Җомга, 11.07.2025, 10:34
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10652
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


2017 нче елның 14 нче мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә башлангыч сыйныфлар атналыгының икенче көне «Кызыклы математика» исеме астында математикадан төрле кызыклы биремнәр эшләү белән дәвам иттерелде. Укучылар 4 нче сыйныф җитәкчесе Шәйхиева Гөлнара Тәлгать кызы җитәкчелегендә 2 командага бүленеп төрле биремнәр башкардылар, кроссвордлар чиштеләр, рәсемнәр ясадылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 779 | Өстәде: admin | Дата: 14.03.2017

2017 нче елның 14 нче мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең математика укытучысы Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы тарафыннан «14 нче март – Пи саны көне»нә багышланган чара үткәрелде. Чарада 6-9 нчы сыйныф укучылары катнашты.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 694 | Өстәде: admin | Дата: 14.03.2017

2017 нче елның 14 нче мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә китапханәчеләр Шәрәфиева Гөлфия, Әхмәдуллина Эльмира тарафыннан татар әдәбияты классигы, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Хезмәт Батыры (1932) Галимҗан Ибраһимовның (Галимҗан Гыйрфан улы Ибраһимов) [12.03.1887 – 21.01.1938] тууына 130 ел тулу уңаеннан «Зур шәхес, бөек талант иясе» дигән әдәби кичә уздырылды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 805 | Өстәде: admin | Дата: 14.03.2017

2017 нче елның 11 нче мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә тарих атналыгы кысаларында тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәбибуллин Рамил Шамил улы 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» дигән уен уздырды. Тарих атналыгына нәтиҗә ясалды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 690 | Өстәде: admin | Дата: 11.03.2017

2017 нче елның 1 нче мартыннан 6 нчы мартына кадәр Зарипова Чулпан Әмир кызы тарафыннан инглиз теле атналыгы уздырылды. Укучылар төрле уеннарда үз белемнәрен сынадылар. 4-5 нче сыйныф укучылары арасында лингвистик уен, 2-3 нче сыйныфларда КВН, 7-8 нче сыйныфларда викторина үтте. Инглиз телендә күрсәтелгән мультфильмны укучылар яратып карадылар. Рәсем, стенгазета конкурсларында, ребус, кроссворд чишүдә укучылар актив булдылар. Шулай ук, атналык кысаларында, укучылар олимпиадада катнаштылар. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 941 | Өстәде: admin | Дата: 10.03.2017

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәбибуллин Рамил Шамил улы 5-6 нчы сыйныф укучылары белән тарих фәненнән «Борынгы заман тарихы белгечләре», 5-9 нчы сыйныфлар белән «Үз уеным» дип исемләнгән чаралар уздырды. Атналык дәвам итә...

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1164 | Өстәде: admin | Дата: 10.03.2017

9 нчы март – Барби курчагының туган көне. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә дә, башлангыч сыйныф укучылары белән, бу көн билгеләп үтелде (оештыручы Шакирова Венера Илгизәр кызы). Кызлар үзләренең курчаклары белән мактаныштылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1139 | Өстәде: admin | Дата: 09.03.2017

2017 нче елның 7 нче мартында 8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең 7 нче сыйныф егетләре мәктәбебез кызлары өчен уеннар оештырдылар. Шул ук вакытта укытучы апалар концерт карап ял иттеләр.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 876 | Өстәде: admin | Дата: 07.03.2017

2017 нче елның 4 нче мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә тарих атналыгы кысаларында тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәбибуллин Рамил Шамил улы тарафыннан башлангыч сыйныф укучылырына мәктәп каршындагы Туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырылды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 717 | Өстәде: admin | Дата: 06.03.2017

Аш-су остасы, татар халкының традицион милли ризыкларын әзерләү рецептларын туплаучы, эшкәртүче һәм бастырып чыгаручы, Ленин һәм Халыклар Дуслыгы орденнары, СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең алтын медале белән бүләкләнгән Юныс Әхмәтҗан улы Әхмәтҗанов хөрмәтенә 2017 нче ел «Татар милли ашлары елы» дип игълан ителде. 2017 нче елның 4 нче мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең технология укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы һәм китапханәче Әхмәдуллина Эльмира тарафыннан Юныс Әхмәтҗановның [28.02.1927 – 13.02.1984] тууына 90 ел тулуга багышлап чара уздырылды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 854 | Өстәде: admin | Дата: 04.03.2017

2017 нче елның 3 нче мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары әлифба китабы белән саубуллаштылар. Шул уңайдан укучылар сыйныф җитәкчесе Заһидуллина Розалия Әхәт кызы белән «Әлифба бәйрәме» уздырдылар. Бәйрәм бик матур һәм күңелле үтте.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 778 | Өстәде: admin | Дата: 03.03.2017

3 нче март Бөтендөнья язучылар көне буларак билгеләп үтелә. Аны уздыру турындагы карар «International PEN Club»ның 48 нче конгрессында, 1986 нчы елда, кабул ителә. 1921 нче елда оешкан халыкара язучылар берлеге − ПЕН-клубның башлангычы Лондонга барып тоташа. «PEN» аббревиатурасы Poets, Essayists, Novelists сүзләреннән барлыкка килгән, инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә, ул шагыйрьләр, очерк һәм роман язучылар дигәнне аңлата. Бу көн безнең мәктәбебездә дә билгеләп үтелде. 2 нче сыйныф укучылары белән «Язучылар − хөрмәткә лаек кешеләр» дигән темага түгәрәк өстәл оештырылды (оештыручы Шакирова Венера Илгизәр кызы). Укучылар язучылар белән таныштылар, яңа китаплар турында фикер алыштылар, шигырьләр сөйләделәр.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 835 | Өстәде: admin | Дата: 03.03.2017

2017 нче елның 2 нче мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә экология дәресләре узды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 873 | Өстәде: admin | Дата: 02.03.2017

« 1 2 ... 4 5 6 7 8 ... 13 14 »
Эзләү
Календарь
«  Июль 2025  »
Д С Ч П Җ Ш Я
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[16.02.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыбыз татар әдәбиятыннан республика призеры булды
[26.04.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелде
[02.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
2 нче июнь «Мин – дизайнер» исеме астында узды
[20.01.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Йолдызлы сәгать» уены узды
[01.04.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
5 нче сыйныфларда «Уеннан ― уймак» темасына тәрбия сәгате үткәрелде
[28.11.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Китапханәдә күргәзмә эшләп куелды
[22.04.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә уен-ярыш үтте
[14.10.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[07.09.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә инспекторлар белән очрашу узды
[23.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда Сабантуй бәйрәме узды, соңыннан лагерь ябылды
[11.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Хәрәкәтле уеннар көне» узды
[26.04.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебезнең Туган якны өйрәнү музеенда күргәзмә оештырылды
[13.10.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыларыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды