Пәнҗешәмбе, 26.06.2025, 04:30
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10621
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


2017 нче елның 15 нче февралендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә китапханәче Шәрәфиева Гөлфия тарафыннан татар халкының каһарман улы Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең (Муса Мостафа улы Җәлилов) [15.02.1906 – 25.08.1944] тууына 111 ел тулу уңаеннан «Гомрем минем моңлы бер җыр» дигән әдәби-музыкаль кичә уздырылды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 810 | Өстәде: admin | Дата: 15.02.2017

2017 нче елның 9 нчы февралендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең сәнгать укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы 5-7 нче һәм 8-9 нчы сыйныфлар белән «Көйне таны» уены үткәрде. 5-7 нче сыйныфлар арасында Гыйниятова 1 нче, Әхмәдуллин 2 нче, Мәрданова 3 нче,  8-9 нчы сыйныфлар арасында Әхмәдуллина 1 нче, Василов 2 нче, Шакирова 3 нче урын яуладылар.

 

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 995 | Өстәде: admin | Дата: 09.02.2017

8 нче февраль – Яшь антифашистлар көне уңаеннан Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә «Сугыш елларының каһарман балалары» дип исемләнгән чара үткәрелде. 4 нче сыйныф укучылары герой пионерлар, аларның батырлыклары белән таныштырдылар. Чарада шулай ук «Священная война» җыры тыңланды, батырлык турында мәкальләр әйтелде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 871 | Өстәде: admin | Дата: 08.02.2017

2017 нче елның 8 нче февралендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең сәнгать укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы, иң оста смайлик ясаучыларны барлау нияте белән, абый, әти, бабайларның рәсемнәрен ясау конкурсын игълан итте. 1-4 нче сыйныфлар белән флешмоб уздырды, татарча көйләргә иң оста биючеләрне ачыклады. Гарифуллин, Закиров, Шакирова, Әхмәдуллина бик тырышып биеделәр.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 747 | Өстәде: admin | Дата: 08.02.2017

2017 нче елның 8 нче февралендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең география укытучысы Гыйниятов Илшат Сәлахетдин улы 5-9 нчы сыйныф укучылары белән «8 февраль – Россия фәне көне» дигән кичә уздырды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 793 | Өстәде: admin | Дата: 08.02.2017

2017 нче елның 7 нче февралендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең сәнгать укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы тарафыннан 5-7 нче сыйныфлар белән «Какого цвета музыка» темасына КВН үткәрелде. «Күбәләк» һәм «Сары кояш» дип исемләнгән командалар ярышып, «Сары кояш» җиңеп чыкты. Укучылар төсләргә багышланган сорауларга да җавап бирделәр, уен коралларында да бик оста уйнадылар. Аскаров, Әхмәдуллин, Мәрданова җиңеп чыктылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 728 | Өстәде: admin | Дата: 07.02.2017

2017 нче елның 7 нче февралендә талантлы әдибебез Ибраһим Газиның (Ибраһим Зарифулла улы Мингазиев) тууына 110 ел булу уңаеннан Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары кичә үткәрделәр. Кичәдә язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән киңрәк таныштылар. Китапханәдә булган әсәрләреннән күргәзмә оештырдылар (кичәне оештыручы 1 нче сыйныфның җитәкчесе Заһидуллина Розалия Әхәт кызы).

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1075 | Өстәде: admin | Дата: 07.02.2017

2017 нче елның 7 нче февралендә инглиз язучысы, классик Чарльз Диккенсның тууына 205 ел тулды. Шул уңайдан Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең инглиз теле укытучысы Зарипова Чулпан Әмир кызы 7-9 нчы сыйныф укучыларын язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Чара бик файдалы һәм мавыктыргыч булды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 675 | Өстәде: admin | Дата: 07.02.2017

