Дүшәмбе, 23.06.2025, 12:58
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10616
Статистика

Онлайн барлыгы: 5
Кунаклар: 5
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


22:09
Зур эшләр кечкенә адымнардан башлана
Татар телен үз бизнесын ныгыту өчең файдаланган коммерцияле оешмалар да юк түгел. Microsoft, Билайн, Яндекс, ВКонтакте һ.б. зур компанияләр инде күптән татар телен үстерү һәм шул рәвешле Татарстанда үз позицияләрен ныгыту өстендә эш алып баралар, чөнки сайтның/проектның татар телле версиясен ясау һәм алып бару аларга финанс ягыннан позицияләрен ныгытырга ярдәм итә. Әлегә күп булмасалар да, татар теленә хөрмәт белән караган күршеләрнең саны арта бара. Ульян, Самара, Чувашия кебек төбәкләрдә татар теле кадердә. Мисал өчен, мәкалә укучыларыбызны Мәскәү өлкәсендәге Дмитров сөт заводы сайты (http://dmz.ru/Tatar/index2.php) белән танышырга чакырам.

Әмма бүгенге көндә татар Интернеты әлегә ватанпәрвәр энтузиастлар кулында. Күпләре өйрәнчек дәрәҗәдә ясалган булсалар да, әлеге татар сайтлары үзләренең эчтәлекләре белән кулланучыларны озак вакытка үз сәхифәләреннән чыгармый тотарга сәләтле. Бу сайтлар контентлары белән кыйммәтле дә.

Татар Интернетын үстерү өстендә эш алып барган энтузиаст һәм профессиональ веб-осталарны ачыклау, аларны таныту һәм аларга ярдәм күрсәтүне күздә тотып «Белем.ру» ҖЧҖ инициативасы белән 2010 елның февраль аенда дөньякүләм «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесе башланып китте. Иң беренче елдан ук ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә 2004-2013 елларга ТР дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча ТР дәүләт программасын үтәү максатында оештырылган әлеге бәйге мәгариф һәм фән, балаларга мәктәптә һәм гаиләдә белем-тәрбия бирү белән бәйле файдалы проектларны ачыклауны максат итеп куйды. Быелгы бәйгене оештыручылар составында ТР Мәдәният министрлыгы белән Татнетны үстерү фонды да бар.

Узган ел бәйгедә 50 гә якын интернет-проект катнашкан булса, быел бәйгедә катнашырга теләк белдергәннәрнең саны 73кә җитте. Бәйгенең нигезләмәсенә туры килгән 68 сайт бәйгедә катнашу хокукына ия булды. Бу юнәлештә АКШтан, Франциядән катнашучы интернет-проектлар булу да шатландыра.

Бәйге нәтиҗәләрен анализлап бары тик сөенергә генә була. Интернет челтәренең татар телендәге сегментында сайтлар саны артып кына калмый, аларның сыйфатлары да яхшыра. Әлеге өлкәдә лидерлар - энтузиаст укытучылар. Мәктәп укучылары һәм студентлар, бу өлкәдә күпкә белемлерәк булуларына карамастан, татар интернеты белән азрак кызыксыналар. Яшьләрне Татнетка тартырдай проектлар, стимул бирә торган бәйгеләр җитми. Кызганычка, Татарстанда үткәрелә торган күп кенә IТ-чараларның (IT-Jump һ.б.) татар теленә кагылышы юк дәрәҗәсендә. IT-лицейларда, техник вузларда мәгълүмати технологияләрне рус һәм инглиз телләрендә укытуга кайтып калдык. Дөньякүләм киңлекне яулап алу өчен, алар рус һәм инглиз телләрен якынрак күрәләр, татар теленең дөньякүләм дәрәҗәсен күтәрү әлеге бәйгеләрнең максатларында билгеләнмәгән. Мондый юнәлештә эшне дәвам иткән очракта рус теленең дә кирәге калмас кебек, дөньяга танылу өчен инглиз теле дә җитә.

Ә бит заманында Татарстанда компьютерлар өчен үз операцион системабызны төзү эшләре дә алып барылган, республиканың үз компьютерлары ясалган. Бу турыда әлеге өлкәдә эшләгән Равил Һади кебек «аксакаллар»ыбыз күп мәгълүмат бирә ала. Алар әзерләгән шул ук яшьләр бүгенге көндә бөтен дөньяны яулыйлар, Татарстан яшьләре программалау һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә кайда да беренче урыннарда. Гомумән, 2016 елда информатикадан халыкара олимпиада (!) Казанда үтәчәк бит. Шундый мөмкинлекләр булган очракта ник татар телен танытмаска да, ник әле аны ныгытмаска? Инглиз телендә программалар язган кебек үк татар телендә дә программалар язу да шулай ук гади һәм техника өчен аңлаешлы бит. Бу дөньякүләм танылган факт.

Мәкаләнең тулы варианты: "Татарстан" журналы (иҗтимагый-сәяси басма), октябрь, 2013 ел.

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/34

Категория: Аналитик мәкаләләр | Карап чыгулар: 599 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/1
Эзләү
Календарь
«  Ноябрь 2013  »
Д С Ч П Җ Ш Я
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[01.03.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне билгеләп үтелде
[26.12.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Якынлашып килүче Яңа ел белән!
[20.01.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә төгәл фәннәр атналыгы дәвам итә
[06.10.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә укытучылар көне билгеләп үтелде
[23.11.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Әниләр көне узды
[20.03.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Нәүрүз бәйрәме узды
[05.12.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Математика буенча район олимпиадасында укучыбыз призер булды
[18.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Сәяхәтләр көне» узды
[05.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
5 нче июнь – Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне, экологлар бәйрәме
[07.04.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә ачык тәрбия чарасы узды
[14.03.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Язучы, галим, дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 130 ел тулды
[03.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Әлифба бәйрәме» үтте
[13.01.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә П.П. Семёновның туган көне искә алынды