Якшәмбе, 22.06.2025, 05:13
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10612
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


2019 нчы елның 30 нчы апрелендә Әтнә районы мәктәпләре арасында XIII Спартакиада кысаларында уздырылган шахмат буенча бәйгедә тугызьеллык мәктәпләр арасында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Йосыфов I урын яулады. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1041 | Өстәде: admin | Дата: 06.05.2019

2019 нчы елның 29 нчы апрелендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең 5 нче һәм 7 нче сыйныфларында «Тарихи мирасыбыз» проект эше кысаларында «Милли йолаларыбыз: балага исем кушу» дигән темага ачык тәрбия чарасы уздырылды (сыйныф җитәкчесе Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы). Чарага Илшат хәзрәт чакырылган иде. Ул балага исем кушу тәртибе белән таныштырды. Шулай ук әниләр чыгышы да тыңланды. Укучылар һәм чакырылган кунаклар Зарипова Рүзия пешергән тәмле әлбәдән дә авыз иттеләр.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1063 | Өстәде: admin | Дата: 30.04.2019

2019 нчы елның 26 нчы апрелендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, укучылар арасында шигырь сөйләү конкурсы уздырылды. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1064 | Өстәде: admin | Дата: 26.04.2019

2019 нчы елның апрель аенда график нигезендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең 1–8 нче сыйныф укучылары проект эшләре якладылар. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1102 | Өстәде: admin | Дата: 25.04.2019

2019 нчы елның 24 нче апрелендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең 9 нчы сыйныфында ачык тәрбия чарасы уздырылды. Сыйныф җитәкчесе Хәбибуллин Рамиль Шамил улы белән бергә укучылар бәхетне нәрсәдә күрүләре турында фикер алыштылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 712 | Өстәде: admin | Дата: 24.04.2019

2019 нчы елның 20 нче апрелендә районда «Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсы булды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Шакирова, Әхмәдуллина, Гыймранов, Мөхәмәтгалиев уңышлы чыгыш ясадылар һәм грамота белән бүләкләнделәр (җитәкчеләре Гыйниятов Илшат Сәлахетдин улы).

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1109 | Өстәде: admin | Дата: 22.04.2019

2019 нчы елның 19 нчы апрелендә XIII Спартакиада кысасында милли көрәш буенча бәйге узды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Аканашев, Закиров 1 нче урыннарны, Аскаров, Мөхәммәтгалиев, Шәрипов 2 нче урыннарны, Әхмәдуллин, Гарифуллин, Шиһапов 3 нче урыннарны яуладылар. Командалар арасында укучыларыбыз 3 нче урында.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1007 | Өстәде: admin | Дата: 22.04.2019

2019 нчы елның 12 нче апрелендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең физика укытучысы Гыйниятов Илшат Сәлахетдин улы 7-9 нчы сыйныф укучылары белән «12 нче апрель – Космонавтика көне» дигән кичә үткәрде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1166 | Өстәде: admin | Дата: 12.04.2019

2019 нчы елның 12 нче апрелендә мәктәбебездә «Дәрестән тыш эшчәнлектә укучыларның логик фикерләрен үстерү» темасына башлангыч сыйныф укытучылары өчен фәнни-практик семинар уздырылды. Семинарда укытучыларыбыз Шакирова В.И., Шәйхиева Г.Т., Абдуллина Г.Г., Заһидуллина Р.Ә. төрле юнәлештәге дәрестән тыш эшчәнлек уздырып үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

 

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1030 | Өстәде: admin | Дата: 12.04.2019

2 нче апрель – Халыкара балалар китабы көне уңаеннан Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе һәм авыл китапханәчеләре Шәрәфиева Гөлфия һәм Әхмәдуллина Эльмира тарафыннан китапханәдә «Әкиятләр иленә сәяхәт» дип исемләнгән балалар иртәсе уздырылды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1205 | Өстәде: admin | Дата: 02.04.2019

2019 нчы елның 29 нчы мартында Олы Әтнә урта гомуми белем мәктәбендә экологик конференция булды. Мәктәбебез укучылары Мәрданова һәм Гыйниятова уңышлы чыгыш ясадылар. Икесе дә 3 нче дәрәҗә грамотага лаек булдылар. Җитәкчеләре: Зарипова Рүзия Сәлих кызы һәм Гыйниятов Илшат Сәлахетдин улы. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1005 | Өстәде: admin | Дата: 01.04.2019

2019 нчы елның 23 нче мартында «Ашыт» спорт һәм мәдәният комплексында Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган якташыбыз Зөлфәт Хәйруллин истәлегенә милли көрәш бәйгесе узды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Аканашев, Әхмәдуллин, Закиров, Шәрипов 2 нче урыннарны, Гарифуллин, Насыйров, Кадыйров, Йосыфов, Гыймранов 3 нче урыннарны яуладылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 946 | Өстәде: admin | Дата: 01.04.2019

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Сафина республика күләмендә уздырылган «30 лет подвигу, 30 лет памяти» дигән конкурста катнашып диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе китапханәче Әхмәдуллина Эльмира Мәксүт кызы.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1182 | Өстәде: admin | Дата: 01.04.2019

« 1 2 3 4 5 ... 7 8 »
Эзләү
Календарь
«  Июнь 2025  »
Д С Ч П Җ Ш Я
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[12.12.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз билбау көрәше буенча ярышта катнашты
[13.12.2023][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә сәламәт туклану атналыгы бара
[16.12.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез командасы III урын алды
[12.05.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз мини-футбол ярышында кубок алды
[08.02.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз хоккей ярышында 3 нче урынны яуладылар
[21.02.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Туган тел көне билгеләп үтелде
[06.12.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Социаль үзәк ачылуга ундүрт ел тулды
[15.11.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Географик диктант» халыкара агарту акциясе узды
[17.02.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз республикакүләм бәйгедә 2 нче урын алды
[09.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Халыкара грамоталылык көне билгеләп үтелде
[19.01.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Алан Милнның туган көне искә алынды
[31.03.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә ата-аналар җыелышы узды
[26.12.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Якынлашып килүче Яңа ел белән!