Чәршәмбе, 17.04.2024, 00:47
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9466
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


Татнетны үстерү фонды, 2013 елда нигез салынганнан бирле, инде өч ел дәвамында Татнеттагы сайтларны анализлап, аларның үсеш динамикасын күзәтеп тора, мәгълүматны үз базасында туплап алып бара. Мәгълүматлар елдан-ел арта, алар арасында күңелгә хуш килгән мәгълүмат та, күңелне төшергән мәгълүмат та бар.

Татар интернетында соңгы өч елда нинди мөһим вакыйгалар булган? Үсеш динамикасы нинди? Интернет челтәрендә татар сайтлары саны арта барамы, әллә кимиме? Әлеге аналитик мәкаләдә шушы сорауларга җавап биреп карарбыз. ... Дәвамын укырга »

Категория: Аналитик мәкаләләр | Карап чыгулар: 630 | Өстәде: admin | Дата: 20.02.2016

Татнетны үстерү фонды кулланучыларыбыз соравы буенча LiveInternet статистикасын анализлауны дәвам итә. Моннан алда булган статистик анализ төгәл бер ел элек ясалган иде. Бер елдан соң татар сайтлары әлеге рейтингта ничек урнашканнар? Татар сайтларын укучылар артканмы? Татар теле интернет челтәрендә ныгый барамы? Әлеге мәкаләбездә шушы сорауларга җавап биреп карыйк.

Интернет челтәрендә урнашкан сайтларны төрле күрсәткечләр ярдәмендә бәяләргә була. Мисал өчен, Google’ның PR (PageRank), Яндексның тИЦ кебек күрсәткечләре сайтның никадәр цитаталануын һәм никадәр мөһим булуын билгелиләр. Төрле веб-каталогларда сайтлар, гадәттә, нәкъ менә әлеге “мөһим”лекләре буенча урнаштырылалар. Мисал буларак, Татнет каталогы белән таныша аласыз.

Әмма шулай да, иң мөһим күрсәткечләр ... Дәвамын укырга »

Категория: Аналитик мәкаләләр | Карап чыгулар: 421 | Өстәде: admin | Дата: 15.02.2015

Интернет челтәрендә татар сайтларының популярлыгы арта бара. Татнетны үстерү фонды алып барган статистик мәгълүматларга караганда, соңгы айларда интернет кулланучыларда татар сайтлары белән кызыксыну дәрәҗәсе арта төшкән. Кулланучыларның күпчелеге, әлбәттә - татарлар.

Татарча сайтларның саны һәм сыйфаты арта бару аларның популярлаша баруына да китерә. Әмма эш аның санында һәм сыйфатында гына түгел икән. Татар сайтлары саны, сыйфаты һәм популярлыгы арту үзе күп кенә факторлардан бәйле.

Татарча сайтларның популярлаша баруына сәбәпчеләр шактый:

1) Сайт ясаучы авторлар үзләре. Алар сайтларын үзләре үк башкаларга хәбәр итәргә һәм төрле ысуллар белән танытырга тырышалар.
2) Дәүләт/Хөкүмәт дәрәҗәсендә алып б ... Дәвамын укырга »

Категория: Аналитик мәкаләләр | Карап чыгулар: 587 | Өстәде: admin | Дата: 24.09.2014

Соңгы 3-4 ай эчендә Интернет челтәрендә татар телендә аралашулар саны сизелерлек арткан. Татнетны үстерү фондының социаль челтәрләрдә һәм кайбер интернет-порталларда үткәргән тикшеренүләре, Google һәм Яндекс сервислары шуны дәлилли.
Әлеге үсешнең сәбәпләре берничә. Беренчедән, татарлар куллана ала торган татар сайтлары саны, аз булса да, даими арта бара. Мисал өчен, "Татар иле” челтәренең Татнет каталогында булган сыйфатлы татар сайтлары саны бу атнада 700 дән артып китте. Әлегә эзләү системалары аша табып булмаган күп кенә яңа сайтларга да нәкъ менә Татнет каталогы аша күчеп эләгеп була.
Икенчедән, сайтлар саны арту белән бергә интернетта татар телендә мәгълүмат та арта бара. Татарча мәгълүмат эзләү бүгенге көндә кулланучыларга буш нәтиҗәләр түгел, ә инде сайлау мөмкинлеге булган күп төрле мәгълү ... Дәвамын укырга »
Категория: Аналитик мәкаләләр | Карап чыгулар: 664 | Өстәде: admin | Дата: 14.03.2014

Интернет челтәрендә урнашкан сайтларны төрле күрсәткечләр ярдәмендә бәяләргә була. Google’ның PR (PageRank), Яндексның тИЦ кебек күрсәткечләре сайтның никадәр цитаталануын һәм никадәр мөһим булуын билгелиләр. Төрле веб-каталогларда сайтлар, гадәттә, нәкъ менә әлеге "мөһим”лекләре буенча урнаштырылалар. Моңа мисал буларак, Татнет каталогын карый аласыз.

