|
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе каршындагы «Йолдызчык» ял һәм хезмәт лагеренда 19 нчы июнь көне дә бик файдалы һәм күңелле үтте. Экология елы уңаеннан, «Әйләнә-тирәне чүп-чардан арындыр» дигән шигарә астында, төрле әйбер калдыкларыннан муенса, беләзек, йөзекләр ясадык. Лагерь ябылуга әзерлек эшләре алып бардык: җырлар, биюләр өйрәндек. |