Чәршәмбе, 23.07.2025, 15:56
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10678
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


23:09
Ана - шәфкать диңгезе


2012 нчы елның 26 нчы ноябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә Шәфкатьлелек ярминкәсе узды, Әниләр көне билгеләп үтелде. Бәйрәмне 8 нче сыйныф укучылары һәм аларның җитәкчесе Зарипова Рүзия Сәлих кызы оештырды.



Кадерле әниләр! Сезне бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, озын гомер, бәхет телибез. Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч булсын!

Чәчәк букетлары бүләк итсәк,
Чәчәк букетлары корыр ул.
Йөрәк җылыбызны бүләк иттек,
Югалтмассыз, мәңге торыр ул.

«Әнкәйләргә» Алмаз Закиров музыкасы, Рәфис Фазылҗанов сүзләре.











Онытмагыз аналарны!

Әй хәтирә, хәтер баласы,
Һәр көн саен атлап кая барасың?
Тормышта бит хәзер бик күпләре
Онытып бара газиз анасын.

Ана кеше уйламыйча агын, карасын
Календарьнең тугыз аен саный-саный
Күңел дәфтәренә мизгелләрен тезә-тезә,
Якты дөньяга тудыра ул, баласын.

Газиз әнкәйләрнең кирәклеген
Нигә онытабыз икән иртәрәк.
Күпме көнен сиңа багышлады,
Сөеп сине, һәрчак иркәләп.

Әй белмәдем, әй күрмәдем, диеп
Уңга-сулга, карый-карый,
Бала хәтер дәфтәрендә көеп,
Кылган яхшылыкларын саный.

Бармы соң ул кылган яхшылыгың?
Бала, тыныч кына утырып, уйлап кара.
Әнкәеңә күрсәт, кадер, хөрмәт!
Гомер кыска, уйла, бала, соңга калма!

Зарипова Рүзия Сәлих кызы



Әниләр көненә кагылышлы башка фотоларны Фотоальбомнарның Әниләр көне - 2012 бүлегеннән карый аласыз. Рәхим итегез!


Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 785 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/37
Эзләү
Календарь
«  Ноябрь 2012  »
Д С Ч П Җ Ш Я
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[16.02.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз олимпиаданың республика турында катнашып кайттылар
[01.02.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Балачак фәлсәфәсе» дигән кичә узды
[25.06.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды
[14.04.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Биология, география, химия» атналыгы ахырына якынлаша
[09.12.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
4 нче сыйныфта инглиз теленнән ачык дәрес узды
[06.12.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Социаль үзәк ачылуга сигез ел тулды
[03.04.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Биология, география, химия» атналыгы башланды
[11.06.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
11 нче июнь көне «Урманга сәяхәт» исеме астында узды
[10.04.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Сыйныфларда туклану темасына тәрбия сәгатьләре уздырылды
[30.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Татар әдәбияты буенча район олимпиадасында укучыбыз җиңүче булды
[10.03.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Аҗаган-2016» хәрби-спорт уены узды
[26.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Якынлашып килүче Яңа ел белән!
[08.12.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Әхсән Баянның туган көне искә алынды