Пәнҗешәмбе, 28.03.2024, 18:42
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9425
Статистика

Онлайн барлыгы: 11
Кунаклар: 11
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


2018 нче елның 18 нче маенда XII Спартакиада кысасында уздырылган җиңел атлетика буенча ярышларда Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары командасы 1 нче урын алды һәм кубок белән бүләкләнде. Молодцы! Тренерлары физик тәрбия укытучысы Галиәхмәтов Дамир Мулланур улы. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 793 | Өстәде: admin | Дата: 19.05.2018

2018 нче елның 16 нчы маенда XII Спартакиада кысасында уздырылган пляж волейболы буенча ярышта Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең егетләр һәм кызлар командалары 2 нче урыннарны яуладылар. Әтнә районы төп мәктәпләре арасында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары командасы 3 нче урынны алды. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 909 | Өстәде: admin | Дата: 16.05.2018

2018 нче елның 12 нче маенда XII Спартакиада кысасында уздырылган мини-футбол ярышында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең егетләр командасы 1 нче урын алды һәм кубок белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 663 | Өстәде: admin | Дата: 12.05.2018

Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан, 2018 нче елның 8 нче маенда Түбән Көек авылы һәйкәле янында митинг булды. Анда сугыш һәм тыл ветераннары чакырылды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Җиңү көненә багышлап чыгыш ясадылар. Митинг сугыш елларында һәлак булган сугышчылар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә венок кую белән тәмамланды. Соңыннан башлангыч сыйныф укучылары авылдагы бердәнбер сугыш ветераны Шакирова Наҗия апа белән очраштылар. 
Сугыш елларында һәлак булучыларны искә алу чаралары бүген Югары Көек, Яңа Шимбер һәм Иске Шимбер авылларында да узды. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 757 | Өстәде: admin | Дата: 08.05.2018

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе китапханәсендә китапханәчеләр Шәрәфиева Гөлфия, Әхмәдуллина Эльмира тарафыннан 9 нчы май – Бөек Җиңү бәйрәменә карата күргәзмә эшләп куелды.   

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 667 | Өстәде: admin | Дата: 08.05.2018

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Йосыфов Җиңү көне уңаеннан сугыш еллары темасына багышлап иҗат ителгән шигырь бәйгесендә катнашып рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бәйгене Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге оештырды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1011 | Өстәде: admin | Дата: 07.05.2018

2018 нче елның 26 нчы апрелендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелде. «Тукай безнең күңелләрдә» дип исемләнгән әдәби–музыкаль кичә уздырылды. Кичәдә укучылар Габдулла Тукайның шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр, әсәрләрен сәхнәләштерделәр, көйгә салынган шигырьләрен җырладылар. Кичәдә викторинага нәтиҗә ясалды һәм «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1043 | Өстәде: admin | Дата: 26.04.2018

2018 нче елның 21 нче апрелендә «Ашыт» спорт һәм мәдәният комплексында XII Спартакиада кысасында Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган якташыбыз Хәйруллин Зөлфәт Зөфәр улы призына үткән милли көрәштә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең егетләр командасы II урынны яулады. Җитәкчеләре Галиәхмәтов Дамир Мулланур улы. Барлык укучы егетләребезне, җитәкчеләрен котлыйбыз! 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1003 | Өстәде: admin | Дата: 21.04.2018

2018 нче елның 13 нче апрелендә Арча районы Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбендә РСФСРның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәгыйб Усман улы Халитов исемендәге 2 нче районара «Шушы яктан, шушы туфрактан без» фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Конференциядә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясадылар. Укучыларыбыз Мәрданова 2 нче урын, Гыйниятова 3 нче урын алдылар һәм диплом белән бүләкләнделәр (җитәкчеләре Зарипова Рүзия Сәлих кызы), Йосыфовка сертификат бирелде (җитәкчесе Абдуллина Гөлназ Газиз кызы). 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 969 | Өстәде: admin | Дата: 15.04.2018

2018 нче елның 7 нче апрелендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары арасында «Кошлар безнең дусларыбыз» исемле викторина узды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1049 | Өстәде: admin | Дата: 07.04.2018

Соң булса да уң булсын, диләр безнең якта. Соңрак булса да, Нәүрүз бәйрәме үткәрдек әле 3 нче апрельдә мәктәбебездә. Яз да соңара, әллә безнең каршы алуны көтәме? Ул табигатьтә яз башлану көне. Элгәре заманнардан әби-бабаларыбыз бу бәйрәмне зурлап каршы алганнар. Нәүрүз ул – Яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата. 21 нче март – язның көн белән төн тигезләшкән көне. Бу көнне кызлар һәм малайлар өйдән-өйгә кереп, хуҗаларга такмак-такмазалар әйткәннәр, аларны бәйрәм белән котлаганнар.  5 нче сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе – Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы), технология укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы һәм сәнгать йорты хезмәткәрләре белән әзерләгән бу чара чын мәгънәдә дуслык, шатлык бәйрәменә әйләнде. Матур җырлар җырланды, шигырьләр сөйләнде, биелде, төрле уеннар уйналды. Ә бәйрәмебез ахырында учактагы казанда пешкән ботка, майлы коймак һәм кайнар чәй белән сыйландык. Тәмле булды!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1045 | Өстәде: admin | Дата: 04.04.2018

2018 нче елның 3 нче апрелендә район күләмендә үткәрелгән «Аҗаган–2018» хәрби-спорт уенында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең «Спецназ» командасы төп мәктәпләр арасында 1 нче урынны алды. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1078 | Өстәде: admin | Дата: 03.04.2018

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе китапханәсендә авыл һәм мәктәп китапханәчеләре Әхмәдуллина Эльмира һәм Шәрәфиева Гөлфия тарафыннан 2 нче апрель – Халыкара балалар китабын яклау көнендә «Тылсымлы китап иле» дип исемләнгән балалар иртәсе уздырылды. Бәйрәмдә балалар бөек әкиятче Һанс Христиан Андерсенның тормыш юлы, иҗаты, тылсымлы әкиятләре белән таныштылар. Соңыннан китапханәгә кайткан яңа китапларга күзәтү ясалды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 806 | Өстәде: admin | Дата: 03.04.2018

« 1 2 3 4 5 ... 9 10 »
Эзләү
Календарь
«  Март 2024  »
ДСЧПҖШЯ
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[13.05.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз мини-футбол ярышында II урын алды
[23.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда Сабантуй бәйрәме узды, соңыннан лагерь ябылды
[07.11.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз XII Спартакиада ярышында катнаштылар
[04.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә күренекле шагыйрь Сибгат Хәкимнең 110 еллыгы билгеләп үтелде
[28.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә тыл ветераннарына медаль тапшыру тантанасы узды
[24.02.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелде
[01.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Белем бәйрәме узды
[28.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Габдуллаҗан абыйга «ТАССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесе тапшырылды
[22.09.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Профсоюз укулары» оештырылды
[21.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда Көлке көне узды
[19.11.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыбыз милли көрәш буенча бәйгедә II урын алды
[10.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Китапханәдә «Күңел җылым – хезмәтемдә» исеме астында очрашу үтте
[11.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз Мактау кәгазе белән бүләкләнделәр