Статистика
Онлайн барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0
|
Төп бит » 2013/2014 нче уку елы яңалыклары
|
2014 нче елның 7 нче мартында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныф укучысы Шәрипов Дәниф «Созвездие-Йолдызлык-2014» эстрада фестиваленең район турында «Вокал-соло» номинациясендә кече төркемдә дипломант исеменә лаек булды (җитәкчесе Шәйхиева Гөлнара Тәлгать кызы). |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2014 нче елның 7 нче мартында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә 10 нчы сыйныфлар тарафыннан 8 нче март бәйрәме үткәрелде. Чара укучы кызлар һәм хатын–кыз укытучылар командалары ярышы формасында үтте. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2014 нче елның 1 нче мартында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары «Әлифба бәйрәме»н үткәрделәр (сыйныф җитәкчесе Шәйхиева Гөлнара Тәлгать кызы). Бәйрәмдә балалар биеделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр һәм әти-әниләргә үзләренең белемнәрен дә күрсәттеләр. Бәйрәм күңелле үтте. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2014 нче елның 28 нче февралендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Галиәхмәтова Дилә Дамир кызы Каюм Насыйри исемендәге XII яшүсмерләр фәнни–тикшеренү укуларының төбәкара этабында катнашып, II урын алды һәм грамота белән бүләкләнде (җитәкчесе Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы). |
...
Дәвамын укырга »
|
| 2014 нче елның 28 нче февралендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Нуриев Альберт Гаяз улы (җитәкчесе Зарипова Рүзия Сәлих кызы), 8 нче сыйныф укучысы Хафизова Әминә Гомәр кызы (җитәкчесе Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы), 9 нчы сыйныф укучысы Нуриев Альберт Гаяз улы (җитәкчесе Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы) Каюм Насыйри исемендәге XII яшүсмерләр фәнни–тикшеренү укуларының төбәкара этабында актив катнашканнары өчен грамота белән бүләкләнделәр.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| «Ел укытучысы» бәйгесенең район турында катнашып, Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы район мәгариф бүлегенең Мактау кәгазе белән бүләкләнде.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| 2014 нче елның 22 нче февралендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә патриотик айлык планына кергән «Аҗаган» уены узды. Уеннар ир–егетләребезне Ватанны саклауга әзерлек планында оештырылган иде.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| 2014 нче елның 20 нче февралендә Әтнә районы Комыргуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбендә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясе узды. «Театр – яктылыкка, нурга илтә, Кире юлга җибәрми, уңга илтә» (Г.Тукай) секциясендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Кадимова Надия Хәмит кызы (җитәкчесе Кадимова Сөмбел Мулланур кызы) һәм «Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган, Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт» (Г.Тукай) секциясендә 9 нчы сыйныф укучысы Нуриев Альберт Гаяз улы (җитәкчесе Зарипова Рүзия Сәлих кызы) уңышлы чыгыш ясадылар һәм рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| 2014 нче елның 20 нче февралендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә 23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә булды. Кичәдә ир укытучылардан һәм югары сыйныф укучыларыннан торган ике команда көч сынашты.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| 2014 нче елның 15 нче февралендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең (Муса Мостафа улы Җәлилов) [15.02.1906 – 25.08.1944] туган көнен искә алып, 5 нче сыйныф укучыларына аның иҗатына багышланган презентация күрсәтелде. Чараны китапханәче Шәрәфиева Гөлфия үткәрде.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| 2014 нче елның 13 нче февралендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Әфган ачысын татыган авылдашларыбыз» темасы астында әфганчылар белән очрашу-кичә узды.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| 2014 нче елның 12 нче февралендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучылары өчен семинар үтте. Семинарның темасы: «Укучыларның метапредмет белемнәрен һәм күнекмәләрен үстерү». 1 нче сыйныфта Шәйхиева Гөлнара Тәлгать кызы математика, 2 нче сыйныфта Заһидуллина Розалия Әхәт кызы сынлы сәнгать, 3 нче сыйныфта Шакирова Венера Илгизәр кызы әдәби уку, 4 нче сыйныфта Абдуллина Гөлназ Газиз кызы татар теле дәресләре күрсәттеләр. Түгәрәк өстәл артында дәресләргә анализ ясалды.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| 2014 нче елның 10 нчы февралендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә хезмәт атналыгы кысаларында технология укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы 7–11 нче сыйныф кызлары арасында карвинг буенча конкурс үткәрде. Алар матур итеп яшелчә-җимеш кисү буенча көч сынаштылар.
Бәйге нәтиҗәләре:
1 нче урын – «Остров сокровищ» исемле композиция (8 нче сыйныф); 2 нче урын – «Су асты патшалыгы» исемле композиция (7 нче сыйныф), «Сказочная поляна» исемле композиция (9 нчы сыйныф); 3 нче урын – «В гостях у лягушки» исемле композиция (11 нче сыйныф), «Кояшлы күл» исемле композиция (10 нчы сыйныф).
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
|
Календарь
« Декабрь 2024 » | Д | С | Ч | П | Җ | Ш | Я | | | | | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|