Дүшәмбе, 12.05.2025, 23:52
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10505
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


2016 нчы елның 19 нчы декабрендә китапханәче Әхмәдуллина Эльмира 1 нче сыйныф укучыларын кунакка чакырды. Ул китапханә һәм андагы китаплар белән таныштырды, китапларны саклап тоту кагыйдәләрен аңлатты. Балалар төрле кызыклы сорауларга һәм табышмакларга җавап бирделәр, уеннар уйнадылар. Соңыннан китапханәче истәлекле бүләкләр тапшырды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1052 | Өстәде: admin | Дата: 19.12.2016

1967 нче елның 9 нчы декабрендә Казан циркының яңа бинасын ачу тантанасы була. Борынгы Кремль калкулыгында урнашкан бөтен халыкны үзенә җәлеп итеп торган «оча торган тәлинкә» хәзерге заман шәһәр йөзенең тартып алгысыз, үзенчәлекле төп билгесе булып тора.
Бүген сәнгать укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы җитәкчелеге белән оештырылган укучыларыбызның чыгышлары, цирк номерлары белән тамашачыларны әсир иттеләр. Чыгыш ясаган балалар үзләрен бер мизгелдә генә булса да аренадагы артистлар кебек тоттылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 704 | Өстәде: admin | Дата: 13.12.2016

2016 нчы елның 13 нче декабрендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәбибуллин Рамиль Шамил улы тарафыннан Кеше хокуклары көне билгеләп үтелде, 5-8 нче класс укучылары катнашында «Яшәеш һәм хокук» дип исемләнгән уен-викторина оештырылды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 805 | Өстәде: admin | Дата: 13.12.2016

2016 нчы елның 12 нче декабрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә китапханәчеләр тарафыннан Татарстанның халык шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе якташыбыз Сибгат Хәкимнең (Хәкимов Сибгат Таҗи улы) тууына 105 ел тулу уңаеннан «Туган як – мәңгелек моңым» дип исемләнгән әдәби кичә уздырылды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 848 | Өстәде: admin | Дата: 12.12.2016

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе планы нигезендә, тәҗрибә уртаклашу максатыннан, график буенча ачык дәресләр башланды. Беренче ачык дәрес 4 нче сыйныфта инглиз теле булды. Укытучысы Зарипова Чулпан Әмир кызы.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 702 | Өстәде: admin | Дата: 09.12.2016

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе китапханәсендә 2016 нчы елның 9 нчы декабрендә коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан күргәзмә эшләп куелды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 759 | Өстәде: admin | Дата: 09.12.2016

2016 нчы елның 9 нчы декабрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан сыйныф сәгатьләре узды. Укучыларыбыз коррупцияне тәнкыйтләп рәсем, плакатлар ясадылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 905 | Өстәде: admin | Дата: 09.12.2016

2016 нчы елның 8 нче декабрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә татар әдибе, прозаик һәм драматург, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының халык шагыйре Әхсән Баянның (Әхсән Фәтхелбаян улы Баянов) туган көне искә алынды. Башлангыч сыйныф укучылары тарафыннан эчтәлекле һәм файдалы сценарий тәкъдим ителде. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 710 | Өстәде: admin | Дата: 08.12.2016

2016 нчы елның 6 нчы декабрендә инвалидлар ункөнлеге кысаларында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укытучы Абдуллина Гөлназ Газиз кызы тарафыннан «Изгелек ул – беркайчан да тузмый торган хәзинә» исеме астында класстан тыш чара уздырылды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 749 | Өстәде: admin | Дата: 07.12.2016

2016 нчы елның 6 нчы декабрендә Түбән Көек авылында урта гомуми белем бирү мәктәбен үз эченә алган социаль үзәк ачылуга сигез ел тулды. 2008 нче елның 6 нчы декабрендә социаль үзәкне ачуга Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев килгән иде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 825 | Өстәде: admin | Дата: 06.12.2016

2016 нчы елның 2 нче декабрендә район күләмендә узган волейбол ярышында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең егетләр командасы 2 нче урынны яуладылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 780 | Өстәде: admin | Дата: 05.12.2016

Декабрь ае – шәфкатьлелек ае. Мәктәбебездә дә шәфкатьлелек акциясе башланып китте. Матур традиция буенча Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә 30 нчы ноябрь һәм 1 нче декабрьдә хәйрия ярминкәсе узды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 732 | Өстәде: admin | Дата: 01.12.2016

2016 нчы елның 28 нче ноябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә шаулап-гөрләп Әниләр бәйрәме узды. Укучылар тарафыннан әзерләнгән бәйрәм кичәсен әниләр бик җылы кабул иттеләр. Бәйрәм кичәсендә укучыларыбыз үзләренең җыр-моңнарын, дәртле биюләрен әниләренә тапшырдылар. Мәктәпнең театр түгәрәге дә читтә калмады, үзләренең чыгышлары белән бәйрәм кичәсен тагын да җанландырып җибәрделәр. Ә иң соңыннан әниләргә, балалар үзләренең күңел җылысы белән эшләгән, чәчәкләр бүләк иттеләр.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 791 | Өстәде: admin | Дата: 29.11.2016

« 1 2 ... 9 10 11 12 13 14 »
Эзләү
Календарь
«  Май 2025  »
Д С Ч П Җ Ш Я
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[24.02.2024][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Аҗаган – 2024» хәрби-спорт уены узды
[15.02.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Әлифба бәйрәме» үтте
[27.01.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Блокада икмәге» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар
[31.01.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Суык бабай һәм Кар кызы көне» билгеләп үтелде
[26.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелде
[03.03.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Әлифба бәйрәме» үтте
[14.06.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагере: 12 нче көн
[12.01.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә С.П. Королевның туган көне искә алынды
[22.05.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез укучылары һәм укытучылары походка бардылар
[25.08.2023][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебезнең автобус йөртүчесенә Рәхмәт хаты тапшырылды
[14.02.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз чаңгы ярышында III урын яулады
[08.01.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз шахмат ярышында катнаштылар
[22.09.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Профсоюз укулары» оештырылды