Сишәмбе, 24.06.2025, 21:34
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10619
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы




Әниләр көне уңаеннан Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең китапханәчесе Шәрәфиева Гөлфия күргәзмә эшләп куйды.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 728 | Өстәде: admin | Дата: 27.11.2013



2013 нче елның 25 нче ноябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә Әниләр көненә багышланган концерт булды. Бәйрәмгә һәр укучының да әнисе чакырылган иде. Бәйрәм программасын 6 нчы сыйныф укучылары төзеде (сыйныф җитәкчесе Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы). Һәр сыйныфтан да концерт номерлары куелды. Концерт бик матур булды. Әниләр бәйрәмнән канәгать калдылар.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1053 | Өстәде: admin | Дата: 26.11.2013



2013 нче елның 25 нче ноябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Шәфкатьлелек ярминкәсе» үтте. Һәр сыйныф ныклы әзерлекле иде. Иң күп акчаны 7 нче сыйныф укучылары эшләде (сыйныф җитәкчесе Муллагалиева Зөһрә Наил кызы).

... Дәвамын укырга »
Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 638 | Өстәде: admin | Дата: 26.11.2013



2013 нче елның 19 нчы ноябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә авиаконструктор Андрей Николаевич Туполевның [29.10(10.11).1888 – 23.12.1972] тууына 125 ел тулу уңаеннан видеофильм күрсәтелде. Чараны физика укытучылары Гиниятов Илшат Сәлахетдин улы һәм Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы үткәрде.

Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 575 | Өстәде: admin | Дата: 21.11.2013



2013 нче елның 15 нче ноябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары «Кәрлә белән дию Сочига җыена», 9 нчы сыйныф укучылары «Зарарлы гадәтләрдән сакланыйк», 10 нчы сыйныфлар «Шалкан» дигән сәламәтлек театрларын куйды.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 866 | Өстәде: admin | Дата: 15.11.2013



2013 нче елның 14 нче ноябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары «Убырлы кияү сайлый», ә башлангычлар  «Сәламәтлек иленә сәяхәт»  дип аталган сәламәтлек театрларын куйды.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 878 | Өстәде: admin | Дата: 14.11.2013



2013 нче елның 13 нче ноябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары «Кәрлә белән дию Сочига җыена», ә 6 нчы сыйныфлар «Куян кызы» темасына сәламәтлек театрлары күрсәтте.

Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 577 | Өстәде: admin | Дата: 13.11.2013



2013 нче елның 8 нче ноябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә 1 нче чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы булды.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 716 | Өстәде: admin | Дата: 10.11.2013



Ниһаять, көтеп алган көзге каникуллар. Ә каникулны бушка уздырырга ярамый. Шул уңайдан, 9 нчы ноябрь көнен без аеручада истә калдырырга тырыштык, чөнки классташларың белән шәһәргә барып ял итеп кайтуы, җанга үзе бер рәхәтлек бирә икән. Кино, боуллинг заллары бездә уңай тәэсир калдырды...

... Дәвамын укырга »
Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 755 | Өстәде: admin | Дата: 09.11.2013



2013 нче елда бөтен дөнья буенча үтә торган «Международное исследование компьютерной и информационной грамотности» (International Computer and Information Literacy Study, ICILS) проектында Россиядән 43 регионнан 206 мәктәп, шул исәптән Татарстаннан 6 мәктәп катнаша. Әлеге мәктәпләр очраклы сайлап алу юлы белән билгеләнгән. Октябрь аеның соңгы ункөнлегендә Әтнә районыннан бу тикшеренүдә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе катнашты. Узган ел 8 нче сыйныфны тәмамлаган 12 укучы, аларны укыткан укытучылар, мәктәп директоры, мәктәптә информатизация өчен җавап укытучы тест үттеләр, анкета сорауларына җавап бирделәр.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 934 | Өстәде: admin | Дата: 03.11.2013



2013 нче елның 31 нче октябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә Уңыш бәйрәме үтте. Бәйрәмгә алдынгы хезмәтчәннәр чакырылды. Комбайнчылар Мөхәммәтҗанов Фидаил һәм Шәйхиев Рәис, тракторчы Әхмәтгалиев Зөлфәт, шофер Шакиров Рәшит, сыер савучылар Әхмәтҗанова Нурсия һәм Фазлыева Зөмәрә апалар үзләренең хезмәтләре турында сөйләделәр, алдынгылыкның серләрен чиштеләр, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Җәй көне «Уңыш» күмәк хуҗалыгында эшләгән укучыларга Фәргать Тәлгать улы бүләкләр тапшырды.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 763 | Өстәде: admin | Дата: 31.10.2013



2013 нче елның 24 нче октябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә язучы, тәрҗемәче, тарихчы, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1978), Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1994) Нурихан Фәттахның (Нурихан Садрилмән улы Фәттахов) [25.10.1928 – 18.02.2004] тууына 85 ел тулу уңаеннан 8-11 нче сыйныф укучылары өчен аның тормыш юлын, иҗатын яктырткан презентация күрсәтелде. Чараны китапханәче Шәрәфиева Гөлфия үткәрде.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1034 | Өстәде: admin | Дата: 25.10.2013



2013 нче елның 24 нче октябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә хокук саклау органнарында эшләүчеләр белән очрашу булды. Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе җаваплы сәркатибе Баһаветдинова Н.Н., тәрбия эшләре буенча мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Хәйретдинова Л.А., район үзәк больница педиаторы Төхбәтуллина Г.Д. укучылар белән эчтәлекле сөйләшү үткәрделәр.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 633 | Өстәде: admin | Дата: 24.10.2013

« 1 2 ... 5 6 7 8 9 »
Эзләү
Календарь
«  Июнь 2025  »
Д С Ч П Җ Ш Я
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[12.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Тынычлык территориясе» акциясендә катнаштылар
[03.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Җәмгыять белеменнән район олимпиадасының нәтиҗәләре билгеле булды
[24.05.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Казанда «IT-чемпион» конкурсының җиңүчеләрен бүләкләделәр
[22.04.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә уен-ярыш үтте
[11.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз район бәйгесендә 3 нче урын алды
[05.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә укытучылар көне билгеләп үтелде
[02.10.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[07.06.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагерена йөрүчеләр Ашыт буена походка бардылар
[24.01.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә ата-аналар җыелышлары үтте
[21.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Яшьләр профсоюзны сайлый» исемле чара уздырылды
[25.01.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә география укытучыларының район семинары үтте
[07.03.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә язның беренче бәйрәме билгеләп үтелде
[23.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды