Чәршәмбе, 25.06.2025, 09:39
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10620
Статистика

Онлайн барлыгы: 3
Кунаклар: 3
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


20:39
Яңа .TATAR доменында өстенлекле теркәлү башланды

Татарларның үз домены эшли башлады. Ул “.TATAR” дип атала. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.

Доменны булдыру нияте 2012 елда барлыкка килә һәм бу эш ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә башкарыла. Шул елның 12 гыйнварында “Татарстан Республикасы төбәк домены координацион үзәге” ҖЧҖ тарафыннан интернеттагы исем һәм адресларны билгеләүче ICANN (Internet Corporation for Assigned Names and Numbers) дип аталучы коммерцияле булмаган халыкара интернет-корпорациягә заявка бирелә.
2013 елның 21 июнендә әлеге заявка карала һәм уңай җавап алына.

“.TATAR” доменында теркәлү башланды инде. Бу процесс берничә этаптан торачак. 29 августтан 27 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк этапта өстенлеккә ия булучылар, ягъни бөтен дөньяга танылган брендлар теркәлү үтә.

Икенче этапта исә дәүләт органнары, Татарстанның җирле үзидарә һәм дәүләт учреждениеләре, дәүләтнең бюджеттан тыш фондлары теркәлү уза ала. Бу этапны 5-25 ноябрь көннәрендә уздырыру ниятләнә.

Өченче этап товар билгеләре булганнарга һәм ММЧларга “.TATAR” доменында теркәлү узу мөмкинлеге бирә. Әлеге этап 1-21 декабрьгә билгеләнгән.

Бу өч этап тәмамланганнан соң, югары бәяле, ягъни премиаль теркәлү башланып китә. Соңгы этап үзе берничә өлештән торачак: 3-9 февраль, 13-19 февраль, 25 февраль-3 март, 10-16 март. 23 марттан ирекле теркәлү старт ала. Анда үз продукциясен интернетта әлеге домен астында тәкъдим итәргә теләгән һәр кеше теркәлү узарга мөмкин.

“Бу домен фәнни, иҗтимагый һәм бизнес оешмаларына, шулай ук Татартсан, Россия территориясендә үсеп килүче оешмаларга үзләрен интернет аша таныту өчен яңа мөмкинлекләр ача. Шулай ук, бу доменда теркәлү узучы үзенең тарихи, этник, милли тамырларын да күрсәтә ала”, - ди Роман Шәйхетдинов. Аның фикеренчә, “.TATAR” домены татарларны берләштерүдә һәм милләтне үстерүгә тагын да зур ярдәм булачак.

Чыганак: http://tatarstan.ru/tat

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/59

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 437 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/1
Эзләү
Календарь
«  Сентябрь 2014  »
Д С Ч П Җ Ш Я
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[12.04.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне билгеләп үтелде
[12.04.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә географик викторина узды
[04.03.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә 5-7 нче сыйныфлар өчен тәрбия сәгате үтте
[25.10.2023][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Уңыш бәйрәме узды
[25.05.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
25 нче майда чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады
[04.12.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Күренекле шагыйрь Сибгат Хәкимнең туган көне билгеләп үтелде
[11.01.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Халыкара «рәхмәт» көне узды
[06.12.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Социаль үзәк ачылуга җиде ел тулды
[01.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Йолдызчык» ял һәм хезмәт лагере эшен башлап җибәрде
[14.04.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Биология, география, химия» атналыгы ахырына якынлаша
[10.03.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә инглиз теле атналыгы үтте
[08.05.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Түбән Көек авылы һәйкәле янында митинг узды
[17.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Музейлар көне» узды