2017 нче елның 28 нче гыйнварында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә 8 нче сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы) тарафыннан «Бер күрешү − бер гомер» дигән исем астында студентлар белән очрашу кичәсе үткәрелде. Очрашуга мәктәпне төрле елларда тәмамлаган студентлар Василова Эльвира (2013 нче елгы чыгарылыш), Кадимова Надия (2015), Нуриев Альберт (2016), Садриев Ислам (2015), Шакирова Карина (2015), Хафизова Әминә (2015) килде. Алар кызыклы итеп укулары, сайлаган һөнәрләре, яңа коллективта очраган авырлыклар һәм аларны җиңү юллары турында сөйләделәр. Укучылар үзләре өчен файдалы бик күп мәгълүмат алдылар. Очрашуда катнашучылар 2015 нче елда фаҗигале рәвештә һәлак булган КФУ студенты Габдуллаҗанова Гөлия Илдус кызын (2014 нче елгы чыгарылыш) бер минут тынлык белән искә алдылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 975 | Өстәде: admin | Дата: 01.02.2017

2017 нче елның 1 нче февралендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә «Балачак фәлсәфәсе» дип исемләнгән әдәби кичә оештырылды. Ул язучы, шагыйрь, драматург һәм әдәбият белгече, Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш премиясе лауреаты (2002), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2003) Галимҗан Хәмитҗан улы Гыйльмановның 60 яшьлек юбилее хөрмәтенә багышланды. Кичәдә язучының шаян шигырьләре сөйләнде, аның сүзләренә язылган җырлар тыңланды, хикәяләре сәхнәләштерелде (оештыручы 2 нче сыйныф җитәкчесе Шакирова Венера Илгизәр кызы).    

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 744 | Өстәде: admin | Дата: 01.02.2017

2017 нче елның 31 нче гыйнварында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең рәсем сәнгате укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы 5-7 нче сыйныф укучыларын «Девочка по имени Жизнь» дип йөртелгән, тиз арада тушь, каләм, фломастерлар белән график рәсемнәр ясаучы, 17 яшендә вафат булган Надежда Николаевна Рушеваның иҗаты белән таныштырды һәм аның тууына 65 ел тулуны билгеләп уздылар. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 724 | Өстәде: admin | Дата: 31.01.2017

2017 нче елның 31 нче гыйнварында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Заһидуллина Розалия Әхәт кызы «Суык бабай һәм Кар кызы көне»нә багышланган күңелле чара уздырды. Башлангыч сыйныф укучылары бу көннең тарихы белән таныштылар. Чара барышында төрле кызыклы уеннар уйнадылар. Укучылар бик күтәренке кәеф белән таралдылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 732 | Өстәде: admin | Дата: 31.01.2017

2017 нче елның 31 нче гыйнварында шагыйрә Зәкия Туфайлованың (Зәкия Туфаил кызы Шәйхетдинова) тууына 110 ел булу уңаеннан Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары кичә үткәрделәр. Кичәдә шагыйрәнең шигырьләре сөйләнде, табышмак-шигырьләренә җаваплар табылды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1113 | Өстәде: admin | Дата: 31.01.2017

« 1 2 ... 6 7 8 9 10 ... 13 14 »
Эзләү
Календарь
«  Июнь 2025  »
Д С Ч П Җ Ш Я
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[21.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз милли көрәш буенча бәйгедә катнаштылар
[26.05.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен онлайн-режимда соңгы кыңгырау чыңлады
[30.11.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Башлангыч сыйныфларда «Күңелле стартлар» уздырылды
[04.12.2023][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Балалар шагыйре Шәүкәт Галиевның туган көне билгеләп үтелде
[21.12.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә танылган тарихчы Тәэминә Әхмәт кызы Биктимерова белән очрашу кичәсе булды
[19.01.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Алан Милнның туган көне искә алынды
[20.04.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Донор көне билгеләп үтелде
[16.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә парламент дәресе үткәрелде
[09.01.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Эстафета ярышларында Әтнә районы командалары 3 нче урыннарны яуладылар
[08.01.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз милли көрәш буенча бәйгедә кубок алды
[02.03.2024][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Кызлар арасында чаңгы ярышы узды
[19.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Җәмгыять белеме буенча район олимпиадасында укучыбыз призёр булды
[26.04.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
1 нче сыйныф укучылары Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үттеләр