Бүген, 13 нче май көнне, Казан шәһәре Вахитов районы «Каюм Насыйри исемендәге аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 80 нче татар – рус урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе укытучылары һәм укучылары өчен Президент грантлары фонды (Фонд президентских грантов) ярдәме белән төзелгән «Инде таныш сукмакларда» («Там, на разведанных дорожках») интерактив китабының 1 нче бүлеге күрсәтелде. Чараны «Татнетны үстерү фонды» башкарма директоры Раил Мәүлет улы Гатауллин һәм проектның идея авторы Владимир Шашорин алып барды. ... Дәвамын укырга »