Шимбә, 26.04.2025, 11:09
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10496
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


2015 нче елның 8 нче октябрендә Казанда ТР Мәгарифне үстерү институтында «Авыл укытучысы – 2015» бәйгесенең III этабына чыккан педагоглар үз предметлары буенча мастер-класс тәкъдим иттеләр. Әтнә районы Түбән Көек урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәбибуллин Рамил Шамил улы югары нәтиҗә күрсәтте һәм «Мәгариф» журналының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 720 | Өстәде: admin | Дата: 09.10.2015

Финанс грамоталылыгы көнендә Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбенең югары сыйныф укучыларына киләчәккә пенсия дөрес тупланып барсын өчен, кирәкле таләпләрне аңлатып, лекция укылды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 675 | Өстәде: admin | Дата: 06.10.2015

2015 нче елның 5 нче октябрендә Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбе укучылары үзләренең укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар һәм алар хөрмәтенә концерт куйдылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 683 | Өстәде: admin | Дата: 05.10.2015

«Авыл укытучысы» – «Сельский учитель» – 2015 бәйгесендә югары нәтиҗә күрсәткән Әтнә районы Түбән Көек урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәбибуллин Рамил Шамил улына «Мәгариф» журналының Рәхмәт хаты тапшырылды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 791 | Өстәде: admin | Дата: 02.10.2015

2015 нче елның 1 нче октябрендә Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбендә Өлкәннәр көне үткәрелде. Бәйрәм тантанасына барлык укучыларның әби-бабайлары, дәү әниләре чакырылды. Концерт номерлары беткәннән соң, бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 882 | Өстәде: admin | Дата: 01.10.2015

2015 нче елның 27 нче сентябрендә милли кросс үтте. «Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе укучысы Әхмәдуллина кызлар арасында III урын, ә Гәрәев егетләр арасында II урын алды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 684 | Өстәде: admin | Дата: 28.09.2015

Район мәгариф хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасы район турында катнашып, Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбе укытучылары җиңүләргә иреште. Бадминтон буенча I урында Абдуллина Гөлназ, III урында Галиәхмәтов Дамир, канат тартуда I урында Галиәхмәтов Дамир һәм Зарипова Рүзия, кул көрәшендә III урында Зарипова Рүзия булды.  

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 510 | Өстәде: admin | Дата: 28.09.2015

Бәхилләшү сүзе

Көз аена туры килде
Гөлия, синең китүең.
Сентябрьнең 14ендә
Туктап калды йөрәгең.

Синең яшьлегең үзе бер матур дөнья иде. Япь-яшь килеш тормыштан ямь табып, аны колачлап сөеп, олыларча зирәк караш белән яши башлаган идең. 14 нче сентябрь иртәсе туганнарыңа, авылдашларга, сине белгән һәр кешегә кара кайгы алып килде. Торналар да синең кайгыңны уртаклашты. Туктаусыз яуган яңгыр да, кара болытлар да таралды ул көнне, чөнки җир-анабыз сине үзең кебек елмаеп торган кояш, йомшак җиле белән каршылады. Син – оҗмах баласы.
Тирә-юньдәгеләрнең өметен аклап, кечкенәдән зирәк булдың, уен-көлке яраттың. Көләч йөз, тәмле сүз белән һәр кешенең күңеленә юл таптың. Әти-әниеңә игътибарлы, өлкәннәргә итәгатьле, олысына-кечесенә ярдәмчел булдың. Гаиләдә бердәнбер бала булсаң да син  әниеңә  игелекле бала, әби-бабаңа таяныч, иптәшләреңә үрнәк дус, күршеләреңә хөрмәтле, безгә-укытучыларга – горурланырлык укучы идең.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1399 | Өстәде: admin | Дата: 16.09.2015

2015 нче елның 10 нчы сентябрендә Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбендә «Спортивный Татарстан» көне уңаеннан укулар иртәнге гимнастика белән башланып китте. Һәр укучы спорт киеменнән килгән иде. Сәламәтлек тәнәфесләрендә музыка астында төрле физик күнегүләр, бию алымнары ясалды. Мәктәп буенча «Көзге кросс - 2015» үткәрелде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 777 | Өстәде: admin | Дата: 10.09.2015

2015 нче елның 9 нчы сентябрендә Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары укытучылары белән берлектә «Мәрхәмәтле Татарстан» («Добрый Татарстан») акциясе кысаларында «Йолдызчык» балалар бакчасында концерт куйдылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 804 | Өстәде: admin | Дата: 09.09.2015

2015 нче елның 7 нче сентябрендә Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбендә ЮХИДИ инспекторы Муллагалиев Ф.И., ПДН инспекторы Хадиев Д.Х. һәм өлкән участок инспекторы Сабиров Ф.Ф. тарафыннан укучыларга «Юл йөрү кагыйдәләрен бел» темасына доклад укылды һәм хокук бозуларны булдырмау буенча чыгыш ясалды. Башлангыч сыйныф укучыларына таратма материаллар өләшенде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 760 | Өстәде: admin | Дата: 07.09.2015

2015 нче елның 3 нче сентябрендә Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбендә «Время доверять» темасы астында тәрбия сәгатьләре үтте. Укучылар ышаныч телефоны буенча анкета тутырдылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 616 | Өстәде: admin | Дата: 03.09.2015

Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр, балалар.

 

«Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе коллективы сезне Белем бәйрәме белән тәбрикли.

Сезгә сәламәтлек, тынычлык, иминлек, уңышлар, озын гомер теләп кала.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1100 | Өстәде: admin | Дата: 01.09.2015

« 1 2 ... 8 9 10 11 »
Эзләү
Календарь
«  Апрель 2025  »
Д С Ч П Җ Ш Я
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[12.12.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Якташ шагыйребез Сибгат Хәкимнең тууына 105 ел тулды
[01.12.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Шәфкатьлелек ярминкәсе» узды
[13.01.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә П.П. Семёновның туган көне искә алынды
[28.04.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Кәҗә белән Сарык» әкиятен сәхнәләштерде
[14.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәп яны тәҗрибә участогында көзге эшләр дәвам итә
[18.03.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
4 нче сыйныф укучылары авылыбызның фельдшеры белән очраштылар
[04.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Китапханәдә күргәзмә эшләп куелды
[16.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Психолог мәктәбебез укучылары белән тренинг уздырды
[13.11.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Эрудит–клуб» интеллектуаль уенында җиңү яулады
[02.06.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз Әләшә бәйрәменә барды
[19.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Җәмгыять белеме буенча район олимпиадасында укучыбыз призёр булды
[07.12.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә класстан тыш чара үтте
[07.03.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә язның беренче бәйрәме билгеләп үтелде