| «Әтнә сандугачы-2014» җыр бәйгесенең гала-концертында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары да чыгыш ясады. Шәрипов Дәниф һәм Хәкимов Илнар үз төркемнәрендә III дәрәҗә лауреатлар булдылар, дипломнар белән бүләкләнделәр. Гала-концертта катнашучыларның башкару осталыгын Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче «Ак калфак» татар хатын-кызлары берләшмәсе җитәкчесе Кәдрия Идрисова, фольклорчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илгиз Кадыйров, танылган җырчы, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закиров белән бергә мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Хәйретдинов, сәнгать мәктәбе директоры Алия Абдуллина, Әтнә дәүләт драма театры артисты, автор башкаручы Реваль Хисмәтуллин һәм җырчы Руслан Галимуллин билгеләде.
|