Чәршәмбе, 15.01.2025, 13:24
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10143
Статистика

Онлайн барлыгы: 2
Кунаклар: 2
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


Мөхтәрәм дуслар!

Татнетны үстерү фонды партнерлык шартларын яңартты. "Татнетны үстерү фонды партнеры" статусына ия булган физик һәм юридик затларга бүгеннән башлап Фонд үзенең хезмәтләрен тәкъдим итә башлаячак.

Татар интернетын үстерү һәм ныгытуга өлеш кертегез һәм безнең белән бергә сез дә ныгыгыз!  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 114 | Өстәде: admin | Дата: 25.07.2023

#АвылымГүзәллеге онлайн-марафоны быел дүртенче мәртәбә үткәрелде.

Әлеге проект елдан-ел камилләшә, яңара бара. Быел проектның финалына чыгу өчен 7 көнә дәвамында алдан билгеләнгән темалар буенча мөмкин кадәр тулы һәм эчтәлекле язмалар урнаштырып барырга кирәк иде.

Проектта катнашырга барлыгы 90 гариза килде һәм алар арасыннан 70 марафончы проектның финалына үтте.

Барлык әлеге финалистларны 11 августта Апас районында үткәреләчәк #ӘдәбиСабантуе тантанасына чакырабыз һәм көтеп калабыз!  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 104 | Өстәде: admin | Дата: 25.07.2023

#ӘдәбиКөрәшнең онлайн туры 11 июльдән (бүгеннән) башлап 25 июльгә кадәр үткәреләчәк. 2023 елгы әдәби марафоннарда катнашкан әдәбият сөючеләр арасыннан ике яшь категориясендә (яшьләр һәм өлкәннәр) 16 шар финалист сайлап алыначак. Әлеге финалистлар аннары Әдәби Сабан туенда бил алышачак! Әдәби Көрәшнең II этабы 11 августта Апас районында үткәреләчәк. Һәр яшь категориясендә хөкемдарлар (Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары) тарафыннан җиңүчеләр билгеләнә: 16 финалисттан - 8, 8 финалисттан - 4, ә 4 финалист арасыннан гран-при, I, II һәм III урыннар сайлап алына.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 112 | Өстәде: admin | Дата: 12.07.2023

Быел «Авылым гүзәллеге» 17 июльдән алып 23 июльгә кадәр 1 атна дәвамында үткәрелә.

Проектның (марафонның, челленджның) максатлары - үз туган авылыңның табигатен, шәхесләрен, күренекле урыннарын, тарихын һәм традицияләрен, укытучылары һәм остазларын, меценатларын һәм авылның киләчәге өчен чын күңелдән кайгыртучыларын таныту; авылдашларны барлау һәм бергә туплау; туган як һәм авыл белән горурлык хисен арттыру.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 130 | Өстәде: admin | Дата: 06.07.2023

Бүген Татнетны үстерү фонды вәкилләре һәм Апас муниципаль районы җитәкчелеге 11 августта Татарстан Республикасы Апас шәһәр тибындагы поселокта үткәреләчәк Әдәби Сабан туе өчен мәйданны карадылар һәм әлеге зур һәм әһәмиятле чараның кыскача программасын килештеләр.

Әдәби Сабан туена Татарстанның төрле районнарыннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән быел да меңнән артык кунак килер дип көтелә. Әдәби Сабан туе программасында, Әдәби марафон проекты финалистларын бүләкләү белән бергә, Әдәби көрәш, милли Сабан туе уеннары, танылган җырчылар һәм артистлар белән концерт программасы, танылган язучылар белән очрашулар һәм автограф-сессияләр һ.б. бар. Сабан туе ахырында кунаклар өчен Апас районы музейларына һәм китапханәләренә экскурсияләр дә оештырылачак.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 127 | Өстәде: admin | Дата: 05.07.2023

Россиядә яңа проект «РУВИКИ» ачык онлайн-энциклопедиясе сафка баса. Энциклопедиягә нигез салучы Владимир Медейко «Лента.ру» порталында чыккан интервьюсында (https://lenta.ru/articles/2023/06/29/ruwiki/) бета-режимда эшләгән проектның концепциясе һәм башка онлайн-энциклопедияләрдән аермалы яклары турында сөйләде. Искәртеп үтәргә кирәк, онлайн-энциклопедиянең иң мөһим үзенчәлекләренең берсе - Россиядә яшәүче барлык халыкларның туган телләрендә бүлекләр булуы, ягъни энциклопедиядә бирелгән мәкаләләр белән теләге булган һәркем үз туган телендә укып таныша алачак.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 105 | Өстәде: admin | Дата: 05.07.2023

