Хөрмәтле әдәбият сөюче дуслар!
Быел 6 ноябрьда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры нигез салынуга — 90 ел. Шушы юбилей датасы уңаеннан Татнетны үстерү фонды Тинчурин театры белән үзара хезмәттәшлек итә башлый.
Бүген, 1 октябрьда, XXV #ӘдәбиМарафон старт ала. Кәрим Тинчурин әсәрләрен укырга теләгән катнашучыларга, язучы, драматург Кәрим Тинчурин әсәрләрен укып, алардан кызыктыргыч өзекләрне #әдәбимарафон #КәримТинчурин #Тинчуринтеатры хэштеглары белән үз аккаунтларында урнаштырып барырга кирәк булачак.
Марафон 21 октябрьга кадәр дәвам итә.
#ӘдәбиМарафон проектының актив катнашучыларына Тинчурин театрыннан төрле ташламалар каралган. Ә җиңүчеләрне Тинчурин театры хезмәткәрләре үзләре сайлап алып, аларга шәп бүләкләр тапшырачак. Катнашырга ашыгыгыз!
Чыганак: https://tat-i.net/tt/node/681 |