Шимбә, 27.04.2024, 10:32
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9496
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


2018 нче елның 14 нче декабрендә узган XIII Спартакиадада бадминтон ярышы буенча Әтнә районы төп мәктәпләре арасында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары командасы 2 нче урынны яулады. Укучыларыбыз Әхмәдуллин III, Мәрданова һәм Кадыйров II урыннарны алдылар. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 687 | Өстәде: admin | Дата: 17.12.2018

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе һәм авыл китапханәчеләре тарафыннан 2018 нче елның 12 нче декабрендә Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан күргәзмә эшләп куелды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 933 | Өстәде: admin | Дата: 13.12.2018

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе үткәргән «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча олимпиадада Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Мәрданова II дәрәҗә дипломга ия булды. Җитәкчесе тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәбибуллин Рамил Шамил улы.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1103 | Өстәде: admin | Дата: 12.12.2018

2018 нче елның 7 нче декабрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең 6 нчы сыйныф ата-аналар комитеты һәм укучылары «Тату сыйныф серләре» конкурсына Сабага зона ярышына бардылар. Әти-әниләр балалар белән берлектә эшләгән кул эшләреннән күргәзмә ясап, аны якладылар. Аннан соң визитка өлеше булды. Безнең әниләр һәм балалар 6 нчы сыйныфның иң спорт сөюче сыйныф булуын күрсәттеләр. Проект эшендә бүгенге көн кадагында торган интернет, телевидение мәсьәләсен, ата-ана һәм бала арасындагы элемтәнең юкка чыгып баруын яктырттылар. Бу проблеманы чишү юлларын күрсәттеләр. «Тату сыйныф серләре» конкурсының зона ярышында 6 нчы сыйныф коллективы «Иң әйбәт гаилә» номинациясендә җиңүче булды.  

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 923 | Өстәде: admin | Дата: 11.12.2018

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе һәм авыл китапханәчеләре тарафыннан 2018 нче елның 9 нчы декабрендә коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан күргәзмә эшләп куелды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 694 | Өстәде: admin | Дата: 10.12.2018

Мәктәбебезнең ачылуына 10 ел тулу уңаеннан, 2018 нче елның 8 нче декабрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә «Бер күрешү − бер гомер» исемле очрашу кичәсе үткәрелде. 10 ел эчендә мәктәпне тәмамлаган укучылар һәм шул елларда укыткан укытучылар кунакка килделәр. Һәр сыйныф укучылары сорауларга җавап бирделәр, мәктәп хатирәләре белән уртаклаштылар, уеннар уйнадылар, укытучыларына рәхмәтләрен һәм теләкләрен җиткерделәр, мәктәптә белем алучыларга киңәшләрен әйттеләр. 9 нчы сыйныфны 2013 нче елда тәмамлаучылар бүләк итеп скетч һәм җыр алып килгәннәр иде. Узган елгы чыгарылыш укучылары җыр бүләк иттеләр. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1243 | Өстәде: admin | Дата: 09.12.2018

2018 нче елның 6 нчы декабрендә Түбән Көек авылында урта гомуми белем бирү мәктәбен үз эченә алган социаль үзәк ачылуга ун ел тулды. 2008 нче елның 6 нчы декабрендә социаль үзәкне ачуга Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев килгән иде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1148 | Өстәде: admin | Дата: 06.12.2018

2018 нче елның 4 нче декабрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе китапханәсе һәм авыл китапханәсе китапханәчеләре берлегендә Татарстанның халык шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты якташыбыз Сибгать Хәкимнең (Хәкимов Сибгать Таҗи улы) туган көне билгеләп үтелде. «Ак күңелле шагыйрь» дип исемләнгән әдәби кичә уздырылды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 947 | Өстәде: admin | Дата: 04.12.2018

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе һәм авыл китапханәчеләре тарафыннан инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, «Саулыгың какшаса да, рухың какшамасын!» дигән күргәзмә куелды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 866 | Өстәде: admin | Дата: 04.12.2018

Мәктәбебезнең ачылуына 10 ел тулу уңаеннан, Түбән Көек мәктәбенең 2009–2018 нче елгы чыгарылыш сыйныф укучыларын, шул елларда укыткан укытучыларны 2018 нче елның 8 нче декабрендә 18.00 сәгатькә очрашуга көтеп калабыз. 

Музыкаль бүләк белән килүегез хуплана. 
Керү ирекле, тамашага килгән һәр кешегә без бик шатбыз.

 

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 936 | Өстәде: admin | Дата: 02.12.2018

2018 нче елның 23 нче ноябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә «Физика дәресләрендә системалы эшчәнлекле якын килүне тормышка ашыру» темасы буенча физика укытучыларының район семинары узды. Дәресне физика укытучысы Гыйниятов Илшат Сәлахетдин улы күрсәтте. Соңыннан укытучылар ТДИ һәм БДИ буенча мастер–класслар күрсәттеләр.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 939 | Өстәде: admin | Дата: 24.11.2018

2018 нче елның 22 нче ноябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә әти-әниләр җыелышлары узды. Шул ук көнне «Һәрвакыт булсын әни!» исеме астында Аналар көне билгеләп үтелде. Бәйрәм ярыш формасында узды. Укучылар әниләре залга кергәндә аларга яшел һәм кызыл чәчәкләр биреп керттеләр. Шул рәвешле әниләр командаларга бүленделәр. Укучылар үзләре аерым команда булып чыгыш ясадылар. Әниләр уен барышында бишек җырларын, бала тәрбияләү турында татар халык мәкальләрен искә төшерделәр. Ә балалар матур җырлар, шигырьләр, биюләр белән әниләрне котладылар. Уен барышында алар әниләр турындагы җырларны, мәкальләрне хәтерләрендә яңарттылар. Бу бәйгедә җиңелүчеләр булмады, ә дуслык, бердәмлек җиңде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 811 | Өстәде: admin | Дата: 23.11.2018

2018 нче елның 20 нче ноябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә мәктәп һәм авыл китапханәчеләре тарафыннан Татарстанның халык шагыйре (1995), Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1972) Шәүкәт Галиевның (Шәүкәт Галиулла улы Һидиятуллин) [20 нче ноябрь, 1928 нче ел, Татарстан, Апас районы, Олы Бакырчы авылы — 7 нче май, 2011 нче ел, Казан шәһәре] тууына 90 ел тулу уңаеннан «Балалар әдәбиятының алтын баганасы» дип исемләнгән әдәби кичә уздырылды. Китапларыннан күргәзмә куелды. Укучылар сәнгатьле итеп шигырьләрен сөйләделәр, аның сүзләренә язылган җырлар башкардылар. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1376 | Өстәде: admin | Дата: 20.11.2018

« 1 2 ... 4 5 6 7 8 »
Эзләү
Календарь
«  Апрель 2024  »
ДСЧПҖШЯ
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[28.02.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез укучылары бәйгедә катнаштылар
[11.03.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыбыз II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды
[05.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә укытучылар көне билгеләп үтелде
[21.03.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Нәүрүз бәйрәме үткәрелде
[09.05.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Яңа Шимбер авылында һәйкәл ачылды
[14.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Без бергә» балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабы үтте
[07.12.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Китапханәдә күргәзмә эшләп куелды
[09.05.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Бөек Җиңүнең 75 нче язы
[25.04.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез укучылары проект эшләре якладылар
[28.02.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Аҗаган–2019» хәрби-спорт уены узды
[28.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Габдуллаҗан абыйга «ТАССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесе тапшырылды
[27.02.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Ягез әле, егетләр!» бәйгесе узды
[26.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Якынлашып килүче Яңа ел белән!