Җомга, 03.05.2024, 11:42
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9499
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


2017 нче елның 22 нче апрелендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә «Мәрхәмәтле Татарстан» акциясе кысаларында башлангыч сыйныфлар белән «Экологик марафон» исеме астында уен-ярыш узды. Укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр. «Туристик сукмак» буйлап сәяхәт иттеләр.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 599 | Өстәде: admin | Дата: 22.04.2017

2017 нче елның 19 нчы апрелендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә «Мәрхәмәтле Татарстан» акциясе кысаларында информатика укытучысы Хисмәтуллин Илнур Рәхимҗан улы 7-9 нчы сыйныф укучыларына электрон хезмәтләр турында аңлатты. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга да җаваплар алдылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 569 | Өстәде: admin | Дата: 19.04.2017

Табигать − туган йортыбыз. Урманнарны саклауга Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары да үз өлешләрен кертәләр: укучыларыбыз макулатура җыялар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 593 | Өстәде: admin | Дата: 18.04.2017

Биология, химия, география фәннәре атналыгы кысаларында, Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укытучысы Мәхмүтова Алсу Яхиевна биология буенча 6-7 нче сыйныфлар арасында биологик викторина, 5-9 нчы сыйныфлар белән рекордлар көне, 8-9 нчы сыйныфларда «Кем отличник булырга тели?» уены, 5-9 нчы сыйныфларда «Үзебезнең планетабызны саклыйк» дип исемләнгән класс сәгатьләре уздырды.
 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 764 | Өстәде: admin | Дата: 15.04.2017

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә «Биология, география, химия» атналыгы кысаларында химия укытучысы Хисмәтуллин Илнур Рәхимҗан улы 10 нчы апрельдә 8-9 нчы сыйныф укучылары өчен «Алар Дмитрий Иванович Менделеев исеме белән аталган» исемле чара үткәрде. 14 нче апрельдә 8-9 нчы сыйныф укучылары «Металлар», «Неметаллар һәм аларның кушылмалары» темалары буенча төзелгән химик кроссвордлар чиштеләр. Шулай ук химик викторина сорауларына язма җаваплар җыеп алынды.  

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 648 | Өстәде: admin | Дата: 14.04.2017

2017 нче елның 12 нче апрелендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең география укытучысы Гыйниятов Илшат Сәлахетдин улы «Биология, география, химия» атналыгы кысаларында 5-9 нчы сыйныф укучылары белән «Географик сукмак» исеме астында географик викторина үткәрде. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 807 | Өстәде: admin | Дата: 12.04.2017

2017 нче елның 11 нче апрелендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә «Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында укыту-тәрбия процессында заманча белем бирү технологияләре» дип аталган тема буенча яшь педагоглар өчен өйрәтү семинары булып узды. Семинарда районның яшь педагоглары 2 дәрес карадылар: 4 нче сыйныфта инглиз теле (укытучы Зарипова Чулпан Әмир кызы), 6 нчы сыйныфта математика (укытучысы Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы). Соңыннан «ФДББ таләпләренә туры килә торган заманча дәрес» темасы буенча Мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Закирова Гөлшат Марс кызы чыгышы тыңланылды. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 666 | Өстәде: admin | Дата: 11.04.2017

2017 нче елның 10 нчы апрелендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы) «Финанс грамоталылыгы атналыгы» кысаларында Түбән Көек җирле үзидарә хисапчысы Садыйкова Гөлфирә Зиннур кызы белән очраштылар. Ул укучыларны финанс белән бәйле булган күп кенә мәгълүматлар белән таныштырды, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 841 | Өстәде: admin | Дата: 10.04.2017

2017 нче елның 8 нче апрелендә «Ашыт» спорт һәм мәдәният комплексында XI Спартакиада кысасында милли көрәш буенча бәйге узды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Гарифуллин 2 нче урын, Садиров һәм Нуриев 3 нче урыннар алдылар. Командалар арасында укучыларыбыз 3 нче урында.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 695 | Өстәде: admin | Дата: 09.04.2017

