Җомга, 26.04.2024, 09:53
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9493
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


22:35
Татар программистлары бүгенге көндә үзләренә үзләре эш табарга мәҗбүр. Күбесенчә алар урыс проектларында эшли
Белешмә:

Сәләхетдинов Рафиль Рәфкәть улы

Туу урыны: Арча районы Яңа Кырлай авылы
Туган көне: 17 ноябрь 1981 ел
Гаилә хәле: өйләнгән, ике кыз үстерә
Белеме: Казан шәһәренең 41нче лицее (радиомеханика бүлеге), Казан Дәүләт Мәдәният һәм Сәнгать Университетының Менеджмент факультеты

- Рафил. Татар интернетында син ясаган бик уникаль һәм бердәнбер проект эшләп килә. Ул - mugallim.com проекты, укытучылар өчен үз сайтларын ясау мәйданчыгы. Инде бик күп укытучылар үз туган телләрендә әлеге платформада шәхси сайтларын булдырдылар, кайберләре бүгенге көндә хәтта дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" интернет-бәйгесендә катнашалар. Проект турында, аның башлангыч тарихы турында кулланучыларыбызга сөйләп үтсәгез иде.

- Проект идеясе 2011 елның декабрь аенда туды. Мин әзерләгән "Сайт ясау серләре" видеокурсы белән иң күп кызыксынучылар - укытучылар булып чыкты. Аларның күбесе бу курс материаллары белән танышсалар да, үз сайтларын булдыру теләген тормышка ашыра алмыйлар иде. Шул максаттан укытучылар өчен сайтлар ясаучы сайт барлыкка килде. Проектның туган көне дип 2011 елның 30 нчы декабрен атарга мөмкин. Чөнки шушы көнне mugallim.com домены теркәлде. Яңа ел каникулларында исә мәйданчыкта инде беренче сайтлар пәйда булдылар.

- Бүгенге көндә бу проектта ничә укытучы үз сайтын булдырды? Алар арасында кайсыларын аеруча уңышлы дип әйтер идең? Уңышсызлыкка очраган, ярты юлда ташлап калдырган проектлар да очрыймы? Алар белән нишлисез? Mugallim.com бүген дә сайт ясарга теләгән кешеләрдән гаризалар кабул итәме?

- Мәйданчыкта бүгенге көндә 21 сайт уңышлы эшләп килә. Ә барлык ясалган сайтларны санасаң, алары - илледән артык.

2012 нче елдан башлап, проект бөтен теләге булган укытучыларга үз сайтын булдыру мөмкинлеген ачты. Укытучылар гариза бирәләр дә, без аларга кыска вакытта Wordpress идарә итү системасында эшләүче сайт ясап бирәбез. Барлык эшләр, кайсыбер өстәмә түләүле хезмәтләрне санамаганда, бушка башкарыла. Укытучылар алдында бердәнбер таләп - аларга дип ясаган сайтлар даими яңартылып, мәгълүматлар белән тутырылып торырга тиеш.

Ләкин яңа гына ясалган сайтларның күбесе туктап кала - ясала да, ярты юлда калдырыла башлады, алар белән беркем дә шөгыльләнми, яңартып тормый, тутырмый. Моның сәбәбе, күрәсең, укытучыларның вакытлары яки сайт алып бару өчен кирәкле белемнәре булмаудадыр. Ә үз сайтларын булдырырга талпынулары - ниндидер җирле конкурста, бәйгедә катнашу өчен яки аннан да аянычрагы - "кушканга күрә" ясауга кайтып кала, минемчә.

Нәтиҗәдә, мәйданчыкта ясалган сайтларның өчтән ике өлеше эшләп китми. Мондый сайтлар, проект кагыйдәләре буенча, ике ай эчендә юкка чыгарыла. Ә эшләп киткәннәре исә татар интернетын үстерүгә үз өлешен кертәчәк дип өметләнәм. Проект кысаларында ясалган - иң беренче сайтыбыз "Мөгаллим язмалары – Фәрит Вафинның шәхси сайты" (http://vafin.mugallim.com) һәм "Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Загирова Гөлнара Шарипҗан кызының шәхси сайты" (http://zagirova-gulnara.mugallim.com) шундыйлардан дип саныйм. Безнең мәйданчыкта эшләп килүче сайтларның берничәсе "Белем җәүһәрләре" интернет-бәйгесендә даими катнаша. Быел да алар призлы урыннар яулар дип өметләнәм.

- Mugallim.com проекты бүген дә сайт ясарга теләгән кешеләрдән гаризалар кабул итәме?

