Дүшәмбе, 23.06.2025, 08:15
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10615
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


2018 нче елның 17 нче гыйнварында XII Спартакиада уеннары кысаларында узган волейбол ярышында Әтнә районы төп мәктәпләре арасында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең егетләр командасы 1 нче урын алды һәм кубок белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1074 | Өстәде: admin | Дата: 22.01.2018

2018 нче елның 17 нче гыйнварында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең информатика һәм мәгълүмати-коммуникатив технологияләр укытучысы Хисмәтуллин Илнур Рәхимҗан улы Википедиянең туган көне уңаеннан 6-9 нчы сыйныф укучылары өчен чара уздырды. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1239 | Өстәде: admin | Дата: 17.01.2018

2018 нче елның 16 нчы гыйнварында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә китапханәчеләр Шәрәфиева Гөлфия, Әхмәдуллина Эльмира тарафыннан күренекле якташыбыз мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече Шиһабетдин Мәрҗанинең (Шиһабетдин бин Бәһәүтдин Мәрҗани) [16 нчы гыйнвар, 1818 нче ел — 15 нче апрель, 1889 нчы ел] тууына 200 ел тулу уңаеннан «Шиһабетдин Мәрҗанинең тормышы һәм иҗаты» дип исемләнгән әдәби чара уздырылды. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1174 | Өстәде: admin | Дата: 16.01.2018

15 нче гыйнвардан Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә Ачык ишекләр көне башланып китте. График буенча әти-әниләр дәресләр карыйлар. Соңыннан класста әти-әниләр белән 2 нче чирек нәтиҗәләре һәм сыйныфтагы  проблемалар хакында сөйләшүләр үтә. Беренче көнне 9 нчы сыйныф укучыларының әти-әниләренә Ачык ишекләр көне уздырылды. Әти-әниләр информатика, география һәм рус теле фәннәреннән дәресләр карадылар. 16 нчы гыйнварда 5 нче сыйныф әти-әниләре кунакка килделәр. Алар математика һәм инглиз теле дәресләрен карадылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1408 | Өстәде: admin | Дата: 16.01.2018

2018 нче елның 5 нче гыйнварында Арча шәһәре стадионында кызлар һәм егетләр командалары арасында Арча муниципаль районы беренчелегенә чаңгыда узышу буенча эстафета ярышлары булып узды. Эстафетада Иске Кырлай, Ашытбаш, Арчаның 1 нче, 6 нчы, 7 нче мәктәпләре һәм Әтнә районы командалары катнашты. Составына Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Әхмәдуллин, Аканашев һәм Аканашева кергән командалар 3 нче урыннарны яуладылар, «Арча» спорт мәктәбеннән медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1089 | Өстәде: admin | Дата: 09.01.2018

«Ашыт» спорт һәм мәдәният комплексында Кыш бабай призына милли көрәш буенча бәйге узды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Закиров 3 нче урын яулады. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1203 | Өстәде: admin | Дата: 09.01.2018

Татар теле буенча үткәрелгән олимпиаданың район турында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Галиәхмәтова (укытучысы Кәбирова Гөлсем Сәлихҗан кызы) җиңүче булды. Чын күңелдән котлыйбыз, уңышлар телибез!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1070 | Өстәде: admin | Дата: 26.12.2017

Технология фәне буенча үткәрелгән олимпиаданың район турында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Мөхәммәтгалиева (укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы) призер булды. Чын күңелдән котлыйбыз, уңышлар телибез!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 871 | Өстәде: admin | Дата: 24.12.2017

2017 нче елның 23 нче декабрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә 6-9 нчы сыйныф укучылары катнашында яңа ел бал-маскарады үтте.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1012 | Өстәде: admin | Дата: 23.12.2017

Хөрмәтле сайтыбыз кунаклары!

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе коллективы сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрикли. Сезгә иминлек һәм бәхет белән тулы көннәр, эшегездә һәм тормышыгызда зурдан-зур уңышлар теләп кала.

Яңа 2018 нче ел барыгызга да бетмәс-төкәнмәс шатлыклар, яңалыклар алып килсен! Юлларыгыз һәрвакыт уң, уй-хыялларыгыз якты, сәламәтлегегез корычтай нык булсын! Яңа ел кичендә теләгән барлык теләкләрегез кабул булсын!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 993 | Өстәде: admin | Дата: 23.12.2017

2017 нче елның 13 нче декабрендә XII Спартакиада уеннары кысаларында узган баскетбол ярышында Әтнә районы төп мәктәпләре арасында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең егетләр командасы 1 нче урын алды һәм кубок белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1122 | Өстәде: admin | Дата: 18.12.2017

2017 нче елның 6 нчы декабрендә Түбән Көек авылында урта гомуми белем бирү мәктәбен үз эченә алган социаль үзәк ачылуга тугыз ел тулды. 2008 нче елның 6 нчы декабрендә социаль үзәкне ачуга Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев килгән иде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1185 | Өстәде: admin | Дата: 06.12.2017

Математика фәне буенча үткәрелгән олимпиадада Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Аскаров (укытучысы Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы) призер булды. Чын күңелдән котлыйбыз, уңышлар телибез!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1011 | Өстәде: admin | Дата: 05.12.2017

« 1 2 ... 4 5 6 7 8 9 10 »
Эзләү
Календарь
«  Июнь 2025  »
Д С Ч П Җ Ш Я
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[08.02.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз хоккей ярышында 3 нче урынны яуладылар
[03.10.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Өлкәннәр көне узды
[31.03.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә ата-аналар җыелышы узды
[30.09.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз милли көрәш буенча бәйгедә II урын алды
[08.02.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбыз «Иң яхшы сыйныф җитәкчесе» бәйгесендә катнашты
[19.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда Сабантуй бәйрәме узды
[04.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Гражданнар оборонасы көне билгеләп үтелде
[27.01.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Блокада икмәге» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар
[03.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз мини-футбол турнирында III урын алдылар
[03.05.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Җиңү көненә багышланган күргәзмә оештырылды
[16.08.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә информатика укытучыларының секция утырышы үтте
[22.05.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
22 нче майда чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады
[06.12.2023][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Социаль үзәк ачылуга унбиш ел тулды