Статистика
Онлайн барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0
|
 |
2025 нче елның 27 нче августында яшь буынга белем һәм тәрбия бирү системасына керткән зур өлеше, күпьеллык намуслы хезмәте өчен Түбән Көек төп гомум белем бирү мәктәбенең география укытучысы Гыйниятов Илшат Сәлахетдин улы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. |
...
Дәвамын укырга »
|
 |
2025 нче елның 20 нче августында Әтнә районы мәктәпләре базасында педагогларның август киңәшмәсе кысаларында секция утырышлары башлана. Алар 22 нче августка кадәр дәвам итәчәк. Секция утырышлары «Бердәм федераль гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашырганда белем һәм тәрбия сыйфатын күтәрү» («Повышение качества образования и воспитания при реализации единых Федеральных общеобразовательных программ») темасы астында уза. |
...
Дәвамын укырга »
|
 |
2025 нче елның 15 нче августында үзенең 38 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган ветеран укытучы Фазылҗанова Зәйтүнә Фазылҗан кызы бер гасырлык юбилеен билгеләп үтә.
«Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе коллективы Сезне ихлас күңелдән туган көнегез – матур юбилеегыз белән тәбрик итә. Сезгә көтелмәгән куанычлар, бәрәкәтле озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек тели.
|
...
Дәвамын укырга »
|
 |
 |
Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы «Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе сайтының (https://tkoek.ucoz.ru) Интернет киңлекләрен гизә башлавына ундүрт ел булды. |
...
Дәвамын укырга »
|
 |
2025 нче елның 28 нче июнендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды. Мәктәпне дүрт укучы тәмамлады. Аларның шатлыгын уртаклашу өчен тантанага белем һәм тәрбия биргән укытучылары, әниләре килде.
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе коллективы чыгарылыш сыйныф укучыларын истәлекле көннәре белән ихлас котлый. Тормыш юлында үз урыннарын табуларын тели.
Аларга армый-талмый алга барырга, куйган максатларын тормышка ашырырга язсын. Уңышлар юлдаш булсын сезгә, хәерле юллар!
|
...
Дәвамын укырга »
|
 |
2025 нче елның 28 нче маенда 5-8 нче сыйныф укучылары Казан шәһәрендә экскурсиядә булып кайттылар. Алар башкалабызның тарихи истәлекле урыннары белән таныштылар. |
...
Дәвамын укырга »
|
 |
2025 нче елның 20 нче маенда Әтнә муниципаль районы башкарма комитеты, Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге, Бөтендөнья татар конгрессының Әтнә район җирле бүлеге, «ТАТМЕДИА» АҖ «Әтнә таңы» газетасы редакциясе, Әтнә районы «Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы тарафыннан уздырылган «Казан арты – Әтнә төбәге» V районкүләм бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Бәйгедә катнашкан мәктәбебез укучылары Рәхмәтуллина 2 нче дәрәҗә (җитәкчесе Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы), Шиһапова Ф. 3 нче дәрәҗә (җитәкчесе Шакирова Венера Илгизәр кызы), Мөхәммәтгалиев Б. 3 нче дәрәҗә лауреат, Каммерцель Э. дипломант (җитәкчесе Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы) исеменә лаек булдылар. Шулай ук мәктәбебез «Актив катнашучы» Дипломы белән бүләкләнде. |
...
Дәвамын укырга »
|
 |
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Сугыш чоры балалары» муниципаль видеороликлар конкурсында укучыларыбызның уңышлары:
8 нче сыйныф укучылары – «Коллектив эш» номинациясендә 1 нче урын (җитәкчесе – Мөбәрәкшина Л.Р.),
Шиһапова Ф. – 1 нче урын (җитәкчесе – Абдуллина Г.Г.),
Рәхмәтуллина – 2 нче урын (җитәкчесе – Мөбәрәкшина Л.Р.),
Хәкимова А. – 2 нче урын (җитәкчесе – Фәтхрахманова Э.М.),
Фәйзиев – 3 нче урын (җитәкчесе – Хәбибуллин Р.Ш.).
|
...
Дәвамын укырга »
|
 |
2025 нче елның 24 нче маенда яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә нәтиҗәле эшләгәне өчен Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Шәйхиева Гөлнара Тәлгать кызы Әтнә районы башкарма комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. |
...
Дәвамын укырга »
|
 |
Хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм аларның әти-әниләре!
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе коллективы сезне «Соңгы кыңгырау» бәйрәме белән тәбрикли.
Чыгарылыш сыйныф укучыларына шатлык-сөенечләр, зурдан-зур уңышлар, бәхет, дәүләт имтиханнарын бик яхшы билгеләргә биреп, теләгән уку йортларына керүләрен тели.
|
...
Дәвамын укырга »
|
 |
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, 2025 нче елның 8 нче маенда Түбән Көек авылындагы сугыш елларында һәлак булган сугышчылар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә венок куелды, кайткан кунаклар тарафыннан чәчәкләр салынды. 1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чара мәктәпнең актлар залында үтте. Анда тыл ветераннары, укучылар, укытучылар коллективы, авыл халкы һәм кайткан кунаклар катнашты.
Сугыш елларында һәлак булучыларны искә алу чаралары бүген Югары Көек, Яңа Шимбер һәм Иске Шимбер авылларында да узды.
|
...
Дәвамын укырга »
|
 |
2025 нче елның 26 нчы апрелендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары белән Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелде. Укучылар шигырьләр сөйләделәр. Тукай әсәрләренә рәсем күргәзмәсе оештырылды. |
...
Дәвамын укырга »
|
 |
2025 нче елның 25 нче апрелендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары белән Җиңүнең 80 еллыгына карата тәрбия сәгате үткәрелде. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
Календарь
| « Декабрь 2025 » |
| Д |
С |
Ч |
П |
Җ |
Ш |
Я |
| 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | | 29 | 30 | 31 |
|