Статистика
Онлайн барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0
|
Төп бит » 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары
|
2019 нчы елның 12 нче февралендә мәгариф өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм Әтнә муниципаль районының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәне өчен Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе директоры Кадимова Сөмбел Мулланур кызы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2019 нчы елның 8 нче февралендә район үзәгендә сыйныф җитәкчеләренең һөнәри осталык бәйгесенең муниципаль этабы үтте. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең 8 нче сыйныфын җитәкләүче Гыйниятов Илшат Сәлахетдин улы лауреат булды һәм грамота белән бүләкләнде. Илшат Сәлахетдин улын чын күңелдән котлыйбыз. Авыр һәм җаваплы эшендә уңышлар телибез. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2019 нчы елның 26 нчы гыйнварында XIII Спартакиада уеннары кысаларында узган хоккей ярышында Әтнә районы төп мәктәпләре арасында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең егетләр командасы 3 нче урын алды. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2019 нчы елның 7 нче гыйнварында «Ашыт» спорт һәм мәдәният комплексында XIII Спартакиада кысасында өстәл теннисы буенча бәйге узды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Сафина һәм Мөхәммәтгалиев 2 нче урыннарны алдылар. Мәктәп командасы 1 нче урынны яулады һәм кубок белән бүләкләнде. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2018 нче елның декабрь аенда «Таң» хуҗалыгында Кыш бабай призына милли көрәш буенча бәйге узды. Анда 5 районнан 119 яшь көрәшче бил алышты. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Аканашев 3 нче урын яулады. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
Татар теле буенча үткәрелгән олимпиаданың район турында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Йосыфов (укытучысы Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы) җиңүче, Галиәхмәтова (укытучысы Кәбирова Гөлсем Сәлихҗан кызы) призёр булдылар. Чын күңелдән котлыйбыз, уңышлар телибез! |
|
|
2018 нче елның 28 нче декабрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә 5-9 нчы сыйныф укучылары катнашында яңа ел бал-маскарады үтте. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
Хөрмәтле сайтыбыз кунаклары!
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе коллективы сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрикли. Сезгә иминлек һәм бәхет белән тулы көннәр, эшегездә һәм тормышыгызда зурдан-зур уңышлар теләп кала.
Яңа 2019 нчы ел барыгызга да бетмәс-төкәнмәс шатлыклар, яңалыклар алып килсен! Юлларыгыз һәрвакыт уң, уй-хыялларыгыз якты, сәламәтлегегез корычтай нык булсын! Яңа ел кичендә теләгән барлык теләкләрегез кабул булсын!
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
Физик тәрбия буенча үткәрелгән олимпиадада Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Әхмәдуллин (укытучысы Галиәхмәтов Дамир Мулланур улы) призёр булды. Чын күңелдән котлыйбыз, уңышлар телибез! |
|
|
Җәмгыять белеме фәне буенча үткәрелгән олимпиадада Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Аскаров (укытучысы Хәбибуллин Рамил Шамил улы) призёр булды. Чын күңелдән котлыйбыз, уңышлар телибез! |
|
|
2018 нче елның 17 нче декабрендә Казан шәһәрендә «IT-чемпион» республика конкурсының беренче этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Аны оештыручылар − ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Насыров «Иң актив мәктәп укучысы» («Самый активный школьник») номинациясендә җиңү яулап диплом һәм кыйммәтле бүләккә ия булды. Шулай ук конкурс нәтиҗәләре буенча «Тату сыйныф» («Дружный класс») номинациясендә мәктәбебезнең 5 нче сыйныфы (сыйныф җитәкчесе Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы) һәм 8 нче сыйныфы (сыйныф җитәкчесе Гыйниятов Илшат Сәлахетдин улы) җиңү яуладылар. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
Узган атнада «Ашыт» спорт һәм мәдәният комплексында спорт мәктәбе һәм мәгариф бүлеге җитәкчелеге, мәктәп директорлары, тренерлар һәм физкультура укытучылары катнашында спартакиадага әзерлек кысаларында киңәшмә узды. Аның барышында XII Спартакиада нәтиҗәләренә йомгак ясалды һәм җиңүчеләргә 5, 7 һәм 10 меңлек сертификатлар тапшырылды. Төп гомуми белем мәктәпләре арасында 1 нче урынга Түбән Көек, 2 нче урынга Олы Мәңгәр һәм 3 нче урынга Яңа Шашы мәктәпләре лаек дип табылды. Урта гомуми белем мәктәпләре арасында 1 нче урында Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы, 2 нче урында Күңгәр мәктәбе һәм 3 нче урында Олы Әтнә мәктәбе. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
|
|