Җомга, 19.04.2024, 23:41
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9475
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


Бүгенге көн «Иминлек көне» буларак билгеләп үтелде. «Юл билгеләре – безнең дуслар» дигән темага әңгәмә уздырылды. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәү буенча төрле уен-ярышлар үтте. Соңыннан «Юл йөрү кагыйдәләре балалар күзлегеннән» дип аталган асфальтта рәсем ясау конкурсы булды. Саф һавада уеннар да көн кадагыннан төшеп калмады. Скакалкалар белән эстафета үткәрелде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 940 | Өстәде: admin | Дата: 10.06.2018

Лагерьның бүгенге көне «Халыкара дуслар көне» исеме белән узды. Иртәнге аштан соң фельдшер Айгөл апалары балаларга туберкулез авыруы турында сөйләде. «Ачышлар сәгате»ндә рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызында булдылар. Ул «Вот, что значит настоящий верный друг» исемендә чара уздырды. Балаларга төрле уеннар үткәрде, чын дуслык турында аңлатты. Аннан балалар үзләренең дусларына төрле бүләкләр эшләп бирделәр. Соңыннан «Кем матуррак җырлый» ярышы үткәрелде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 895 | Өстәде: admin | Дата: 09.06.2018

Лагерьның бүгенге көне «Музейлар көне» исеме астында узды. Шул уңайдан Тукай Кырлайга юл тоттык. Габдулла Тукайның әдәби-мемориаль музеенда булдык. Сәгъди абзый йортын күзәттек, су буйларын да күздән кичердек. Соңыннан бай йортында да булдык. Юл уңаенда Шиһабетдин Мәрҗани чишмәсендә туктап, саф суларын авыз иттек. Табигатьтә тукталыш ясап, ял итеп, тукланып алырга да вакыт таптык. Бүгенге көнебез бик файдалы һәм күңелле үтте. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 630 | Өстәде: admin | Дата: 08.06.2018

7 нче июнь сәламәтлек көне «Йолдызчык» лагеренда иртәнге зарядка белән башланып китте. Аннан соңгы чаралар спортзалда «Кече олимпия» уеннары белән дәвам итте. «Ачышлар сәгате»ндә Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы рус теле буенча «Морской бой» исемле интеллектуаль уен уздырды. Көннең калган өлеше шашка ярышы белән дәвам итте.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 813 | Өстәде: admin | Дата: 07.06.2018

Лагерьда 6 нчы көнебез дә күңелле генә үтеп китте. Бүгенге көн – «рус теле көне» буларак билгеләп үтелде. Көндәлек шөгыльләрдән соң «ачышлар сәгате» башланды. Кунакларыбызның беренчесе – рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы. Ул А.С. Пушкинга багышланган чара үткәрде. Викторина уздырды һәм Пушкин әкиятләрен аудиоязмада тыңлатты. Балалар да үзләре белгән шигырьләрен яттан укыдылар. Икенче кунагыбызны балалар ашкынып көтеп алдылар. Ул информатика укытучысы Хисмәтуллин Илнур. Укучылар «Информатика дөньясында» дәресендә информатика «диңгезе»нә кереп чумдылар. Илнур абыйлары шул кадәрле итеп аңлата, өйрәтә, аерып та алып булмый балаларны. Соңыннан укучылар Пушкин әкиятләренә иллюстрацияләр ясадылар. Көнебез бик тә файдалы шөгыльләр белән сизелми дә узып китте.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1094 | Өстәде: admin | Дата: 06.06.2018

Лагерьның бишенче көне «Әйләнә-тирә мөхитне саклау көне» исеме белән узды. Линейкадан соң иртәнге зарядка ясадылар. Иртәнге аштан соң төрле чаралар башланды. «Ачышлар сәгате»ндә кунакта география укытучысы Гыйниятов Илшат Сәлахетдин улы булды. Физкультура укытучысы Галиәхмәтов Дамир Мулланур улы футбол буенча дөнья чемпионаты турында сөйләде. Аннан балалар чишмәләргә һәм урманга экскурсиягә чыктылар. «Безнең ягыбызның үсемлекләре һәм хайваннары» дигән викторина үткәрелде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 775 | Өстәде: admin | Дата: 05.06.2018

2018 нче елның 4 нче июне − Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе каршында ачылган җәйге ял лагереның 4 нче көне. Бүгенге көн – «китап көне». Иртәнге линейка, зарядкадан соң көндәгечә «ачышлар сәгате»нә юл тоттык. Кунакта география укытучысы Гыйниятов Илшат Сәләхетдин улы булды. Ул балаларны география серләренә төшендерүне дәвам итте. Икенче кунагыбыз – информатика укытучысы Хисмәтуллин Илнур Рәхимҗан улы. Ул балаларны информатика «диңгезенә» алып кереп китте. Соңыннан китапханәгә юл тоттык. Яңа китаплар белән таныштык, якташ язучыларның китапларын барладык. Китапны саклап тоту кагыйдәләре белән дә таныштык, кроссвордлар чиштек. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 772 | Өстәде: admin | Дата: 04.06.2018

