Статистика
Онлайн барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0
|
Төп бит » 2016/2017 нче уку елы яңалыклары
|
2017 нче елның 27 нче гыйнварында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укытучысы Хәбибуллин Рамиль Шамил улы Ленинград блокадасын искә алу максатыннан тәрбия сәгате уздырды. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә төгәл фәннәр атналыгы кысаларында информатика, математика укытучысы Хисмәтуллин Илнур Рәхимҗан улы 24 нче гыйнварда 7-9 нчы сыйныф укучылары катнашында «Математик аукцион» уздырды. 27 нче гыйнварда 6-9 нчы сыйныф укучыларыннан төзелгән 4 команда информатик эстафетада көч сынаштылар.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
2017 нче елның 25 нче гыйнварында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә төгәл фәннәр атналыгы кысаларында математика укытучысы Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы 5-9 нчы сыйныф укучылары катнашында «Көчсез звено» уены үткәрде. Уенда Нуриев җиңүче булды.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
2017 нче елның 25 нче гыйнварында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе китапханәсендә, татар һәм рус телендә «Татар поэзиясе антологиясе»нең беренче басмасы нәшер ителүгә 60 ел тулу уңаеннан, китапханәче Шәрәфиева Гөлфия тарафыннан әдәби чара уздырылды.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
Төгәл фәннәр атналыгы кысаларында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең физика укытучысы Гыйниятов Илшат Сәлахетдин улы 7 нче сыйныф укучылары белән физика фәненнән «Умники и умницы», 9 нчы сыйныфлар белән «Нәрсә? Кайда? Кайчан?», 8 нче сыйныфлар белән «Физикада зиһен базары» уеннары үткәрде. Атналык дәвам итә...
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
2017 нче елның 23 нче гыйнварында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укытучысы Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы «Кул белән язу көне»нә (День ручного письма) багышланган чара уздырды. Укучылар арасында матур язу конкурсы үткәрелде һәм үрнәк язулар күргәзмәгә куелды.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
2017 нче елның 21 нче гыйнварында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә Хәбибуллин Рамиль Шамил улы тарафыннан Татарстан Республикасының Дәүләт киңәшчесе, «Яңарыш» республика фонды Попечительләр Советы рәисе, Татарстанның беренче Президенты − Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә 80 яшь тулу уңаеннан укучыларга класстан тыш чара уздырылды.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
2017 нче елның 21 нче гыйнварында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә халыкара кочаклашу көне уңаеннан башлангычлар белән күңелле чара узды. Укучылар кочаклашу көне тарихы белән таныштылар. Чара төрле уен һәм биюләр белән үрелеп барды. Укучылар чарадан көн буена җитәрлек күтәренке кәеф алдылар.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
2017 нче елның 20 нче гыйнварында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә төгәл фәннәр атналыгы кысаларында математика укытучысы Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы башлангыч сыйныф укучылары белән «Йолдызлы сәгать» уены үткәрде.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә төгәл фәннәр атналыгы кысаларында информатика, математика укытучысы Хисмәтуллин Илнур Рәхимҗан улы 17 нче гыйнварда 8-9 нчы сыйныф укучылары белән информатикага кагылышлы ребуслар чишү оештырды, 20 нче гыйнварда 7-9 нчы сыйныф укучылары белән математик викторина үткәрде.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
2017 нче елның 19 нчы гыйнварында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныфлары өчен, инглиз теле укытучысы Зарипова Чулпан Әмир кызы тарафыннан язучы Алан Александр Милн (Alan Alexander Milne) тууына 135 ел булу уңаеннан «Алан Милн и все-все-все» чарасы үткәрелде. Укучылар язучының биографиясен өйрәнделәр, «Винни-Пух» әкияте турында файдалы мәгълүматлар алдылар.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
2017 нче елның 18 нче гыйнварында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә 8 нче сыйныф укучыларының әти-әниләре өчен җыелыш булып үтте. Җыелышта район мәгариф бүлеге психологы Фазылҗанова Лидия Рафил кызы чыгыш ясады.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
2017 нче елның 18 нче гыйнварында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә төгәл фәннәр атналыгы кысаларында математика укытучысы Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы тарафыннан 5-6 нчы сыйныф укучылары катнашында «Математик көч сынашу» дигән уен-ярыш үткәрелде.
|
...
Дәвамын укырга »
|
« 1 2 ... 7 8 9 10 11 ... 13 14 » |
|
Календарь
« Май 2024 » | Д | С | Ч | П | Җ | Ш | Я | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|