Статистика
Онлайн барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0
|
|
2018 нче елның 22 нче ноябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә әти-әниләр җыелышлары узды. Шул ук көнне «Һәрвакыт булсын әни!» исеме астында Аналар көне билгеләп үтелде. Бәйрәм ярыш формасында узды. Укучылар әниләре залга кергәндә аларга яшел һәм кызыл чәчәкләр биреп керттеләр. Шул рәвешле әниләр командаларга бүленделәр. Укучылар үзләре аерым команда булып чыгыш ясадылар. Әниләр уен барышында бишек җырларын, бала тәрбияләү турында татар халык мәкальләрен искә төшерделәр. Ә балалар матур җырлар, шигырьләр, биюләр белән әниләрне котладылар. Уен барышында алар әниләр турындагы җырларны, мәкальләрне хәтерләрендә яңарттылар. Бу бәйгедә җиңелүчеләр булмады, ә дуслык, бердәмлек җиңде. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
|
|