Җомга, 26.04.2024, 05:39
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9493
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


17:57
XIII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесенә гаризалар кабул итү ачылды!

Хөрмәтле татар интернетчылары!

Татнетны үстерү фонды XIII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" IT-бәйгесенә гаризалар кабул итүне ачык дип белдерә!

Гаризалар 24 нче октябрьдан 25 нче ноябрьга кадәр кабул ителә. Җиңүчеләрне билгеләү (жюри әгъзалары эшчәнлеге): 26 нчы ноябрьдан 31 нче ноябрьга кадәр булачак. Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү декабрь аеның беренче яртысында планлаштырылган.

Быел бәйге 13 тапкыр үткәрелә һәм барлыгы 7 номинациядә катнашырга мөмкин: 

1) "Мәгариф, фән, белем һәм милли тәрбия өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект". Әлеге номинациядә мәгариф, фән, милли тәрбия темаларына багышланган интернет-проектларның авторлары/җитәкчеләре катнаша ала.
2) "Мәдәният, туризм һәм милләтләр дуслыгы өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект". Әлеге номинациядә татар мәдәниятенә, туризмга, Татарстан Республикасы табигатенә багышланган, Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен һәм мәдәниятен саклаучы татар оешмалары/берләшмәләр/шәхесләр булдырган интернет-проектларның авторлары/җитәкчеләре катнаша ала.
3) "Сәясәт, эшмәкәрлек һәм икътисад өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект". Әлеге номинациядә сәясәткә, эшмәкәрлеккә, икътисадка багышланган интернет-проектларның авторлары/җитәкчеләре катнаша ала.
4) "ВКонтакте социаль челтәрендә татарча  иң файдалы һәм популяр төркем/берләшмә". Әлеге номинациядә ВКонтакте социаль челтәрендә язылучылары саны 1000 кешедән күбрәк булган файдалы һәм популяр татарча төркемнәр/берләшмәләрнең авторлары/җитәкчеләре катнаша ала.
5) "Иң файдалы һәм популяр татарча видеоблог/видеоканал". Әлеге номинациядә Youtube, Rutube, Vimeo кебек видеохостингларда татар телендә алып барыла торган видеоблог/видеоканал/видеоподкастлар авторлары/җитәкчеләре катнаша ала.
6) "Иң файдалы һәм популяр татарча мобиль сервис,скрипт яисә кушымта". Әлеге номинациядә татар телендә эшләнгән яисә татар теленә өйрәтә торган файдалы һәм популяр мобиль кушымта, мобиль сервис/скрипт яисә чат-ботларның авторлары/җитәкчеләре катнаша ала.
7) "Татарча Википедияне үстерүдә иң зур өлеш керткән википедияче". Әлеге номинациядә Википедиянең татарча бүлеге үсешенә өлеш кертүчеләр катнаша ала.

ТУЛЫРАК МӘГЪЛҮМАТ (нигезләмә, бәйгедә катнашу өчен гариза формасы) белән бәйгенең рәсми сайтында танышырга тәкъдим итәбез: http://konkurs.belem.ru/node/1012

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/246

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 198 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/67
Эзләү
Календарь
«  Октябрь 2022  »
ДСЧПҖШЯ
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[24.11.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебезнең 8 нче сыйныфында ачык дәрес узды
[25.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Без бергә» балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабы үтте
[23.01.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Джордж Гордон Байронның туган көне билгеләп үтелде
[23.11.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз «Парклар маршы – 2019» конкурсында призер булды
[19.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә мәрхәмәтлелек атналыгы үтте
[15.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Очрашулар көне» узды
[02.04.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелде
[07.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә финанс грамоталылыгы көне билгеләп үтелде
[16.08.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә информатика укытучыларының секция утырышы үтте
[04.12.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Күренекле шагыйрь Сибгат Хәкимнең туган көне билгеләп үтелде
[01.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Белем бәйрәме узды
[30.10.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Эрудит–Клуб» интеллектуаль уены үткәрелде
[22.12.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз бадминтон ярышында катнашты