Якшәмбе, 13.07.2025, 04:48
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10658
Статистика

Онлайн барлыгы: 2
Кунаклар: 2
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбе китапханәсендә Шәрәфиева Гөлфия тарафыннан Әниләр көненә «Әле ярый сез бар дөньяда...» дигән темага күргәзмә эшләп куелды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 785 | Өстәде: admin | Дата: 28.11.2015

2015 нче елның 21 нче ноябрендә Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбе укучылары район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә уздырылган бадминтон ярышында катнашты. Үз яшьтәшләре арасында Нуриев I, Кадимов II, Габдрахманов III урынны алып, командалар буенча II урынга чыктылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 671 | Өстәде: admin | Дата: 25.11.2015

2015 нче елның 12 нче ноябрендә Әтнә районының 25 еллык юбилеена карата үткәрелгән «Эрудит–клуб» интеллектуаль уенында Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбе командасы I урын алды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1243 | Өстәде: admin | Дата: 13.11.2015

Әтнә районы оешуына 25 ел тулу уңаеннан уздырылган районкүләм «Әтнәм минем – сөеп туймас җирем» иншалар конкурсының «Күренекле шәхесләр» номинациясендә I урын яулаган Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбе укучысы Шакирова грамота белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1275 | Өстәде: admin | Дата: 13.11.2015

Әтнә районы оешуына 25 ел тулу уңаеннан уздырылган районкүләм «Әтнәм минем – сөеп туймас җирем» рәсем конкурсының «Авылымның ямен, суы тәмен беләм, Шуңа сөям аны җаным, тәнем белән» номинациясендә III урын яулаган Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбе укучысы Шакирова грамота белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 712 | Өстәде: admin | Дата: 13.11.2015

2015 нче елның 30 нчы октябрендә Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбендә Уңыш бәйрәме булды. Һәр сыйныф үзенә туры килгән яшелчәне яклап сөйләде, концерт номеры куйды һәм өстәл әзерләде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 972 | Өстәде: admin | Дата: 30.10.2015

2015 нче елның 26 нчы октябрендә Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбендә хокук саклау органнарыннан килгән вәкилләр белән очрашу булды. Районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе җаваплы сәркатибе Баһаветдинова Наилә Наил кызы, балигъ булмаганнар эше буенча инспектор Хадиев Д.Х. укучылар белән эчтәлекле сөйләшү үткәрделәр.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 676 | Өстәде: admin | Дата: 26.10.2015

2015 нче елның 22 нче октябрендә Очу түгәрәге җитәкчесе Туйкин Радик Нурович Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбе укучыларына дельталётта очу дәресләре үткәрде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 757 | Өстәде: admin | Дата: 22.10.2015

2015 нче елның 15 нче октябрендә Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбенең тарих укытучысы Хәбибуллин Рамил Шамил улы Хәтер көне уңаеннан тәрбия сәгате үткәрде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 663 | Өстәде: admin | Дата: 15.10.2015

Укучыларны бердәм дәүләт имтиханнарына уңышлы әзерләгәне өчен Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Кадимова Сөмбел Мулланур кызы район мәгариф бүлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 756 | Өстәде: admin | Дата: 14.10.2015

Укучыларны төп дәүләт имтиханнарына уңышлы әзерләгәне өчен Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы район мәгариф бүлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1056 | Өстәде: admin | Дата: 14.10.2015

Укучыларны бердәм дәүләт имтиханнарына уңышлы әзерләгәне өчен Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәбибуллин Рамил Шамил улы район мәгариф бүлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 875 | Өстәде: admin | Дата: 13.10.2015

Укучыларны төп дәүләт имтиханнарына уңышлы әзерләгәне өчен Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы район мәгариф бүлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 647 | Өстәде: admin | Дата: 13.10.2015

« 1 2 ... 7 8 9 10 11 »
Эзләү
Календарь
«  Июль 2025  »
Д С Ч П Җ Ш Я
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[02.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз чаңгы ярышында катнаштылар
[20.02.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез китапханәсендә күргәзмә куелды
[15.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз бадминтон ярышында кубок алды
[21.01.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең 80 яшьлек юбилее билгеләп үтелде
[21.11.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Сибгат чишмәсе» шигырь укучылар бәйгесендә катнаштылар
[27.04.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Тукай эзләре буйлап» темасына тәрбия сәгате үтте
[11.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Ачышлар сәгате» дәвам итте
[02.11.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[05.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Әйләнә-тирә мөхитне саклау көне» узды
[04.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Китап көне» узды
[10.09.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Мы за здоровую Россию» акциясе узды
[05.10.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә укытучылар көне билгеләп үтелде
[25.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә профсоюз дәресе уздырылды