Әмма шулай да, иң мөһим күрсәткечләрнең берсе – сайтның кулланучылары саны. Сайтның кулланучылары даими рәвештә артып килә икән, димәк, сайт белән кызыксыну арта бара, ә сайттагы материаллар кулланучылар өчен кызыклы, дигән сүз. Әлбәттә, барлык әлеге күрсәткечләрне "кара” методлар белән дә арттырып күрсәтеп була. Әмма андый арттыруны эзләү системалары ярыйсы гына тиз ачыклыйлар һәм сайтларга карата санкцияләр кулланыла.

Рунет челтәрендәге сайтларның мөһимлекләре дәрәҗәләрен интернет-компанияләр һәм аерым белгечләр даими анализлап торалар – рейтинглар төзелә, аларның үсеш те ... Дәвамын укырга »
Категория: Аналитик мәкаләләр | Карап чыгулар: 554 | Өстәде: admin | Дата: 16.02.2014

Татар телен үз бизнесын ныгыту өчең файдаланган коммерцияле оешмалар да юк түгел. Microsoft, Билайн, Яндекс, ВКонтакте һ.б. зур компанияләр инде күптән татар телен үстерү һәм шул рәвешле Татарстанда үз позицияләрен ныгыту өстендә эш алып баралар, чөнки сайтның/проектның татар телле версиясен ясау һәм алып бару аларга финанс ягыннан позицияләрен ныгытырга ярдәм итә. Әлегә күп булмасалар да, татар теленә хөрмәт белән караган күршеләрнең саны арта бара. Ульян, Самара, Чувашия кебек төбәкләрдә татар теле кадердә. Мисал өчен, мәкалә укучыларыбызны Мәскәү өлкәсендәге Дмитров сөт заводы сайты (http://dmz.ru/Tatar/index2.php) белән танышырга чакырам.

Әмма бүгенге көндә татар Интернеты әлегә ватанпәрвәр энтузиастлар кулында. Күпләре өйрәнчек дәрәҗәдә ясалган булсалар да, әлеге татар сайтлары үзләренең эчт ... Дәвамын укырга »
Категория: Аналитик мәкаләләр | Карап чыгулар: 553 | Өстәде: admin | Дата: 30.11.2013

Интернет челтәрендә кемнәр генә һәм нинди генә мәгълүмат юк! Кемдер Интернет челтәрендә файдалы һәм ышанычлы мәгълүмат урнаштыра, кемнәрнеңдер мәгълүматлары профессиональ дәрәҗәдә түгел һәм аның ышанычлы булуы шик уята, ә кайберәүләр, махсус ялган һәм дөрес булмаган мәгълүмат урнаштырып кешеләрне алдарга тырышалар. Шундый мәгълүмат арасыннан ничек дөрес, ышанычлы һәм сезгә файдалы булган мәгълүматны сайлап алырга соң? Әлеге мәкаләдә шушы сорауга җавап бирергә тырышырбыз.

Моның өчен төп принципиаль моментларга тукталып үтик һәм кайбер сорауларга җаваплар эзлик.

1. Мәгълүмат урнаштырылган ресурсның авторы кем?

Әгәр мәгълүмат корпоратив сайтта урнаштырылган булса, оешма җитәкчелеге әлеге мәгълүматның ... Дәвамын укырга »
Категория: Аналитик мәкаләләр | Карап чыгулар: 544 | Өстәде: admin | Дата: 15.10.2013

« 1 2
Эзләү
Календарь
«  Апрель 2024  »
ДСЧПҖШЯ
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[03.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Сыйныфларда тәрбия сәгатьләре үтте
[09.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге фәнни-гамәли конференциядә катнашты
[19.09.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз җиңел атлетика кроссында катнаштылар
[09.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр үтте
[13.02.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә әфганчылар белән очрашу узды
[25.11.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Шәфкатьлелек ярминкәсе» узды
[24.02.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебезнең техник хезмәткәре чаңгы ярышында 3 нче урын алды
[11.11.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз генеалогик тикшеренүләр республика бәйгесендә катнаштылар
[06.12.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Социаль үзәк ачылуга унбер ел тулды
[30.11.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Башлангыч сыйныфларда «Күңелле стартлар» уздырылды
[02.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Башлангыч сыйныфлар стена газетасы чыгардылар
[25.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә профсоюз дәресе уздырылды
[14.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагерена йөрүчеләр светофорда кунакта булдылар