- Гаризалар һәрдаим килеп тора. Әмма сайт кагыйдәләренә җитди үзгәрешләр кертеләчәк. Үз сайтларын булдырырга теләгән укытучылар, аны тутырырлык мәгълүматлары барлыгын исбат итәргә тиеш булачаклар. Әлеге чара гариза бирүчеләрнең ниятләре җитди булуын исбатлау өчен кирәк.

- Менә шундый күләмле яхшы проектлар ясау өчен нинди белемнәр кирәк? Яхшы татар программисты булу ул нидән гыйбарәт? Әллә яхшы татар проектларын ясау өчен татар булмасаң да, татар телен белмәсәң дә буламы? Интернет челтәрендә татар программистларына ихтыяҗ зурмы? Фикерегезне ишетер идем.

- Мин үземне татар дип санасам да, татар программисты дип санамыйм (көлә). Әмма татар проектларын ясау өчен, әлбәттә, татар булырга кирәк. Татар программистлары бүгенге көндә үзләренә үзләре эш табарга мәҗбүр. Күбесенчә алар урыс проектларында эшли. Ә татар проектлары шәрә энтузиазмда туа. Акча эшләүдән бушаган арада башкарыла.

- Рафил. Бу сорауны бирүем юкка түгел иде. Син әле татар программисты булырга теләгән, сайт ясау серләренә төшенергә теләгән кешеләр өчен "Сайт ясау серләре" дигән махсус видеокурслар да әзерләгән идең. Аларны кулланучылар күпме? Күп кеше кызыксынамы татарча сайт ясау серләре белән?

- Сайт ясау белән кызыксынучылар күп. Ләкин "Сайт ясау серләре" видеокурсы инде искерде. Хәзер сайтлар ясау күпкә җайлырак һәм тизрәк! Мәгълүматлары әзер булса, кечкенә генә сайт ясау өчен 2-3 көн вакыт җитә. Технологияләр бер урында тормый. Шуңа күрә үземнең видеокурсны яңартырга планлаштырам.

- Рафил, татар интернетчылары белмәгән тагын нинди проектларың бар?

- Сайтлар ясау белән шөгыльләнәм. Бер елдан артык үзем оештырган "Ar2Net" сайтлар ясау агынтлыгы (http://ar2net.com) белән идарә итәм. Шәхси сайтым бар (http://rafilsalahutdin.ru), ләкин анда инде елдан артык язганым юк икән, вакыт калмый. Интернет-проектларым шул. Калган вакытым оффлайнда эшмәкәрлек белән шөгыльләнеп уза дисәм дә була...

- Татар интернетчыларын синнән тагын нинди сюрпризлар, нинди проектлар көтә?

- Чираттагысы "Сайт ясау серләре 2.0" - яңартылган һәм тулыландырылган версия. Бу видеокурс махсус белеме булмаганнар өчен сайтны башыннан ахырына кадәр ясап чыгу ысулларын ачар дип планлаштырам.

Шулай ук сайтлар ясарга өйрәнеп, үзенең веб-студиясен булдырырга теләгәннәр өчен вебинарлар циклы оештыру теләгем бар. Кызыксынучылар булса миңа info@ar2net.com электрон почтасына язсыннар. Курслар түләүле булса да, ат бәясе булмас дип уйлыйм.

- Үз сайтын булдырырга һәм танытырга теләгән кешеләргә нинди киңәш-тәкъдимнәр бирер идең?

- Булдырсыннар! Иң мөһиме теләк кирәк. Ә инде сайтларын булдыргач туктап калмасыннар, аны даими тулыландырып торырга һәм халыкка файдалы мәгълүматлар белән тутырырга вакыт һәм рухи көч тапсыннар!

Әңгәмәдәш: Раил Гатауллин

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/26

Категория: Интервью, фикер алышу | Карап чыгулар: 580 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/1
Эзләү
Календарь
«  Октябрь 2013  »
ДСЧПҖШЯ
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[25.08.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Районыбызда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы узды
[18.04.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе командасы милли көрәш буенча II урын алды
[29.01.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз волейбол буенча III урын алдылар
[25.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Сөмбелә бәйрәме үткәрелде
[06.12.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Социаль үзәк ачылуга унбер ел тулды
[18.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз чаңгы ярышында 2 нче урын яулады
[13.09.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе яңа автобуслы булды
[28.03.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз «Без бергә» фестивалендә I дәрәҗә дипломант булды
[23.09.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
9 нчы сыйныфта «Профсоюз һәм без» темасына сыйныф сәгате уздырылды
[12.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыбызга II дәрәҗә диплом тапшырылды
[18.08.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Районыбызда август киңәшмәсе кысаларында секция утырышлары башланды
[20.05.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз җиңел атлетика буенча ярышларда II урын алды
[25.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә профсоюз дәресе уздырылды