Дүшәмбе, 23.06.2025, 13:45
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10616
Статистика

Онлайн барлыгы: 5
Кунаклар: 5
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы




2014 нче елның 8 нче февралендә күренекле мәгърифәтче, галим Ибраһим Хәлфин исемендәге IX Республика фәнни-эзләнү укучылар конференциясендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Шакирова Чулпан Әнәс кызы III урын яулады (җитәкчесе Шакирова Флера Гарифҗан кызы).

... Дәвамын укырга »
Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1344 | Өстәде: admin | Дата: 10.02.2014



2014 нче елның 6 нчы февралендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә хезмәт атналыгы кысаларында технология укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы 3 нче («Пожарниклар» командасы) һәм 4 нче сыйныфлар («Врачлар» командасы) өчен «Угадай профессию» дигән уен оештырды. 3 нче сыйныфлар өлгерлек күрсәтте, музыкаль тукталышта җырладылар да, җавапларны да дөрес таптылар, алар 1 нче урын алдылар.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 972 | Өстәде: admin | Дата: 08.02.2014



2014 нче елның 5 нче февралендә мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр арасында үткәрелгән Кышкы Спартакиада ярышларында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары Шәйхиева Гөлнара Тәлгать кызы отжимание буенча III урын, Галиәхмәтов Дамир Мулланур улы дартс буенча II урын, Гиниятов Илшат Сәлахетдин улы турникта тартылу буенча I урынны алып, район мәгариф бүлегенең мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 592 | Өстәде: admin | Дата: 06.02.2014



Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә грант алган укытучылар арасында «Ел укытучысы–2014» конкурсы булып узды. Мәктәбебезнең ел укытучысы булып татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы сайланды. Аңа бәйгенең район этабында уңышлар теләп калабыз.


Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 845 | Өстәде: admin | Дата: 05.02.2014



2014 нче елның 3 нче февралендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә һөнәр атналыгы кысаларында технология укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы тарафыннан «Бер күрешү – үзе бер гомер...» дигән исем астында студентлар Сәмигуллина Фәнзия, Аскарова Айсылу, Сәхибуллин Ришат, Василова Эльвира белән очрашу үткәрелде. Кичәдә студентлар тормышындагы күңелле мизгелләр, шаян сорауларга җавап бирү, мавыктыргыч уеннар, җырлар урын алды. 

... Дәвамын укырга »
Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 824 | Өстәде: admin | Дата: 04.02.2014



«Әтнә сандугачы-2014» җыр бәйгесенең гала-концертында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары да чыгыш ясады. Шәрипов Дәниф һәм Хәкимов Илнар үз төркемнәрендә III дәрәҗә лауреатлар булдылар, дипломнар белән бүләкләнделәр. Гала-концертта катнашучыларның башкару осталыгын Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче «Ак калфак» татар хатын-кызлары берләшмәсе җитәкчесе Кәдрия Идрисова, фольклорчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илгиз Кадыйров, танылган җырчы, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закиров белән бергә мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Хәйретдинов, сәнгать мәктәбе директоры Алия Абдуллина, Әтнә дәүләт драма театры артисты, автор башкаручы Реваль Хисмәтуллин һәм җырчы Руслан Галимуллин билгеләде.

Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 931 | Өстәде: admin | Дата: 03.02.2014



«Кар шәһәрчеге» бәйгесендә 2 нче урын яулаганы өчен Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе мәгариф бүлегенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. 

... Дәвамын укырга »
Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 690 | Өстәде: admin | Дата: 30.01.2014



2014 нче елның 27 нче гыйнварыннан 1 нче февраленә кадәр Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә Зарипова Рүзия Сәлих кызы һәм Гиниятов Илшат Сәлахетдин улы хезмәт атналыгы үткәрәләр. Атналыкның беренче көнендә мәктәп күләмендә укучылардан һөнәр сайлау буенча анкета сорауларына җаваплар алынды. 28 нче гыйнварда 5–7 нче сыйныфлардан тупланган «Шәп» һәм «Бердәмлек» дип исемләнгән командалар ярышы үткәрелде. Ике команда укучылары да актив катнаштылар.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 852 | Өстәде: admin | Дата: 29.01.2014



Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучы Галиәхмәтова Дилә Дамир кызы «Будущее моей страны – в моих руках» конкурсының район турында 3 нче урын алды һәм грамота белән бүләкләнде. 

... Дәвамын укырга »
Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 736 | Өстәде: admin | Дата: 29.01.2014



2014 нче елның 28 нче гыйнварында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7-11 нче сыйныф укучылары өчен ТАССРның, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1978, 1985), Татарстан Республикасының халык язучысы (1993), ТАССРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге (1983) һәм РСФСРның А.М.Горький исемендәге Дәүләт бүләге (1987) лауреаты Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев [17.01.1928 – 13.03.2002] иҗатына багышланган презентация күрсәтелде. Чараны китапханәче Шәрәфиева Гөлфия үткәрде.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1615 | Өстәде: admin | Дата: 28.01.2014



Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә Ленинградны блокададан азат итүгә 70 ел тулу уңаеннан сыйныфларда тәрбия сәгатьләре үтте.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1073 | Өстәде: admin | Дата: 28.01.2014



2014 нче елның 20 нче гыйнварыннан 25 нче гыйнварына кадәр Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә математика–информатика атналыгы үтте. Атналыкта укучылар «Математик көч сынашу», «Йолдыз сәгате», «Эрудит–конкурс», «Кем тизрәк?», «Эстафета», «Математик викторина» ярышларында көч сынаштылар. Атналыкны математика укытучысы Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы, информатика укытучысы Хисмәтуллин Илнур Рәхимҗан улы үткәрделәр.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1265 | Өстәде: admin | Дата: 27.01.2014



2014 нче елның 20 нче гыйнварында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең музыка укытучысы Шакирова Флера Гарифҗан кызы тарафыннан драматург, режиссер, ТАССРның халык (1945), РСФСРның атказанган артисты (1950) Хөсәен Ибраһим улы Уразиковның (1894 – 1977) тууына 120 ел тулу уңаеннан чара үткәрелде. Ул 5-7 нче сыйныф укучылары өчен оештырылды.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 552 | Өстәде: admin | Дата: 21.01.2014

« 1 2 3 4 5 6 7 8 9 »
Эзләү
Календарь
«  Июнь 2025  »
Д С Ч П Җ Ш Я
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[15.02.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Әлифба бәйрәме» үтте
[21.02.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Туган тел көне билгеләп үтелде
[26.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Габдулла Тукай туган көнгә багышланган чара узды
[19.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе командасы милли көрәш буенча II урын алды
[08.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелде
[13.02.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулды
[18.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә технология укытучыларының район семинары үтте
[16.03.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
1 нче сыйныф укучылары мәктәп буйлап экскурсия ясадылар
[13.10.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[18.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз «Мин – журналист» бәйгесендә диплом белән бүләкләнде
[19.11.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыбыз милли көрәш буенча бәйгедә II урын алды
[08.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Яз бәйрәме белән!
[11.11.2023][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз өстәл теннисы буенча бәйгедә катнаштылар