Пәнҗешәмбе, 04.12.2025, 15:52
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10899
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


22:57
LiveInternet рейтингында татар сайтлары
Интернет челтәрендә урнашкан сайтларны төрле күрсәткечләр ярдәмендә бәяләргә була. Google’ның PR (PageRank), Яндексның тИЦ кебек күрсәткечләре сайтның никадәр цитаталануын һәм никадәр мөһим булуын билгелиләр. Төрле веб-каталогларда сайтлар, гадәттә, нәкъ менә әлеге "мөһим”лекләре буенча урнаштырылалар. Моңа мисал буларак, Татнет каталогын карый аласыз.

Әмма шулай да, иң мөһим күрсәткечләрнең берсе – сайтның кулланучылары саны. Сайтның кулланучылары даими рәвештә артып килә икән, димәк, сайт белән кызыксыну арта бара, ә сайттагы материаллар кулланучылар өчен кызыклы, дигән сүз. Әлбәттә, барлык әлеге күрсәткечләрне "кара” методлар белән дә арттырып күрсәтеп була. Әмма андый арттыруны эзләү системалары ярыйсы гына тиз ачыклыйлар һәм сайтларга карата санкцияләр кулланыла.

Рунет челтәрендәге сайтларның мөһимлекләре дәрәҗәләрен интернет-компанияләр һәм аерым белгечләр даими анализлап торалар – рейтинглар төзелә, аларның үсеш темплары ачыклана.

Ә Интернет челтәренең татар сегментында эшләр ничек тора соң? Татар сайтларын (татар телендә эшли торган сайтлар, татар версияләре булган сайтлар, күпләп татар ресурсларын үз эченә алган сайтлар) никадәр кулланучы карап һәм укып бара?

Әлеге күрсәткечләр белән танышу өчен Татарстанның үзенең рейтинг билгели торган сайтлары белән таныша аласыз. Tatarstan.net, татинтернет.рф (татарча счетчик та бар!) кебек рейтинглар шундыйлардан.

Тулырак анализ ясау өчен без шактый киң кулланылышта булган LiveInternet рейтингына тукталдык. Бу рейтингта тукталуның сәбәпләре - анда теркәлгән татар сайтлары шактый күп һәм аларны Рунет сайтлары белән чагыштырып карап анализлап була.

Әлбәттә, ВКонтакте социаль челтәренең тулы татар версиясе барлыгын исәпкә алсак, безнең рейтингта берничә дистә ел дәвамында беренче урында әлеге интернет-проект урнашып килер иде, мөгаен. Шуңа күрә дә, рейтингта без күбрәк игътибарны Татарстанда ясалган һәм татарлар ясаган сайтларга юнәлттек.

Сайтларның рейтингы көннән-көн үзгәреп тора, күп кенә интернет-компанияләр әлеге анализны көн саен диярлек башкарып баралар. Без дә әлеге рейтингны мөмкин кадәр ешрак күзәтеп барырга һәм сезгә ирештерергә тырышырбыз.

2014 елның 13 нче февраленә Казанда иң күп кулланыла торган, LiveInternet рейтингында булган 25 татар интернет-проектын рейтинглары (кулланучылары саны) кимү тәртибендә тәкъдим итәбез.

LiveInternet рейтингында татар сайтлары  турындагы мәкаләнең дәвамы...

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/46

Категория: Аналитик мәкаләләр | Карап чыгулар: 615 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/1
Эзләү
Календарь
«  Февраль 2014  »
Д С Ч П Җ Ш Я
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
2425262728
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[21.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Тынычлык күгәрчене» акциясендә катнаштылар
[20.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз иҗади эшләр бәйгесендә II урын алды
[07.12.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Китапханәдә күргәзмә эшләп куелды
[02.03.2024][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Кызлар арасында чаңгы ярышы узды
[21.01.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбыз район бәйгесендә катнашты
[04.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Китапханәдә күргәзмә эшләп куелды
[02.06.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагере: 2 нче көн
[04.12.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз X Спартакиада ярышларында кубок алды
[23.03.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Без бергә» конкурсында катнаштылар
[20.10.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә информатикадан район семинары үтте
[18.04.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе командасы милли көрәш буенча II урын алды
[12.03.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
6 нчы сыйныф укучылары элемтә бүлекчәсе һәм кибеттә экскурсиядә булдылар
[23.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга район мәгариф бүлегенең Рәхмәт хаты тапшырылды