Статистика
Онлайн барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0
|
| 4 нче июнь – чишмәләрне саклау көне. Бу көннең иң истә калган моменты – ветеран укытучы Нигъмәтҗанов Габдуллаҗан Сәлихҗан улы белән очрашу. Бу очрашу балаларга бик файдалы булгандыр дип уйлыйбыз, чөнки алар файдалы белемнәр туплау белән беррәттән, күңел дә ачтылар һәм файдалы үләннәр белән тамак та ялгап алдылар.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| 3 нче июнь балаларның хәтеренә Сабантуй бәйрәме оештыру белән кереп калгандыр. Алдагы көндә бирнә җыю йоласын уздырдылар, ә инде 3 се көнне, барлык кагыйдәләрне истә тотып, лагерьның Сабантуе оештырылды. Анда уеннар да, җырлар да, биюләр дә күп булды. Ахырдан барысы да кайнар чәй һәм коймак белән сыйландылар.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| 2012 нче елның 1 нче июнендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе каршындагы «Йолдызчык» җәйге ял һәм сәламәтләндерү лагере эшен башлап җибәрде. «1 нче июнь – балаларны яклау көне» уңаеннан асфальтта төсле бурлар белән рәсем ясау оештырылды. Балалар отрядларга бүленделәр, исем, җыр сайладылар, девиз уйладылар һәм лагерьны ачу тантанасында катнаштылар.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| 2012 нче елның 26 нчы маенда Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә 4 нче сыйныф укучыларының чыгарылыш бәйрәме уздырылды. Театральләштерелгән чыгыш белән конкурска нигезләнгән бу чара аша 4 нче сыйныфлар башлангыч мәктәп белән хушлаштылар.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
2012 нче елның 25 нче маенда Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. |
...
Дәвамын укырга »
|
| 2012 нче елның 23 нче маенда Олы Әтнә мәдәният һәм спорт үзәгендә сәләтлеләр җыены узды. Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбеннән 8 нче сыйныф укучылары Кадимова Надия Хәмит кызы һәм Шәмсиев Гаяз Фәрит улы, укытучылар Абдуллина Гөлназ Гаяз кызы, Хәбибуллин Рамил Шамил улы, Хисмәтуллин Илнур Рәхимҗан улы чакырылган иде.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| Ел саен үткәрелә торган «Вместе мы - одна страна!» республика балалар иҗат фестивалендә катнашкан өчен Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Галиәхмәтова Дилә грамота белән бүләкләнде.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| 2012 нче елның 19 нчы маенда пионериянең 90 еллыгына «Дуслык учагы» булды. Без 10 укучы составында катнаштык.
|
|
| 10 нчы май көнне «Эрудит-клуб»ның финал турында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы III урын яулады һәм грамота белән бүләкләнде.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| 2012 нче елның 8 нче маенда Бөек Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан һәйкәл янында бәйрәм тантанасы үткәрелде. Авылыбыздагы бердәнбер сугыш ветераны Шакирова Наҗия апа кунакка чакырылды. Ул укучыларга үзенең җылы теләкләрен җиткерде. Һәйкәлгә венок куелды һәм укучылар тарафыннан монтаж күрсәтелде.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
Хөрмәтле сайтыбыз кунаклары!
Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы сезне Җиңү көне белән тәбрикли.
Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәткәрләренә һәм аларның якыннарына исәнлек, бәхет, аяз күк йөзе, иминлек теләп кала. |
...
Дәвамын укырга »
|
| 2012 нче елның 3 нче маенда Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә 8 нче сыйныф укучылары тарафыннан «Яшьләр көне» уңаеннан мәктәп күләмендә чара үткәрелде. Туфан Миңнуллинның «Кайда хаклык, кайда дөреслек» комедиясеннән өзек куелды. Җитәкчесе Шәрипова Ләйсәния Сәләхетдин кызы.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары катнашында 1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәменә багышланган «Яз - матур» исеме астында бәйрәм-кичә үтте.
|
|
« 1 2 ... 92 93 94 95 96 ... 103 104 »
|
Календарь
« Май 2024 » | Д | С | Ч | П | Җ | Ш | Я | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|