Якшәмбе, 06.07.2025, 13:55
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10642
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы




2013 нче елның 15 нче февралендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең (Муса Мостафа улы Җәлилов) [15.02.1906 – 25.08.1944] туган көне искә алып үтелде. Китапханәче Шәрәфиева Гөлфия оештырган чарада 5-8 нче сыйныф укучылары катнашты. Шигырь сөйләү бәйгесе белән шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турындагы презентацияне карау бергә алып барылды.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 742 | Өстәде: admin | Дата: 15.02.2013



2013 нче елның 14 нче февралендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә авылдаш әфганчыларыбыз белән очрашу үткәрелде. Әйшияз авылыннан Сәхибуллин Рәфхәт Шәүкәт улы һәм Шакиров Илһам Рәфкать улы укучыларны борчыган сорауларга җавап бирделәр.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 780 | Өстәде: admin | Дата: 14.02.2013



2013 нче елның 13 нче февралендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары авыл халкы өчен концерт куйды. Барлыгы 3150 сум акча җыйналды. Авыл халкы укучылар чыгышыннан бик канәгать калдылар.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 696 | Өстәде: admin | Дата: 13.02.2013



2013 нче елның 8 нче февралендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы Россия фәне көненә багышланган чара үткәрде.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 734 | Өстәде: admin | Дата: 09.02.2013



2013 нче елның 29 нчы гыйнварында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Сафина Рәфинә Фаил кызы рус язучысы, тәрҗемәче Василий Андреевич Жуковскийның [29.01.(09.02.)1783 – 12(24).04.1852] тууына 230 ел булу уңаеннан искә алу кичәсе үткәрде.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 571 | Өстәде: admin | Дата: 30.01.2013



2013 нче елның 30 нчы гыйнварында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы бөек рус художнигы Василий Иванович Суриковның [12(24).01.1848 – 06(19).03.1916] тууына 165 ел булу уңаеннан искә алу кичәсе үткәрде. Ул В.И. Суриковның иҗаты, тормыш юлы белән таныштырды.

Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 585 | Өстәде: admin | Дата: 30.01.2013



Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныфларның дәфтәр күргәзмәсе узды. Монда иң чиста-пөхтә, матур язучы укучыларның дәфтәрләре куелды. Мондый күргәзмә киләчәктә дә уздырылачак.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 650 | Өстәде: admin | Дата: 29.01.2013



2013 нче елның гыйнвар аенда Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Шакирова Фаилә Фоат кызы физика атналыгы уздырды. Җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 726 | Өстәде: admin | Дата: 27.01.2013



2013 нче елның 25 нче гыйнварында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы инглиз математигы, физигы, астрономы Исаак Ньютонның [04.01.1643 – 31.03.1727] тууына 370 ел булу уңаеннан чара үткәрде.

Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 695 | Өстәде: admin | Дата: 25.01.2013



2013 нче елның 24 нче гыйнварында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы галим, тел белгече, сүзлекләр авторы Дмитрий Николаевич Ушаковның [12(24).01.1873, Мәскәү – 17.04.1942, Ташкент] тууына 140 ел булу уңаеннан искә алу кичәсе үткәрде.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 966 | Өстәде: admin | Дата: 24.01.2013



2013 нче елның 22 нче гыйнварында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы Сабирҗанова Гүзәл Эдуард кызы инглиз язучысы Джордж Байронның тууына 225 ел булу уңаеннан 5-8 нче сыйныфлар катнашында тәрбия сәгате үткәрде.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 518 | Өстәде: admin | Дата: 22.01.2013



2013 нче елның 14 нче гыйнварында «Ашыт» тыюлыгы инспекторлары Ләйсән Әхмәтова һәм Рәшит Әхмәтҗанов Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә экологик дәрес үткәрделәр.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 918 | Өстәде: admin | Дата: 16.01.2013



2013 нче елның 16 нчы гыйнварында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныфлар көче белән якташ язучыбыз Хәкимҗан Халиковның [16.01.1933 – 12.02.2002] тууына 80 ел тулуга багышланган әдәби кичә узды.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 740 | Өстәде: admin | Дата: 16.01.2013

« 1 2 3 4 5 6 7 8 9 »
Эзләү
Календарь
«  Июль 2025  »
Д С Ч П Җ Ш Я
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[01.09.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Белем бәйрәме узды
[11.02.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укытучыбыз грамота белән бүләкләнде
[13.01.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә П.П. Семёновның туган көне искә алынды
[14.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагерена йөрүчеләр светофорда кунакта булдылар
[22.11.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә районыбызның хокук саклау органнары вәкилләре белән очрашу узды
[20.02.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз чаңгы ярышында 2 нче урын яулады
[19.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда Сабантуй бәйрәме узды
[31.03.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз шахмат буенча бәйгедә кубок алды
[15.02.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулды
[17.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз Габдуллаҗан абый урманында булдылар
[10.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз Хоккей фестивалендә катнаштылар
[07.02.2024][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
2 нче сыйныфта «Гаиләм учагы» исемле чара үткәрелде
[01.04.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Әтнәдә башлангыч сыйныф укучылары арасында чаңгы ярышы узды