Статистика
Онлайн барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0
|
21:55 «Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Чишмәләр көне» узды |
|
Лагерьның 5 нче көне дә истә калырлык булды. 5 нче июнь – Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне. Шушы уңайдан көнебез «Чишмәләр көне» дип аталды. Китапханәче Эльмира Әхмәдуллина балаларны үзенең белем дөньясына алып кереп китте. «Тапкырлар һәм зирәкләр» дип аталган викторина үткәрде. Балалар бик күп мәгълүмат алдылар. Шуннан соң Түбән Көек авылы чишмәләре буйлап сәяхәт кылдык. Тәрбияче Венера Шакирова чишмәләрнең тарихы белән таныштырды. Соңыннан «Туган йортыбызны саклыйк» темасына сөйләштек, презентация карадык, «Экологическая игра» уенын уйнадык. Спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт таптык. |
|
Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары |
Карап чыгулар: 795 |
Өстәде: admin
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
|