Бүген, 29 июньдә, “Татнетны үстерү Фонды” коммерцияле булмаган оешмасы химаячеләр советының XVIII утырышы үткәрелде. Утырышта агымдагы елның беренче яртысында башкарылган эшләргә йомгак ясалды, якын киләчәктә башкарыласы эш планы һәм устав-оештыру мәсьәләләре каралды. Утырыштагы төп мәсьәләләрнең берсе - "Белем радиосы"ның киләчәге, аны финанслау һәм халыкка таныту мәсьәләсе булды. Шулай ук, 11 августта Апаста үткәреләчәк Әдәби Сабан туе чарасы да игътибарга алынды.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 99 | Өстәде: admin | Дата: 30.06.2023

Әлеге проектта катнашу өчен:

1) Дөньякүләм #әдәбимарафончылар берләшмәсендәге рәсми аккаунтта беркетелгән язма астында комментарийларда катнашуыгызны белдереп "+" куегыз, аңа өстәп катнашучыга ничә яшь булуын, аның исем-фамилиясен, катнашучы яшәгән республика/өлкә, район, шәһәр/авыл исемен язарга кирәк. 
2) Әлеге анонс язма белән үз аккаунтыгызда уртаклашыгыз һәм проектта катнашырга дусларыгызны да чакырыгыз. Килешәсезме, проектта дуслар белән бергә ярыша-ярыша катнашуы күңеллерәк!  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 112 | Өстәде: admin | Дата: 27.06.2023

Татнетны үстерү фонды проектлары кешене үзүсешкә, кешене һәр яктан сәламәтләндерүгә багышланган.

#ӘдәбиМарафон проекты кешеләрнең фикерләү сәләтен яхшыртып әдәби тел байлыгын савыктырса, #TatTime проекты бизнес өлкәсендә фикерләү сәләтен тәртипкә китерсә һәм үздисциплинаны яхшыртса, #СәламәтИртә марафоны кешенең организмын дәвалый, яшеренеп яткан ресурсларын арттыра, физик яктан кешене камилләштерә.

3 июнь көнне Казан шәһәренең Горький паркында VII #СәламәтИртә марафонының финал йөгерүе узды.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 151 | Өстәде: admin | Дата: 04.06.2023

Хөрмәтле дуслар!

2023 елда 11 майдан алып 31 майга кадәр VII #СӘЛАМӘТИРТӘ проекты үткәрелде. Анда катнашырга теләк белдереп 130 дан артык кеше гариза калдырган иде.

Марафон дәвамында һәр катнашучы үзендә яхшы гадәт - иртән иртүк торып саф һавада йөгереп/йөреп кайту гадәтен формалаштырды, сәламәтлеген ныгытты, табигатьнең матурлыгына сокланды, фикердәш яңа дуслар тапты!

Барлык финалистларны да чын күңелдән котлыйбыз һәм 3 июнь көнне 8:30 сәгатьтә Казан шәһәренең Горький паркында финал йөгерүендә көтеп калабыз!  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 132 | Өстәде: admin | Дата: 02.06.2023

« 1 2 ... 4 5 6 7 8 ... 20 21 »
Эзләү
Календарь
«  Гыйнвар 2025  »
ДСЧПҖШЯ
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[07.11.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз XII Спартакиада ярышында катнаштылар
[09.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр үтте
[27.01.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Ленинград блокадасы өзелүгә 73 ел тулды
[11.02.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укытучыбыз грамота белән бүләкләнде
[22.06.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Малайлар һәм кызлар көне» узды
[14.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Сәламәтлек көне» узды
[28.12.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» кышкы ял лагере: 3 нче көн
[08.05.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Түбән Көек авылы һәйкәле янында митинг узды
[03.06.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагере: 3 нче көн
[17.08.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Районыбызда август киңәшмәсе кысаларында секция утырышлары башланды
[15.02.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Әфган җиле» исемле чара узды
[27.09.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә интеллектуаль уен-бәйге үткәрелде
[01.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Өлкәннәр көне билгеләп үтелде