Лагерьның өченче көне «Лагерьны тантаналы ачу» исеме астында үтте. Балалар иртәнге зарядка ясадылар. Иртәнге ашны ашагач, «Йолдызчык» җәйге ял лагерен ачу тантанасы булды. Аннан урамда хәрәкәтле уеннар уйнатылды. Балалар отряд газеталарын чыгарып бетерделәр.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1080 | Өстәде: admin | Дата: 03.06.2018

Лагерьның икенче көне «Мин – дизайнер» исеме астында узды. Линейкадан соң балалар иртәнге зарядка ясадылар. Иртәнге ашны ашагач, төрле мероприятиеләр башланды. «Ачышлар сәгате»ндә кунакта география укытучысы Гыйниятов Илшат Сәлахетдин улы булды. Аннан соң отрядлар газета чыгардылар, җырлар, речевкалар өйрәнделәр.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 723 | Өстәде: admin | Дата: 02.06.2018

2018 нче елның 1 нче июнендә мәктәп яны лагере үзенең эшчәнлеген башлап җибәрде. Бүген «Балаларны яклау көне» уңаеннан район күләмендә зур чара оештырылды. Укучылар шул мероприятиедә катнаштылар. Төрле уеннар уйнадылар, асфальтка рәсемнәр ясадылар. Иң куанычлысы футбол ярышы булды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары 3 нче урынга чыкты. Командада 4 кенә бала иде әле. Шулай булса да бирешмәделәр. Бүгенге көн шулай сизелмичә дә узып китте. Ләкин истә калырлык булды!!!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 982 | Өстәде: admin | Дата: 01.06.2018

Хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм аларның әти-әниләре!

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе коллективы сезне «Соңгы кыңгырау» бәйрәме белән тәбрикли.

Чыгарылыш сыйныф укучыларына шатлык-сөенечләр, зурдан-зур уңышлар, бәхет, дәүләт имтиханнарын бик яхшы билгеләргә биреп, теләгән уку йортларына керүләрен тели.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1368 | Өстәде: admin | Дата: 24.05.2018

2017-2018 нче уку елы барышында төп һәм урта гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында барган XII Спартакиада тәмам. Аның җиңүчеләре билгеле.
Шулай итеп спорт уеннары тәмамланды. Укучылар спортның шахмат, бадминтон, өстәл теннисы, баскетбол, волейбол, хоккей, чаңгы, милли көрәш, мини-футбол, пляж волейболы, җиңел атлетика төре буенча көч сынаштылар. Ел дәвамында җиңүчеләргә очколар куелып, һәр төр буенча урыннар билгеләнеп барды. Гомуми очколарны исәпләп, җиңүчеләр билгеләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 692 | Өстәде: admin | Дата: 23.05.2018

2018 нче елның 21 нче маенда Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре белән кызыклы очрашу узды. Озын җәйге каникуллар алдыннан укучылар өчен бик тә кирәкле чара булды бу. Укучыларга ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан, юл йөрү кагыйдәләрен кисәтү максаты белән театр күрсәтелде. Спектакль барышында укучылардан төрле сорауларга җаваплар да алдылар. Соңыннан районыбызның ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларга инструктаж үткәрделәр. Шундый эчтәлекле, төрле мәгълүматлар белән баетылган чараны оештыручыларга зур рәхмәт. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 890 | Өстәде: admin | Дата: 22.05.2018

« 1 2 3 4 ... 9 10 »
Эзләү
Календарь
«  Апрель 2024  »
ДСЧПҖШЯ
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[07.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Сәламәтлек көне» узды
[12.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне билгеләп үтелде
[04.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Башлангыч сыйныфлар атналыгы» тәмамланды
[15.01.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
«Ел укытучысы – 2020» конкурсының муниципаль этабы узды
[22.04.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесендә катнаштылар
[19.02.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Әлифба бәйрәме» уздырылды
[04.12.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Күренекле шагыйрь Сибгат Хәкимнең туган көне билгеләп үтелде
[14.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәп яны тәҗрибә участогында көзге эшләр дәвам итә
[08.02.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбыз «Иң яхшы сыйныф җитәкчесе» бәйгесендә катнашты
[21.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Тынычлык күгәрчене» акциясендә катнаштылар
[12.02.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә ачык тәрбия сәгате үтте
[28.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Әтнә район суды хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән очраштылар
[01.03.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз спорт ярышларында катнаштылар