Сишәмбе, 21.01.2025, 11:38
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10162
Статистика

Онлайн барлыгы: 4
Кунаклар: 4
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


2011 нче елның 28 нче мартында 5 нче сыйныф укучысы Шакирова Чулпан районда экологик конференциядә "Түбән Көек авылы биоиндикациясе" дигән темага чыгыш ясап, 2 нче урын алды һәм грамота белән бүләкләнде. Җитәкчесе биология укытучысы Шакирова Ф.Г.
Категория: 2010/2011 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 778 | Өстәде: admin | Дата: 29.06.2011


14 нче марттан 19 нчы мартка кадәр мәктәптә "Төгәл фәннәр атналыгы” үтте. Атналыкта "Математика утравында соңгы герой” (5 һәм 6 нчы сыйныфлар), 7-8 нче сыйныфлар арасында "Математик ярыш”, "Алтын бишлек” (физикадан интеллектуаль бәйге), "Информатик уен” (7-11 нче сыйныфлар), "9 нчы сыйныфлар өчен математик уен”нарда Садриев Ислам (5 нче сыйныф), Фазылҗанов Рәфис (9 нчы сыйныф), 7 нче сыйныф укучылары, "Атомнар” командасы җиңү яуладылар.

Категория: 2010/2011 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 812 | Өстәде: admin | Дата: 29.06.2011


7 нче сыйныф укучылары, 8 нче март бәйрәме белән котлау өчен, әниләрен кунакка чакырдылар. Бергәләп ярышып, күңелле итеп табын артында бәйрәмне тәмамладылар.

Категория: 2010/2011 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1330 | Өстәде: admin | Дата: 29.06.2011


2011 нче елның 5 нче мартында 5 нче сыйныф кызлары һәм аларның әниләре "Әниләр алтын, кызлар - ялкын” дип исемләнгән кичәдә үзара ярыштылар. Нәтиҗәдә "дуслык” җиңде.

Категория: 2010/2011 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 794 | Өстәде: admin | Дата: 29.06.2011


Мәктәбебез егетләре арасында "Ягез әле, егетләр!" конкурсы узды.

Категория: 2010/2011 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1178 | Өстәде: admin | Дата: 29.06.2011

21 февраль – Туган тел көнен 7 нче сыйныфлар эрудит-бәйге итеп уздырды. Бәйгедә 5-11 нче сыйныф укучылары катнашты. Бәйге музыка белән үрелеп барды.

Категория: 2010/2011 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1382 | Өстәде: admin | Дата: 29.06.2011


2011 нче елның 14-19 нчы февраль көннәрендә мәктәптә "Инглиз теле атналыгы” узды.

Категория: 2010/2011 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 721 | Өстәде: admin | Дата: 29.06.2011


2011 нче елның февраль аенда мәктәп күләмендә сәнгать атналыгы узды. Атналыкта Муса Җәлилгә, Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышлап әдәби-музыкаль кичә узды. Шулай ук башлангыч сыйныфларга "Солдат калейдоскобы”, "Игътибар, җәяүле!” конкурслары узды.

Категория: 2010/2011 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 726 | Өстәде: admin | Дата: 29.06.2011


2011 нче елның 21 нче гыйнварында Олы Әтнә мәдәният һәм спорт үзәгендә "Укытучылар елы"на йомгак ясап, бәйрәм тантанасы узды. Безнең мәктәп, информацион технологияләрне уңышлы кулланганы өчен, Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

Категория: 2010/2011 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 717 | Өстәде: admin | Дата: 29.06.2011

"Сөйкемле Шүрәле" кул эшләре конкурсында катнаштык. "Сөйкемле Шүрәле" Бөтенроссия бәйгесе татар халык шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышлана.





Категория: 2010/2011 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1193 | Өстәде: admin | Дата: 29.06.2011

Мәктәбебез укучылары Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган рәсем конкурсында катнашты.
Категория: 2010/2011 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 718 | Өстәде: admin | Дата: 29.06.2011

Кышкы каникул вакытында мәктәп яны лагере эшләде. Лагерьның бер көнендә укучылар Әтнәгә экскурсиягә барды.





Категория: 2010/2011 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 941 | Өстәде: admin | Дата: 29.06.2011


2010 нчы елның 17 нче декабрендә 7 нче сыйныф укучысы Лотфуллин Альфред Биектау районы Айбаш урта мәктәбендә "Халык авыз иҗаты фестивале"ндә катнашты.

Категория: 2010/2011 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 852 | Өстәде: admin | Дата: 29.06.2011





2010 нчы елның 15 нче декабрендә "Әтнәм минем - сөеп туймас җирем" исемле районның 20 еллыгына багышланган презентацияләр конкурсында  III урын алдык.
Категория: 2010/2011 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 930 | Өстәде: admin | Дата: 29.06.2011


2010 нчы елның 6 нчы декабрендә Түбән Көек авылында мәктәпне үз эченә алган социаль үзәк ачылуга ике ел тулды.
Категория: 2010/2011 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 792 | Өстәде: admin | Дата: 29.06.2011








2010 нчы елның 30 нчы ноябрендә мәктәбебездә Шәфкатьлелек ярминкәсе узды, Әниләр көне билгеләп үтелде. Бәйрәмне башлангыч сыйныф җитәкчеләре һәм укучылар оештырды.
Категория: 2010/2011 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1146 | Өстәде: admin | Дата: 29.06.2011

2010 нчы елның 23 нче ноябрендә мәктәбебездә районыбызның технология укытучылары өчен семинар узды.





... Дәвамын укырга »
Категория: 2010/2011 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 844 | Өстәде: admin | Дата: 29.06.2011


2010 нчы елның 22 нче ноябрендә мәктәбебездә Уңыш бәйрәме булып узды. Бәйрәмдә "Уңыш" агрофирмасы җитәкчеләре җәйге айларда колхозда эшләгән укучыларга бүләкләр тапшырды.
Категория: 2010/2011 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1249 | Өстәде: admin | Дата: 29.06.2011

2010 нчы елның 1 нче октябрендә Өлкәннәр көне билгеләп үтелде. Кунаккка яраткан әбиләребез, дәү әниләребез, өлкән укытучыларыбыз килде. Укучылар концерт куйдылар. Бәйрәмнең икенче өлеше табын артында дәвам итте.
Категория: 2010/2011 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1080 | Өстәде: admin | Дата: 29.06.2011

2010 нчы елның 1 нче сентябрендә Белем бәйрәменә багышланган бәйрәм чаралары булып узды.
Категория: 2010/2011 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 803 | Өстәде: admin | Дата: 29.06.2011

Эзләү
Календарь
«  Июнь 2011  »
ДСЧПҖШЯ
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[25.02.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә рус теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинаре үтте
[01.09.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Белем бәйрәме узды
[25.03.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз волейбол буенча III урын алдылар
[09.04.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз милли көрәш буенча бәйгедә катнаштылар
[07.03.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Яз бәйрәме белән!
[24.02.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз чаңгы ярышында кубок алды
[21.02.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Китапханәдә күргәзмә оештырылды
[11.04.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә яшь педагоглар өчен семинар үтте
[01.04.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Әтнәдә башлангыч сыйныф укучылары арасында чаңгы ярышы узды
[07.02.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Чарльз Диккенсның туган көне искә алынды
[19.01.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Алан Милнның туган көне искә алынды
[18.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә ата-аналар җыелышы үтте
[26.09.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Милләтләр кроссы – 2016» йөгерешендә катнаштылар