Статистика
Онлайн барлыгы: 3 Кунаклар: 3 Кулланучылар: 0
|
|
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе каршында ачылган «Йолдызчык» ял һәм хезмәт лагереның 7 нче көне «Табигатьне өйрәнәбез» исеме астында узды. Иртәнге аштан соң җыенып, Ашыт буена походка кузгалдык. Балалар үзләре белән кармакларын да алдылар. Көн дә бик матур булды. Ашыт буйларын күзәттек. Кондызларның ояларын да, алар кимергән юан агачларны да игътибарсыз калдырмадык. Балалар балык каптырган арада учак ягып җибәрдек. Соңыннан балык шулпасы пешердек. Түгәрәк табын артында гөр килеп сыйландык. Табигатькә сокланып, рәхмәтләр әйтеп мәктәпкә юл алдык. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
|
|