Җомга, 17.05.2024, 09:57
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9519
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


23:17
Мәктәбем
Фазылҗанов Рәфис 2010-2011 нче уку елында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныфын тәмамлады. Хәзер ул укуын Арчада дәвам итә. Сезгә аның «Мәктәбем» шигырен тәкъдим итәбез.


Мәктәбем

Юксынулар кисәк биләп алды
Хатирәләр басты йөрәгем.
Ни хәлләрдә икән сез дусларым?
Ничек яши икән мәктәбем?

Озатсаң да безне, әй мәктәбем,
Юксындыра синсез яшәве.
Тыңгы белмәс көмеш кыңгыравың
Һаман дәресләргә дәшәме?

Дулкынланып иртән юлга чыктым,
Юлым сиңа иде, мәктәбем,
Букетымны кысып кулларыма
Хәтеремдә атлап кергәнем.


Дөньяны син яңа яктан ачтың,
Төшендердең белем серләрен.
Классташлар, яңа дуслар таптым
Синең ярдәм белән, мәктәбем.


                                                                                   Юлым озак, авыр кебек иде,
                                                                                   Сизелми дә калган үткәнем.
                                                                                   Юл күрсәтеп, ныклы белем биреп,
                                                                                   Син озатып калдың, мәктәбем.


                                                                                   Максатыма ныклы атлап барам,
                                                                                   Кызарырлык түгел үткәнем.
                                                                                   Хыялымның чынга ашуында
                                                                                   Синең өлеш бик зур, мәктәбем!



Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1201 | Өстәде: admin | Рейтинг: 4.9/71
Эзләү
Календарь
«  Гыйнвар 2012  »
ДСЧПҖШЯ
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[21.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Яшьләр профсоюзны сайлый» исемле чара уздырылды
[07.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә үзидарә көне узды
[21.02.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Туган тел көне билгеләп үтелде
[28.11.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Шәфкатьлелек ярминкәсе» узды
[21.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелде
[01.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Йолдызчык» ял һәм хезмәт лагере эшен башлап җибәрде
[04.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә күренекле шагыйрь Сибгат Хәкимнең 110 еллыгы билгеләп үтелде
[02.09.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Белем бәйрәме узды
[18.03.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
2 нче сыйныф укучылары күргәзмәләр ясап куйдылар
[18.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә укучылар катнашында төрле чаралар үткәрелде
[21.02.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Китапханәдә күргәзмә эшләп куелды
[15.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз бадминтон ярышында кубок алды
[22.09.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Профсоюз укулары» оештырылды