Статистика
Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Блог
Хөрмәтле әдәбият сөючеләр!
Агымдагы елның 30 гыйнварында "Белем радиосы" һәм аны гамәлгә куйган Татнетны үстерү фонды «Әдип сүзе» челленджын игълан иткән иде.
Челлендж 1 февральдан алып 21 февральга кадәр ВКонтакте социаль челтәрендә үткәрелде. Әлеге күңелле һәм зур әһәмияткә ия булган онлайн чарада катнашырга теләк белдереп 200 гә якын интернет-кулланучыдан гаризалар кабул ителде.
Чарада республикабыз районнарыннан гына түгел, ә күп милләтле Россия Федерациясенең төрле өлкәләреннән һәм республикаларыннан да (Санкт-Петербург шәһәреннән, Башкортостан һәм Удмуртия Республикаларыннан, Свердовск өлкәсеннән) катнашучылар шактый булды.
...
Дәвамын укырга »
Хөрмәтле китап сөюче дуслар!
2023 елның 1-21 гыйнвар көннәрендә үткәрелгән XXII #әдәбимарафон проектында катнашырга теләк белдереп меңгә якын гариза кабул ителгән иде.
Алдына максат куйган китап сөючеләрнең күбесе финалга барып җитте һәм ВКонтакте социаль челтәрен 20 меңгә якын файдалы һәм кызыклы әдәби әсәрләрдән һәм шигырьләрдән өзекләр белән баетты.
Сезгә әлеге финалистларның исемлеген тәкъдим итәбез!
...
Дәвамын укырга »
Хөрмәтле кулланучылар!
23 нче декабрьдән алып 29 нчы декабрьгә кадәр ВКонтакте социаль челтәрендә VI "Тәмле марафон" (#ТәмлеМарафон) проекты үткәрелде. Проектта 80 нән артык аш-су остасы катнашты һәм 70 тән артык катнашучы аның финалына үтте.
Проектның максаты - интернет челтәрендә һәм социаль челтәрләрдә татар милли ашларын популярлаштыру, һәр кулланучыга милли ризыклар әзерләүдә үз көчләрен сынап карарга мөмкинлек бирү, Яңа ел алдыннан табыннарда милли ризыкларның өстенлек алуын тәэмин итү, Интернет челтәрендә һәр кеше куллана алырлык татар милли ризыклары рецептлары санын арттыру.
...
Дәвамын укырга »
Хөрмәтле татар интернетчылары, татар программистлары, татар әдәбиятын сөючеләр һәм киләчәккә зур максатлар куйган татар яшьләре!
Татнетны үстерү фонды Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге, Татмедиа мәгълүмат агентлыгы, "Белем радиосы" билингваль балалар һәм яшүсмерләр радиосы, "Аксу" компанияләр берлеге һәм күп кенә башка оешмалар, юридик һәм физик затлар ярдәме белән оештырылган бәйгеләрнең җиңүчеләрен һәм финалистларын котлау тантанасына "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгенә (Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 3 йорт) чакыра!
...
Дәвамын укырга »
Хөрмәтле интернет-кулланучылар!
Бу көннәрдә «Күңел түреннән» I Россиякүләм иҗади конкурсына нәтиҗәләр ясалды һәм сезне аның нәтиҗәләре белән таныштырабыз. Җиңүчеләр 18 декабрьдә Казан шәһәренең "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында бүләкләнәчәкләр. Тантана 10:00 сәгатьтә башлана!
Конкурска 5 номинациядә барлыгы 500 дән артык эш кабул ителде.
...
Дәвамын укырга »
2022 елның 9 декабренда Татнетны үстерү фондының чираттагы XVII Попечительләр Советы үткәрелде. Ул хәзерге вакытта Президентның мәдәни инициативалар фонды гранты ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган "Белем радиосы - Радио Белем" студиясендә үткәрелде.
Попечительләрнең бер өлеше студиядә җыелса, икенче өлеше киңәшмәгә онлайн рәвештә тоташты. Фондның башкаручы директоры чыгышы алдыннан иң элек Попечительләр Советы составына кертелү өчен синхрон тәрҗемәче, «Ел викимедиачысы – 2018», «Россия халыклары телләрендәге Википедияләр» мегапроектында катнашучы, халыкара төрки телле викимедиачылар төркемнәре әгъзасы, Татарча Википедиянең идарәчесе Фәткуллин Фәрһад Наил улы тәкъдим ителде. Әлеге кандидат Попечительләр Советына бертавыштан кабул ителде.
...
Дәвамын укырга »
Хөрмәтле әдәби марафончылар!
2022 елның 1-21 октябрь көннәрендә үткәрелгән XXI #әдәбимарафон проекты финалистлары исемлеген урнаштырабыз. Финалистларны бүләкләү тантанасы исә агымдагы елның декабрь аенда "Белем җәүһәрләре" дөньякүләм татарча IT-проектлар бәйгесенең (http://konkurs.belem.ru) финалистларын бүләкләү тантанасы белән бергә Казанда үткәрелер, дип көтелә. Тулырак мәгълүматны #әдәбимарафон берләшмәсендә (https://vk.com/adabimarathon, https://t.me/adabimarathon), Татнетны үстерү фондының рәсми сайтында (https://tat-i.net/tt) һәм аның социаль челтәрләрендәге аккаунтларында (https://vk.com/tatnet) карап барыгыз.
...
Дәвамын укырга »
Хөрмәтле татар интернетчылары!
Татнетны үстерү фонды XIII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" IT-бәйгесенә гаризалар кабул итүне ачык дип белдерә!
Гаризалар 24 нче октябрьдан 25 нче ноябрьга кадәр кабул ителә. Җиңүчеләрне билгеләү (жюри әгъзалары эшчәнлеге): 26 нчы ноябрьдан 31 нче ноябрьга кадәр булачак. Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү декабрь аеның беренче яртысында планлаштырылган.
Быел бәйге 13 тапкыр үткәрелә һәм барлыгы 7 номинациядә катнашырга мөмкин:
...
Дәвамын укырга »
Татарстан Республикасы авылларына багышланган #авылымгүзәллеге онлайн проекты тәмам һәм аның финалистлары да билгеле. Без чын күңелдән финалистларны котлыйбыз, аларның авылларына үсеш теләп калабыз!
Проектның финалистлары арасыннан 1, 2, 3 урыннарны жюри сайлап ала һәм җиңүчеләр Әдәби Сабан туенда бүләкләнәчәк.
...
Дәвамын укырга »
Хөрмәтле әдәби марафончылар һәм #әдәбикөрәш проектында катнашучылар!
Сезне 2022 елда үткәрелгән дөньякүләм #әдәбикөрәш проекты финалистлары белән таныштырабыз!
Быел әлеге көрәшнең онлайн этабында катнашырга барлыгы 60 гариза кабул ителгән иде. Татарстан Язучылар берлегендә үткәрелгән финалистларны барлау җыелышында жюри әгъзалары әлеге гаризаларның барысы белән дә игътибар белән танышып чыктылар һәм өлкәннәр арасыннан да, 18 яшькә кадәр катнашучылар арасыннан да 16 шар финалистны билгеләделәр.
...
Дәвамын укырга »
« 1 2 ... 5 6 7 8 9 ... 18 19 »
Календарь
« Май 2024 » Д С Ч П Җ Ш Я 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31