Сишәмбе, 16.04.2024, 18:55
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9466
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


2018 нче елның 17 нче ноябрендә Наласа мәктәбендә «Игенче» агрофирмасы» ҖЧҖ призына милли көрәш буенча бәйге узды. Анда составына Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары кергән Әтнә районы командасы да катнашты. Арча муниципаль районы беренчелегенә уздырылган бәйгедә Аскаров үз авырлыгында 2 нче урын алды, «Арча» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән медаль һәм грамота белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1001 | Өстәде: admin | Дата: 19.11.2018

2018 нче елның 29 нчы октябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе һәм авыл китапханәчеләре тарафыннан комсомолга 100 ел тулу уңаеннан «Үткәннәрнең якты хатирәсе» дип исемләнгән күргәзмә эшләп куелды. Укучыларга комсомол оешмасы турында мәгълүмат җиткерелде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1002 | Өстәде: admin | Дата: 29.10.2018

2018 нче елның 27 нче октябрендә Татарстан Республикасы армия, авиация һәм флотка ярдәм итү ирекле җәмгыяте (ДОСААФ) төбәк иҗтимагый-дәүләт берләшмәсенең Арча җирле оешмасы призына милли көрәш буенча бәйге узды. Анда составына Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Закиров, Аскаров, Аканашев, Гарифуллин кергән Әтнә районы командасы да катнашты. Арча муниципаль районы беренчелегенә уздырылган бәйгедә Закиров үз авырлыгында 2 нче урынга лаек булды, «Арча» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән медаль һәм грамота белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 894 | Өстәде: admin | Дата: 29.10.2018

2018 нче елның 26 нчы октябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә суд хезмәткәрләре белән очрашу узды. Җәмәгать судьясы Тимур Илгизәр улы Шәйхиев, судья ярдәмчесе Алия Җәүдәт кызы Сафиуллина, суд администраторы Марсель Равил улы Фәйзрахманов суд эше, аның эшчәнлеге белән якыннан таныштырдылар, төрле терминнарга аңлатмалар бирделәр, бу эшнең нечкәлекләре турында сөйләделәр. Түбән Көек һәм Күлле Киме мәктәпләренең 7-9 нчы сыйныф укучылары үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, үзләре дә викторина сорауларына җавап бирделәр.     

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1057 | Өстәде: admin | Дата: 28.10.2018

2018 нче елның 24 нче октябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә Уңыш бәйрәме узды. Бәйрәмгә кыр батырлары Шәйхиев Рәис, Әхмәтгалиев Зөлфәт, Шакиров Рәшит кунакка чакырылды. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар, кыр батырларына җыр-биюләрен бүләк иттеләр. Уңыш бәйрәме уңаеннан һәр сыйныф көзге уңыштан композицияләр ясадылар, тәмле ризыклар пешереп алып килделәр. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 680 | Өстәде: admin | Дата: 24.10.2018

2018 нче елның 16 нчы октябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәбибуллин Рамил Шамил улы тарафыннан «Парламент, җәмгыять һәм мин» дигән парламент дәресе үткәрелде. Дәрескә авыл җирлеге депутатлары чакырылган иде. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1156 | Өстәде: admin | Дата: 16.10.2018

Һәр якның, һәр төбәкнең матур кешеләре бар. Төскә-биткә генә түгел, үзләренең күркәм эшләре, тоткан кыйблалары белән киләчәк буыннарга үзләреннән тирән эз калдыручы шәхесләр алар. Безнең Түбән Көек төп мәктәбенең, авылыбызның шундый мәртәбәле шәхесләреннән берсе – Нигъмәтҗанов Габдуллаҗан Сәлихҗан улы белән 11 нче октябрь көнне очрашу уздырылды. Бу очрашуда ул үзенең тормыш юлы, укытучы һөнәрен сайлавы турында сөйләде. Фенологик күзәтүләр алып баруы, туган як тарихын өйрәнүе, хәбәрче буларак та мәкаләләр язуын искәртте. Бу очрашуда аның тирә-якка даны таралган дендрариесында үскән 60лап агач һәм куакның төрләреннән ясалган гербариеннан күргәзмә оештырылды. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1319 | Өстәде: admin | Дата: 11.10.2018

2018 нче елның 9 нчы октябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары үзләренең укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар һәм алар хөрмәтенә концерт куйдылар. Бәйрәм барышында укытучылар төрле бәйгеләрдә катнаштылар.  

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 848 | Өстәде: admin | Дата: 09.10.2018

2018 нче елның 5 нче октябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә «Үзидарә көне» үтте. 9 нчы сыйныф укучылары бик теләп дәрес бирергә теләк белдерделәр. Укучылар үз эшләренә бик җитди карадылар һәм уңышлы башкарып чыктылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 765 | Өстәде: admin | Дата: 05.10.2018

2018 нче елның 4 нче октябрендә яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә нәтиҗәле эшләгәне өчен Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең география укытучысы Гыйниятов Илшат Сәлахетдин улы район мәгариф бүлегенең Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 987 | Өстәде: admin | Дата: 05.10.2018

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. 2018 нче елның 1 нче октябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә дә Өлкәннәр көне уздырылды. Бәйрәмгә укучыларыбызның әби-бабайлары һәм ветеран укытучыларыбыз чакырылды, алар хөрмәтенә концерт куелды. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1057 | Өстәде: admin | Дата: 01.10.2018

2018 нче елның 25 нче сентябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары тарафыннан Сөмбелә бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм барышында барлык укучылар тырышлыгы белән бәйрәм газетасы чыгарылды. Аның өчен укучылар табигый материалларны кулландылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1496 | Өстәде: admin | Дата: 25.09.2018

2018 нче елның 15 нче сентябрендә район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында, «Татарстан кроссы – 2018» йөгерү көне кысаларында, җиңел атлетика кроссы буенча район беренчелеге уздырылды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары бик теләп катнаштылар һәм уңышлар белән кайттылар. Укучыларыбыз Закиров 1 нче, Әхмәдуллин 3 нче урыннарны яуладылар.   

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1079 | Өстәде: admin | Дата: 17.09.2018

« 1 2 ... 5 6 7 8 »
Эзләү
Календарь
«  Апрель 2024  »
ДСЧПҖШЯ
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[04.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Китап көне» узды
[27.08.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Районыбызда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы узды
[23.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды
[01.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Башлангыч сыйныфлар «Тамчы-шоу» уенында катнаштылар
[11.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз Мактау кәгазе белән бүләкләнделәр
[19.09.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз җиңел атлетика кроссында катнаштылар
[27.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Якынлашып килүче Яңа ел белән!
[18.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз чаңгы ярышында 2 нче урын яулады
[05.07.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Сайтка тугыз яшь тулды
[22.11.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез сайты дипломант булды
[13.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр үтте
[24.05.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Казанда «IT-чемпион» конкурсының җиңүчеләрен бүләкләделәр
[05.12.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Математика буенча район олимпиадасында укучыбыз призер булды