апрель көннәрендә үткәрелгән XI Әдәби марафонда 6-16 яшьлек мәктәп укучылары барлыгы 1306 әсәр/китап укыган. Без алар арасыннан иң еш укылганнарын гына (кимендә 2 тапкыр исемлектә очрый) сайлап алдык һәм җәйге каникулларда уку өчен балаларга һәм аларның әти-әниләренә тәкъдим итәргә булдык.
Төгәл 1 айдан - 1 июль көнне XII #әдәбимарафон башланып китәчәк, җәйге марафонда бары тик 18 яшькә кадәрле балалар һәм яшүсмерләр генә катнаша алачак. Җәй көне үткәреләчәк марафоннан соң балалар өчен китап/әсәрләр исемлеге тагын да артыр, якын киләчәктә аларны да сезнең игътибарга тәкъдим итәрбез, дип ышанып көтеп калабыз!
Җәйге каникулларда балаларга укырга кызыклы булган 140 китап/әсәр турындагы мәкаләнең дәвамы...
Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/186 |