Шимбә, 04.05.2024, 07:58
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9499
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


2017 нче елның 4 нче декабрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә мәктәп һәм авыл китапханәчеләре Шәрәфиева Гөлфия, Әхмәдуллина Эльмира тарафыннан Татарстанның халык шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе якташыбыз Сибгат Хәкимнең (Хәкимов Сибгат Таҗи улы) туган көне уңаеннан «Туган як – мәңгелек моңым» дип исемләнгән әдәби чара уздырылды. Чарада укучылар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗат казанышлары белән таныштылар. Шагыйрьнең үз тавышы белән сөйләгән аудиоязма тыңланды, презентация күрсәтелде, күргәзмә оештырылды. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1070 | Өстәде: admin | Дата: 04.12.2017

2017 нче елның 30 нчы ноябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары белән (сыйныф җитәкчесе Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы) «Бөтенроссия ВИЧ-инфекциягә каршы көрәш» акциясе кысаларында «Взаимопомощь. Искренность. Человечность» дип аталган тәрбия сәгате үткәрелде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1237 | Өстәде: admin | Дата: 30.11.2017

2017 нче елның 29 нчы ноябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә шәфкатьлелек ярминкәсе үтте. Укучылар шул рәвешле шәфкатьлелек марафонына үз өлешләрен керттеләр. Һәр сыйныф өйдә пешкән ризыклар белән сату итте. Ярминкә, гадәттәгечә, әниләребездән башка узмады. Балаларына теләктәшлек белдереп ярдәм иткәннәре өчен әниләргә рәхмәт. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1326 | Өстәде: admin | Дата: 29.11.2017

9 нчы декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне якынлашу уңаеннан, Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе һәм авыл китапханәсендә күргәзмә эшләп куелды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 935 | Өстәде: admin | Дата: 28.11.2017

Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез, күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән әниебезгә дәшәбез. Бүген Әниләр көне уңаеннан Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә «Сәлам юллыйм!» дигән кичә булды. Кичәдә укучылар әниләренә үзләренең чыгышларын ясадылар һәм күңел җылысы биреп ясаган чәчәк букетларын бүләк иттеләр. Бәйрәм телевизион тапшыру буларак алып барылды. Укучылар белән беррәттән, кичәбездә кадерле әниләребез дә үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Бәйрәмне оештырган укытучыларга һәм укучыларга зур рәхмәт.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1093 | Өстәде: admin | Дата: 27.11.2017

2017 нче елның 24 нче ноябрендә Әтнә районы мәктәпләре арасында XII Спартакиада кысаларында үткәрелгән баскетбол ярышында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең кызлар командасы III урын алды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1071 | Өстәде: admin | Дата: 27.11.2017

Галиәхмәтов Дамир Мулланур улы җитәкчелегендә укучыларыбыз спортта гел уңышлар белән сөендереп торалар. Чираттагы җиңүне өстәл теннисы буенча бәйгедә яуладылар. 2017 нче елның 17 нче ноябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары командасы 2 нче урынга лаек булды. Укучыларыбыз Кадыйров II, Нуриев III, Әхмәдуллина III, Сафина IV урыннарны алдылар. Без булдырабыз!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 817 | Өстәде: admin | Дата: 17.11.2017

2017 нче елның 10 нчы ноябрендә узган XII Спартакиадада бадминтон ярышы буенча Әтнә районы төп мәктәпләре арасында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары командасы 1 нче урын алды һәм кубок белән бүләкләнде. Укучыларыбыз Нуриев I, Кадимов II, Мөхәммәтгалиева II, парлы уеннарда Нуриев һәм Кадимов I, Мөхәммәтгалиева һәм Әхмәдуллина I урыннарны алдылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 844 | Өстәде: admin | Дата: 15.11.2017

Рус теле буенча үткәрелгән олимпиадада Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Йосыфов (укытучысы Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы) һәм Аскаров (укытучысы Кадимова Сөмбел Мулланур кызы) призер булдылар. Чын күңелдән котлыйбыз, уңышлар телибез!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 788 | Өстәде: admin | Дата: 14.11.2017

2017 нче елның 28 нче октябрендә Әтнә районы мәктәпләре арасында XII Спартакиада кысаларында уздырылган классик шахмат буенча бәйгедә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Габдрахманов I урын яулады. Мәктәп командасы төп гомуми белем мәктәпләре арасында III урын алды.  

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1054 | Өстәде: admin | Дата: 07.11.2017

2017 нче елның 27 нче октябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе китапханәсендә Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү көненә багышланган күргәзмә оештырылды. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 842 | Өстәде: admin | Дата: 27.10.2017

2017 нче елның 26 нчы октябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә «Көзге бал» бәйрәме булды. Һәр сыйныф көзге уңыштан композиция ясады һәм аны яклады. Композицияләр карап бәяләнгәч, бәйрәм күңелле конкурслар белән дәвам итте. Бәйгеләрдә укучылар белән беррәттән укытучылар да ярышты. Ә иң соңыннан дискотека булды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 2249 | Өстәде: admin | Дата: 26.10.2017

2017 нче елның 24 нче октябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең 5-8 нче сыйныф укучылары өчен тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәбибуллин Рамил Шамил улы тарафыннан «Законнар кайда туа?» темасына Парламент дәресе – 2017 үткәрелде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 755 | Өстәде: admin | Дата: 24.10.2017

« 1 2 ... 5 6 7 8 9 10 »
Эзләү
Календарь
«  Май 2024  »
ДСЧПҖШЯ
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[28.10.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Уңыш бәйрәме узды
[07.04.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелде
[21.02.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Китапханәдә күргәзмә оештырылды
[28.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Рус теле буенча район олимпиадасында укучыбыз җиңүче булды
[13.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр үтте
[07.05.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек авылы һәйкәле янында митинг узды
[18.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз «Мин – журналист» бәйгесендә диплом белән бүләкләнде
[24.02.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Сугыш чоры җырлары» бәйгесе үтте
[25.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Әтнә таңы» газетасының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр
[16.12.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез командасы III урын алды
[30.11.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Башлангыч сыйныфларда «Күңелле стартлар» уздырылды
[05.07.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Сайтка тугыз яшь тулды
[14.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Без бергә» балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабы үтте