Статистика
Онлайн барлыгы: 13 Кунаклар: 13 Кулланучылар: 0
|
|
2017 нче елның 1 нче июнендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә «Йолдызчык» ял һәм хезмәт лагере үзенең яңа сезонын башлап җибәрде. Бу көн «Балаларны яклау көне»нә багышланды. Балалар белән төрле күңелле уеннар уйналды, җыр-бию тынып тормады. Бүгенге көнгә багышлап рәсемнәр, плакатлар да ясадык. Соңыннан китапханәчеләр тарафыннан «Балачак китап белән ямьле» исеме астында кичә үткәрелде. Шунда ук Бари Рәхмәтнең тууына 120 ел тулуы искә алып кителде. Китапханәчеләр балаларны яңа китаплар белән таныштырдылар. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
|
|