|
2016 нчы елның 21 нче сентябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә Халыкара тынычлык көне үткәрелде. Шул уңайдан 2 нче сыйныф укучылары мәктәп укучыларыннан интервью алдылар. Тынычлык турында сөйләшеп, шигырьләр укып, җырлар җырладылар. Әлеге көн Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе карары белән 2002 нче елдан бирле билгеләп үтелә. Бу көнне бөтен илләргә сугыштан һәм ут ачудан туктарга тәкъдим ителә.
|