Статистика
Онлайн барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0
|
Төп бит » 2013/2014 нче уку елы яңалыклары
| 2013 нче елның 23 нче октябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Әтнә туган якны өйрәнү музее» хезмәткәре Зәйнуллина Гөлия белән очрашу булды. Музей урнашкан бина тарихы һәм анда тупланган экспонатлар турында чыгыш укучыларда зур кызыксыну уятты.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| 2013 нче елның 21 нче октябреннән Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә хокук атналыгы башланды. Укучыларны алда күңелле ярышлар, эшлекле очрашулар көтә. Атналыкны тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәбибуллин Шамил Вәли улы уздыра.
|
|
| 2013 нче елның 11 нче октябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Нуриев Айрат, Мөхетдинов Илфир, Гәрәева Илүзә, Әхмәдуллина Диләрәләр «Куркынычсыз тәгәрмәч – 2013» конкурсында катнаштылар. Барысы да юл кагыйдәләрен әйбәт белгән өчен грамота белән бүләкләнделәр.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| 2013 нче елның 10-11 нче октябрь көннәрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә Күлле Киме һәм Түбән Көек укытучылары өчен Сингапур методикасы буенча укулар булды. Тренерлар ММҮ директоры Закирова Гөлшат Марс кызы һәм ММҮ белгече Габидуллина Лилия Хәмит кызы дәресләрне күңелле һәм файдалы итеп үткәрделәр.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| 2013 нче елның 1 нче октябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныфлар көче белән Бөтендөнья елмаю көне билгеләп үтелде. Укучылар үзләре белән бәйле булган мәзәкләрне сөйләделәр. Соңыннан укучыларга бәйрәм истәлеге итеп смайликлар өләшенде.
|
|
| 2013 нче елның 1 нче октябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм үткәрелде. Кунакка укучыларның әби-бабайлары, ветеран укытучылар чакырылган иде. Концерт караганнан соң, бәйрәмнең икенче өлеше чәй табыны артында үтте.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары Җәйге спартакиада уеннарында катнашты.
|
|
| «Наркотикларсыз тормыш!» положениесе буенча һәр атнада тәрбия сәгатьләре үткәрелә.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| Мәктәбебез укытучылары һәм укучылар Милләтләр кроссында катнашты.
|
|
| 2013 нче елның 21 нче сентябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе вәкилләре Казанда, «Парк Хаус»та мәктәп укучылары җитештергән продукцияне сату ярминкәсендә катнашты. Шәһәр халкы экологик чиста халәттә үстерелгән витаминлы продукция белән тәэмин ителде.
|
|
| Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә Укучылар йорты түгәрәкләре эшли башлады. «Спорт уеннары» (Галиәхмәтов Д.М.), «Остаханә» (Хафизов Г.З.), «Тегү» (Зарипова Р.С.), «Хореография» (Абдуллина Г.Г.), «Йомшак уенчыклар» (Заһидуллина Р.Ә.) түгәрәкләренә укучылар бик теләп йөриләр.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр, балалар.
Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы сезне Белем бәйрәме белән тәбрикли. Сезгә сәламәтлек, тынычлык, иминлек, уңышлар, озын гомер теләп кала.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
|
|