2017 нче елның 7 нче апрелендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Шәйхиева Гөлнара Тәлгать кызы) «Барлык һөнәрләр дә яхшы, барлык һөнәрләр дә кирәк» темасына ачык тәрбия чарасы үткәрделәр. Чарага укучыларның әниләре дә чакырылган иде. Чара барышында балалар һөнәрләр турында шигырьләр сөйләделәр, табышмакларга җаваплар эзләделәр. Ә әниләргә үз һөнәрләре буенча төрле сораулар бирелде. Балалар, әниләр белән бергәләп, һөнәрләр турында фикер алыштылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 562 | Өстәде: admin | Дата: 07.04.2017

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә «Биология, география, химия» атналыгы кысаларында химия укытучысы Хисмәтуллин Илнур Рәхимҗан улы 5 нче апрельдә 8-9 нчы сыйныф укучылары катнашында «Химик викторина» уздырды. Аның нәтиҗәсе буенча 8 нче сыйныф укучылары өстен чыктылар. 7 нче апрельдә 8-9 нчы сыйныф укучылары Дмитрий Иванович Менделеевның биографиясе белән таныштылар. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 648 | Өстәде: admin | Дата: 07.04.2017

2017 нче елның 29 нчы мартыннан 2 нче апреленә кадәр Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә Зарипова Рүзия Сәлих кызы тарафыннан технология атналыгы үткәрелде. Башлангыч сыйныфлар арасында уздырылган мәкальләрнең дәвамын табу уенында Йосыфов һәм Рәхмәтуллин үзләренең осталыкларын, «Кем тизрәк» конкурсында Гыйниятова, Мәрданова, Әхмәдуллин тырыш, җитез һәм уңган булуларын күрсәттеләр. Табын бизәү өчен салфетка төрү осталарын барлаганда Йосыфов «Салфетка төрү остасы» исеменә ия булды. Укучыларыбыз һөнәрләргә багышланган номерлардан төзелгән концерт куйдылар. Анда шигырь сөйләүче осталарыбыз Гарифуллин, Аканашева, Шәрипов, Шакирова, Йосыфов, Галиәхмәтова һәм җырчыларыбыз Гыймранова, Әхмәтова, Хәкимов, Аканашев, Сафина, Аскаров чыгыш ясадылар.  

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 651 | Өстәде: admin | Дата: 04.04.2017

2017 нче елның 3 нче апрелендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе китапханәсендә китапханәчеләр Шәрәфиева Гөлфия, Әхмәдуллина Эльмира тарафыннан халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелде. Башлангыч сыйныф укучылары катнашында «Китап алсаң кулыңа, нур сибелер юлыңа» дигән әдәби кичә булып узды. Укучылар Даниянең бөек әкиятчесе Ганс Христиан Андерсенның тормыш юлы белән таныштылар. Укучыларга китапханәгә кайткан яңа китаплар тәкъдим ителде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 563 | Өстәде: admin | Дата: 03.04.2017

« 1 2 3 4 5 6 ... 13 14 »
Эзләү
Календарь
«  Май 2024  »
ДСЧПҖШЯ
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[22.12.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз бадминтон ярышында катнашты
[24.12.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Технология буенча район олимпиадасында укучыбыз призер булды
[11.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз хоккей ярышында 2 нче урынны яуладылар
[05.03.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебезнең техник хезмәткәре чаңгы ярышында 3 нче урын алды
[09.05.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Бөек Җиңүнең 75 нче язы
[16.05.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз пляж волейболы буенча уздырылган ярышта катнаштылар
[06.10.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Ветеран укытучыларыбыз мәктәпкә кунакка килделәр
[29.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә комсомолның туган көне билгеләп үтелде
[26.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелде
[18.08.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Районыбызда август киңәшмәсе кысаларында секция утырышлары башланды
[09.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр үтте
[27.11.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Әниләр көне узды
[03.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә җәйге ял лагере тантаналы ачылды